|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ЛАИСОВ НАИПНаип Хәбибназар улы Лаисов 1935 елның 10 августында Татарстан АССРның Актаныш районы Түбән Яхшый авылында колхозчы гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала, аннары, күрше Олы Имән авылындагы җидееллык мәктәпне Тәмамлап, 1950—1954 елларда Минзәлә педагогия училищесында укый. 1954 елның көзеннән 1957 елның июленә кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1957—1962 елларда Н. Лаисов — Алабуга педагогия институты студенты. Институтның рус-татар филологиягә бүлеген тәмамлаганнан соң, аны рус һәм чит ил едибияты кафедрасында эшләргә калдыралар. Шунда р 1967 елның көзенә кадәр башта ассистент, соңыннан өлкән укытучы булып эшли. |
Иң күп укылган
|