поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ӘҺЛИЕВА ЗӘНФИРӘ

Чорлар һәм язмышлар

Чын хикәя

Наҗия эштән кайтып,тиз-тиз генә ашарга хәстәрләде. Бүген клубта зур җыелыш була. (Узган ел картын колхоз рәисе урынбасары итеп тәгаенләделәр). Хатын Әкрамының костюм якасын урталай ярылган чи бәрәңге белән ышкып, коры тукыма белән сөртеп куйды. Костюмның түш кесәсеннән идәнгә ниндидер кәгазь кисәге килеп төште. Анда «Баулы районы, Яна Шалты авылы, Вахитова Наилә» дип язылган иде. Кем булыр икән бу Наилә? Ярар, бер җае килгәндә сорармын әле, дип уйлап, Наҗия адресны үз урынына куйды. Мөгаен, эше белән бәйле кешедер. (Әкрамның хатын-кыз белән чуалып, кыек юлда йөргәне юк-югын, ул ягы аллага шөкер). Тик шулай даг Наҗиянең җан тынычлыгын алды бу «Яңа Шалты кызы». Җитмәсә, бу араларда Әкрамы да, ни сәбәптәндер, җитдиләнеп китте. Уен-көлкедән туймый торган ир соңгы вакытларда аз сүзлегә әйләнде.
Бүген Наҗиянең туган көне. Һәр гомер бәйрәмендә Әкрам сөекле карчыгына кыр чәчәкләре алып кайта. Хәр елдагыча, быел да өй түрендәге өстәл өстендә ромашка, чынагач, кыңгырау чәчәкләре урын алды. Балалар да әниләренең туган көненә бүләкләр әзерләгәннәр: 3өбәере әнисенең фотосурәтен фанерадан бизәкләп киселгән кысага урнаштырган, 3өлфиясе кулъяулык чиккән, ә нәниләре пластилиннан күчтәнэч-торт, кәнфитләр ясаган.

Өлкәннәр җыелыштан кайтуга, балалар йоклаган иде инде. Зөбәере, Илдусы, Мөнире идәнгә тәгәрәгәннәр. Зөлфия белән Гөлнар тимер караватта йоклыйлар. Сәгать тә шактый соң икән: ун тулып киткән. Булмәдә бары сәгать текелдәгәне генә ишетелә Җиңелчә генә тамак ялгап алганнан сон, йокларга яттылар. Наҗияне йокы алмады, әле балаларының ачылган юрганнарын ипләп ябып килде, әле тәрәзә төбендәге гөлләрнең балчыкларын капшап карап, су сипте. Янә йокларга ятты. Әкрамын уятмаска тырышып, ике-өч мәртәбә әйләнде. Эссе сыман булгач, мендәренең икенче ягын әйләндерде. Әллә ничә рәт йөзгә тикле санады... Ниһаять, йоклап китте.

...Бик матур алан имеш. Наҗия белән Әкрамның яшь чаклары икән. Наҗиянең өстендә вак чәчәкләр төшкән зәңгәр сатин күлмәк, Әкрам ап-ак күлмәктән, сузып-сузып, "Рамай"ны җырлый. Бите буйлап яшь тамчылары тәгәри. Наҗия сөйгәненә чигүле кулъяулык бирмэкче була, ләкин баскан урыныннан кузгала алмый. Эндәшә, тик тавышы бик зәгыйфь икән. Әкрамы аны курми дә, ишетми дә –җырлый да җырлый... "Наҗия, көтүең кала бит!" – дигән тавышка сикереп торганын сизми дә калды ул. Эх, шундый матур төш күреп ята иде! Әкрамы колхозга "нәрәткә" киткән, карчыгын уятырга кызганган, күрәсең...
Сөтлебикәсен сауганда да хатын иртәнге төше турында уйланды."Төшеңдә җыр ишетсәң, өнеңдэ хәбәр булачак", – дип әйтә иде төш юрау "белгече" Хәкимә апа. Хәерле хәбәр генә була курсен, берүк! Бүген – җомга көн. Мөселман бәндәләре өчен изге көн. Чәч алдыру, тырнак кисү, яңа кием кию, эш башлау, кыз сөйләшергә бару һ.б. өчен иң кулай көн. Әкрам да эшеннән иртәләбрәк кайтты. Ул бакча буендагы юынгычта юынды. Наҗия болдыр култыксасына сөлге чыгарып элде, аш бүлмәсенә кереп, өстәл әзерләде.

Суыткычтан иртән генә оеган катыгын алып өстәлгә куйды. Чәй камыры да, күзләрне кызыктырып, өстәлгә кунаклады. Тик ире, ни өчендер, ризыкка үрелергә ашыкмады. Пар бөркеп утырган тавык шулпасы, кискән токмач, сабыр гына елмаеп утырган карчыгына күз төшереп алгач, Әкрам беравык сүзсез торды. Аннары, укытучы каршында җавап бирергә җыенган укучыдай, тамак кырып куйды да: "Беләсеңме, Наҗия... Ни... Мин олы апамны таптым булырга охшый. Утыз ике ел эзләгәннән соң ...Хәтерлисеңме: Наилә апа турында сөйләгән идем. Иртәгә туп-туры Баулыга китәм. Юл кирәк-яракларын әзерләп куй әле, карчык. Бик арыдым буген. Бу республика семинары ди-ди, аяктан язабыз, ахрысы”, – диде.

Әйе, сөйләгән иде шул карты Наҗиягә бу турыда. Тик ул аны Ганиева Наилә дип эзләткән иде. Ә хәзер Габитова. Тормышка чыккандыр, күрәсең. Ир фамилиясендәдер.

Әйе, чыннан да Әкрамнын олы апасы булып чыкты Наилә апа. Авыр заманнарда, карт муллага кияүгә чыгарга теләмичэ, авылдан чыгып качкан була ул. Ниләр генә күрмәгән дә, нилэр генә кичермәгән яшь кыз бала: берәүләрдә хезмәтче булып торган, урманын да кискән, санаторийда бияләр сауган, имгәнеп урын өстендә яткан, хәтерен югалткан...
Њсмер кыз бала да карый, алты-җиде кешелек гаиләнең керен дә юа. Бу шакшы эшкә ияләнеп булмас сыман тоела Наиләгә. Кер исе күңелләрен болгата, укшыта. Тора-бара күнегә ул: шакшы керләрне иң элек салкын суга салып куя да, соңрак юа. Элек хезмәт иткән йортыннан, "тамакка бик нык", дип куылган кыз бу йортта ипекәйгә туя туюын. Тик өч-дүрт сәгать йокы йоклап, көне-төне йөгерсә дә, бөтен тәне, күзләре йокы тансыклап, тезләре бөгелгәнче бала бакса да, юньле сүз ишетми ул. Хуҗа хатын бар ачуын аңардан ала. Эттәй арыган кызны әллә нинди яман сүзләр белән әрли. Җитмәсә, хуҗаның уртанчы кызы я чеметеп китә, я үртәп тел курсәтә, яисә аяк чала. Наилә, ни ачуы килсә дә, тирләгән битен иске күлмәк итәге белән сөртеп куя да, эшен эшли бирә. Ни эшләмәк кирәк, язмышлардан узмыш юк бит...

Туган өендә үткән тормышы да татлыдан татлы түгел бит әле аның. Әтилэре Гани, Уфадагы Галия мәдрәсәсен тәмамлаган указлы мулла, бай кызын алган, фәлән-фәсхет, дип, йортларын тартып алганнар. Гани мулла белән Саҗидә абыстай тугыз балалары белән кечкенә генә мунчада яшәргә мәҗбүр булганнар. Бөтен авылга тегү теккән Саҗидәттәйнең тегү машинасына кадәр алганнар. (Еллар үткәч, бер тегүчедә күрделәр Әкрамнар әниләре өчен бик тә кадерле булган ул "Зингер" машинасын. Ул чагында Саҗидәттәй мәрхүмә иде инде). Самавырны, күәс чиләген дә калдырмадылар. Бик авыр булды яшәүлэре Әкрамнарга. Ярлылык, рухи изелү, өстәвенә, чәчәк зәхмәте... И ул авыруның яманлыклары! Дуска тугел, дошманга да курсәтмәсен ходай авыруның мондыен: барысының да тәннәрен бетчә басты, алар акрынлап, кутырга әйләнде. Тәннең кычытуына чик-чама юк, ә кашырга ярамый! Әниләре киндер тукымадан бияләйләр тегеп кидерде. Югыйсә, тырнак тиеп, кутырлар азып китәргә мөмкин. Бу авырудан дүртесе: Сәйфулла абыйсы, Наилә, Мөзәккирә апалары, Әкрам терелде. Гомерләре булган, күрәсең. Ә биш туган гүр иясе булды...

"Кара биография" училищеда укыганда да үзен сиздерде. Көннәрдән бер көнне училищега хәрби комиссариаттан берничә хәрби кеше килде. Иң таза, атлет гәүдәле дүрт егетне, шул исәптән Әкрамны да, строй алдына чыгарып бастырдылар. Очучылар әзерли торган уку йортына китәргә тиешле егетләрнең, тәрҗемәи хәлләре белән танышканнан сон, Әкрамны курсларга җибәрмәскә карар кылдылар. Ул бит мулла малае! Совет иленең корыч аргамакларын андыйларга ышанып тапшырырга ярыймы соң?!

Шулай итеп, Әкрам бу бәхеттән дә мәхрүм калды. Аның ерак-еракларга китеп бармавы, бер караганда, әйбәт тә булган.

Яз көне иде. Шомыртлар, алмагачлар шау чәчәктә утырган чаклар. Әкрам туган авылы Чишмәбашка кайтты. Әтисе бик еш авырый, бик таушалган иде. Ул төпчеге кайтканга бик куанды."Әйдэ, улым, бер рәхәтләнеп бакчада йоклыйк әле бүген," – диде ул. Язның, дымлы җиле дөньядагы иң саф, иң тәмле хуш-исләре белән битләрне иркәли... Әкрамның кочагында әтисенен юкарып калган гәүдәсе бөтенләй юк сыман. Әкрам да йончыган, чөнки тамак яклары да такы-токы. Бу язда Мәчти басуының кәлҗәмәләрен дә күп ташырга туры килде Әкрамга. Билгеле инде, егет педучилищедагы вакыйга турында ләм-мим сүз әйтмэде. Әтисенең болай да телгәләнгән йөрәк ярасына тоз сибү булыр иде бит бу.

—Менә, улым, яшәп ятабыз шулай. Купме көчләребез бушка китте... Хезмәт белән яшәдек, аллага шөкер. Бер кешегә да начарлыгыбыз тимәде, гадел булдык. Ни генә булса да, гадел булырга кирәк, улым. Мин үзем болай яшәвемә үкенмим. Шулай да, сезгә кыен ашарга туры килгәнгә генә, җан ачыта. Ходайның кодрәте киң: диндә дә бер хөррият булыр әле... Мин сиңа ышанам, улым. Һушың-акылың бар, бар өметем синдә, – диде әтисе Әкрамга. Әкрам саф һавада гамьсез сабый йокысы белән йоклап китте. Әтисенең улын өлкән кешегә санап, ихласлык белән сөйләшүе күңеленә сары май булып ятты, киләчәккә якты өметләр уятты.

Төшендә елгада боз киткәнен күрде ул. Ык елгасындагы кара кучкыллы дулкыннар ярларга сыймый, ургып-ургып ташый, имеш. Елга күтәрелгәннән-күтәрелә бара. Күтәрелеп караса – әтисе теге як ярда калган икән бит! Су күтәрелгән саен, ул югарыга менә. Шул чак, теге вакытта өй эчендәге бөтен мал-мөлкәтне дәфтәренә теркәп киткән Чатан Хөсни әтисен ярдан этеп җибәрде. Әтисе башта боз-утрауда басып калды. Дулкыннар аны бөтерелдереп аска сөйри башладылар. Әкрам бар көченэ яр буйлап әтисе аккан якка йөгерде. Аның юлында боз тавы калкып чыкты. Ниһаять, дулкыннар бу тауны кузгаттылар, боз кисәкләре елгага сибелделәр. Тик әтисе генә каядыр юк булды. Боз өстендә бары тик аның, дисбесе генә агып бара иде.

– Әткәем! Әткә-ә-әй! – дип үрсәләнеп кычкырды Әкрам һәм шабыр тиргә батып уянып китте.

Әй, төшләрдә генә булса икән бу хәсрәт! Бу олы хәсрәт әле малайлыктан да чыгып җитмәгән уналты яшьлек Әкрамның иңнәренә бик авыр йөк булып басты. Терәлер терәге юк иде инде Әкрамның бу язгы иртәдә... Кече улы – Әкрамы кочагында, шау чәчәктәге шомырт ботаклары астында яткан килеш, Гани мулла дөньядан күчкән иде. Аңа бу иртәдә 51 яшь тулган булыр иде.

Әкрам кызыл диплом белән укуын тәмамлады, эшкә кереште. Аннан сугыш башланды. Сугыш башланганда ул егерме яшьтә иде. Ниләр генә кичермәде Әкрам: тирә-юнендә җир белән һава кушылган төсле, анда ялкын чолгап алган, монда туплар гөрселди. Әйтерсең, җир тоташ тетрәп тора. Күз алдында күпме җан дуслары якты дөнья белән хушлашты. Траншеяда аягөсте төн үткәргәннән соң, боз булып каткан аякларының табан асты итек табанына ябышып кала иде. Ул разведкага «тел» алырга барулар... Күпме сабырлык, чыдамлылык таләп ителгән алардан. Бервакыт кар өстеннән шуышып әллә ничә чакрым яраланган иптәшен сөйрәп алып кайтырга туры килде Әкрамга. Метр ярымнан чак кына калку татар малае ике метрлы әрмән егете Каспорянны коткарсын әле! Сугыштан соң берничә мәртәбә очраштылар фронтташ дуслар. Бу җылы күрешү-очрашулар куанычлы да, горурланырлык та, күздән яшь китерерлек моңсу да иде. Бу кабатланмас мизгелләр күңелләрдә мәңге җуелмаслык булып уелып калды... Соңгы мәртәбә, ял йортына баргач, кагылды аңарга Әкрам. Тик бу юлы аны дустының улы гына каршы алды.

Ниһаять, Ленинград фронты, яралану, контузия, госпиталь. Катлаулы операциядән соң гына, Әкрам үзенең яралануын, тылга озатылуын белде. Гомере булырга бер сәбәптер, мина ярчыгы баш миенең тышчасын гына яралаган булган. Баш сөягенең, колак өстендәге өлешен кисеп үк ташларга туры килгән. Бүген дә бу яралар, көн бозылган саен, әледән-әле үзләреп сиздереп торалар.

Тыл тормышының үз кыенлыклары бар. Сихәтләнер-сихәтләнмәс егет эшкә кереште. Сугыш вакыты диләр шул аны! Кайда ди инде ул назланып торулар. Сугыш бетеп өч-дүрт ел үтүгә ул үзе белән бергә укытучы Наҗиягә өйләнеп җибәрде. Туганнарын йорт-җирле итте. Соңрак үзләренә йорт җиткерделәр. Сугыш вакытында тракторда эшләгән Мөзәккирә апасы да тормышка чыкты. Инде ул да гүр иясе. Әкрамның олы апасы исән булырга тиеш. Күпме эзләде аны Әкрам?! Баксаң, янәшәдә – Баулыда гына яшәп яткан икән бит аның олы апасы!

Сугыштан кайткан чагында Әкрәметдиннең хәрби киеменең күкрэк турысында Кызыл Йолдыз ордены балкый иде. Олыгаеп киткән, үрелеп карарлык улын күргәч, Саҗидәттәй, шатлыгыннан, кая басканын да белмәде. Куанычының иге-чиге юк иде. Тик ана өчен бу куанычның бер чите китек иде: олы улыньң – Сәйфулласының хәбәрсез югалуы үзәкләрен өзә иде аның. Килене – чибәр Рухияның да, ничә карасаң да, күзләре юлда иде. Кызлары Гөлнәзирә белән Мәфрузә дә үсеп беттеләр. Төпчеге Әнвәр дә калкынып килә.

Ирләр итеге киеп, иртән иртүк эшкә китә килен кеше. Орчык кадәр хатын биш кешелек гаиләне тәрбияли. Авыр, бик авыр Рухияга! Кешеләрнең ирләре кайтты. Кеше балалары әтиләрен, хатыннары ирләрен кочаклап елаганда, үзәкләре өзелде тол хатынның... Кара көнчелек белән түгел, ак көнләшү белән көнләште ул башкалар бәхетеннән. Њзен түгел, балаларын, «әти» сүзен авыз тутырып әйтә алмаган сабыйларын кызганды ул. Ниләр эшләмәк кирәк, тәкъдирләре шулдыр... Ярый әле Әкраметдин кайтты. Ни әйтсәң дә, җиңгәсенә арка терәге ул. Ир-атның дөнья терәге булуын Рухия кадәр аңлаган кеше бармы икән дөньяда? ...Рухия авыр итекләрен салып, жылыга куйды. Сабыйлары тезелеп йоклап яталар. Бик арылган. Шулай булса да, Рухия өй эчен өстен-өстен алгалап, он иләп, иртәнгә коймак тугълап куйды. Ураза бәйрәменә саклап тоткан ару оны, колмактан ясап куйган чүпрәсе дә бар иде. Йоклый-йоклый диярлек, кызлары мендәр астына куйган бәрәңгене капкалады, балаларын уятмаска тырышып, кечкенә улы янына чүмәште. Ай чыга да, төн яктырып китә, кабат болыт арасына кереп китә. Рухия, сызлаган аякларына урын таба алмыйча, әйләнгәләде. Көч-хәл белән йоклап китте.

Шык-шык итеп тәрәзә шакыган тавышка сискәнеп уянып китте ул. Җиде төн уртасында кем йөрер икән. Рухия, шикләнеп, ишек катына килде. (Кайнанасын уятасы итмәде. Ул да бик йончу, каты ютәлләгәннең соңында, әле генә тынычлап йоклап китте).

—Кем йөри бу вакытта? Кем бар? – диде Рухия, тавышына батырлык өстәргә, куркуын яшерергә тырышып.

—Бу мин, бер мосафир. Кундырып кына чыгара алмассыз микән? Төнгә калдым... Бик таныш тавыш иде бу. Рухияның йөрәге урыныннан купкандай булды. Бер мизгелдә башы түнгәндәй, йөрәге тибүдән туктагандай булды.

– Сәйфулла, син түгелме соң бу? – диде хатын һәм ишек келәсен күтәреп җибәрде. Аның каршысында картайган, эчендә җаны гына калган шәүлә төсле булып, ире Сәйфулла басып тора иде.

Бик озын, урау юллар үтәргә туры килде шул Сәйфуллага. Шул чорның рәхимсез кануннары, күп язмышларны җимергән кебек, Сәйфулланың да гомеренең, иң матур елларын кара пәрдә белән каплады. Сугыш, тоткынлык, тормышыңны саклап калу бәрабәренә кемнәргәдер хезмәт итү, искиткеч газаплар белән тулы төрмә тормышы һәм башкалар... Бар да үтте Сәйфулланың газиз башларыннан. Ул барысына да түзде. Аны якты өмет яшәтте. Кайчан да булса туган туфрагыма басармын, сөеклем Рухия, кадерле балаларым янына кайтырмын, дигән өмет яшәтте. «Аңларлар, бәлки, аңламый калмаслар» – дип уйлады ул. Шул өметләр белән атлап керде ул таныш капкадан... Әйе, анлады аны Рухиясы. Ә балалары соң, аңларлармы икән ачы язмыш кочагында бәргәләнеп йөргән әтиләрен? Билгеле, бәлки бүген ук аңламаслар да. Ни әйтсәң дә, дистэ ел буена, әтиләренең иң кирәк чагында, балалары үксез булып үстеләр. Ир-ат җилкәсенә төшәсе авырлык аларнын, әле буыннары да ныгып җитмәгән сабыйларның, җилкәсенә төште бит!

Тормыш әкренләп үз кысаларына кергәндәй булды. Кызлары әтиләрен кабул итсәләр дә, Әнвәр өчен Сәйфулла чит иде... Ул аңа бик озак ияләште... Билгеле инде, өлкәнәйгәч, Әнвәре Сәйфулла картның иң кадерлесе булды. Улы өчен әтисе олы киңәшче, хөрмәтле ата урынын алды.

Озын гомер юлы үттеләр Рухия белән Сәйфулла. Мәгънәле яшәделәр. Хәзер алар икесе дә юк инде. Әтиләренең, реабилитацияләнү хәбәрен дә ишетмичә, бер-бер артлы гына китеп бардылар...

... Машина Яна Шалты авылына таба борылды. Менә хатта тасвирланган кибет. Менә зәңгәр коймалы йорт... Әкрам, дулкынланып, таныш булмаган капкага таба атлады. Аны яшьрәк кенә бер хатын каршы алды. Йомышын – Габитова Наиләне эзләп килүен аңлаткач, килен кеше түрге бүлмәгә юнәлде :

– Әнкәй, сиңа килгәннәр, – диде ул.

Әкрам юл буенча апасы белән күрешү мизгелләрен күз алдына китереп барды. Вакыты килеп җиткәч, бөтенләй югалып калды. Әллә инде ят кешеләр янында, чит-ят йортта булуы, әллә инде, ир кеше буларак, хисләрен йөгәнләү кирәк дип санавы анын хәрәкәтләрен чикләгәндәй, телен бәйләгәндәй итте.

Каршы ишектә озынча яулык бәйләгән, озынрак буйлы, чандыр гәүдәле карчык күренде. Чәчләре ап-ак, ябык кулындагы тамырлар бүртеп-бүртеп чыкканнар. Жиңел сөякле, мөлаем булып күренде ул энесенә. Бер мизгелгә ике туган, ике карындаш бер-берсенең йөзенә текәлеп, катып калдылар. Исәнгерәгән кебек басып торган «олы апа»ның томан сарган күзләреннән җыерчыклары буйлап ике бөртек яшь тәгәрәп төште...

—Апаем, Әкрамым! – диде ул һәм энесенең киң күкрәгенә капланды... Фронт юлларын үткән, утлар-сулар кичкән тәвәккәл разведчик Әкраметдинне күз яшьләре җиңде...

Рухияның Нөркәйдәге сеңелесе йортына баргач, Наилә апа белән булган бер мәзәк хәл әледән-әле искә төшә. Килененең сенелесе Мөхәссәнәнең буй җиткән кызын күргәч, «Мөхәссәнәкәем!» – дип кочып алган иде Наилә апасы. Күрәсең, кызы әнисенә бик тә охшаган булгандыр, әнисенен яшь вакытын хәтерләткәндер.

«Олы апа» энесе гаиләсендә ике айга якын кунак булды. Сөйләшеп сүзләр бетмәде. Килене Наҗияне дә бик яратты ул, балалар да әбиләрен үз иттеләр. Наилә әбиләренең шаянлыгы, балалар сыман беркатлы булуы аларны аеруча якынайтты. Зөбәерләр әбиләре белән уйнадылар, шаярдылар, үзе югында ул булып телефоннан сөйләшеп мәш килделәр. Кечкенә Мөнир әбисен күтәреп тә карады: шундый җиңел иде Наилә әбисе! Шуңа курә дә, «мамык әби» дип йөрттеләр аны. Ак, йомшак, җиңел ич ул. «Мамык әби»ләренең мамыктай йомшак күмәчләре телеңне йотарлык иде. Өй җылы, ямьле, ризык тәмле иде.
Шалтыдагы үги ул-кызларын, килен-кияүләрен телгә алмаган көне булды микән олы апаның? Сагынды, бик сагынды ул аларны. Тормышка чыгып, бәхетен тапмаган. Олыгаеп беткәч кенә карчыгы мәрхүм булган бер иргә тормышка чыккан. Бабаен мактап туя алмый иде. Аның белән дә парлы тормышы озакка бармаган. Ә үги балалары белән бик килешеп, яшәгәннәр икән.

Наҗия белән Әкрам күпме генә үгетләсәләр дә, күпме генә кыстасалар да, Наилә апаны Шалты яклары үзенә тартты. Күп гомере шунда үткән шул. Карты кабере дә шунда. Анда бит аның авылдашлары, балалары, оныклары. Әкрамга апасын кадерләп озатырга туры килде. Бер мизгелгә генә болыт арасыннан чыгып күренеп киткән кояш кебек кенә булды апалары. Бик еш эч өянәге кузгала иде. Ятып алгач, басылып китә иде тагын үзе.

Ике-өч атна үтүгә, Әкрам апасының авырып китүе турында хәбәр алды. Наҗия белән икәүләп юлга кузгалдылар. Тик олы апасы белән күрешү энесе көтмәгәнчәрәк килеп чыкты. Алар бусаганы атлап кергәндә, ап-ак йөзендә ниндидер тирән моң, моң гына да түгел, ниндидер илаһилык бөркелгән Наилә апа әле генә бу дөньядан күчкән иде... Бары гаилә альбомындагы фотосүрәтләр генә бу катлаулы тормыштагы табышу-югалту, кавышу-аерылышу мизгелләрен кабат-кабат искә төшереп торалар. Наилә апаның тигезсез тавыш белән өзелә-өзелә җырлаганы колак тобендә яңгырый сыман:

Без ускәндә үскән идек
Тал тамырлары кебек,
Үсеп җиткәч, таралыштык
Кош балалары кебек...

Әйе шул, кош авызыннан ят җирләргә төшеп калган бәпкә шикелле син Наилә апа. Авыр туфрагың жиңел булсын!

Олы апаның дөнья куйганына да инде утыз елдан артык. Бүген Әкрамның туган көне. Тугыз туганыннан берүзе генә калса да, бай ул. Балалары, оныклары, оныкларының балалары әби-бабасы янына килеп кенә торалар, ярдәм итәләр. Бер оныгы бабасы төсле оста шахматчы, берсе әбисе-бабасы төсле матур җырлый, берсе баянчы, берсе кул эшләренә бик оста. Наҗия белән Әкрам бүген дә бергә, буген дә тигез яшиләр. Чәчләре кардай ак, ак фәрештәләрдәй табын түрен ямьләп утыралар. Энесе Әнвәрнең дә чәчләренә бәс кунган. Абыйсына йөрәк түреннән чыккан котлау сүзләрен әйткәч, ул җыр башлады:

Ай әле бик еракта идек без,
Җитмеш чакрым жирдән килдек без,
Ак калфакның табылган чагы.

Туганнарның сагынган чагы...

Соңгы сүз Әкрам бабай белән Наҗия әби бүген инде олыгайдылар. Сугыш чоры балалары тырыш булалар бит. Алар замана авырлыклары, тормыш сынаулары аша, күзләре күрмәсә дә, авыру аяклары көч-хәл белән атласалар да, балалары гаме, дөнья гаме белән, гомер юлының баскычлары буйлап әкрен генә баралар. Ак яулык белән ак эшләпә.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»