поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

КУТУЙ ГАДЕЛ

(1903-1945)

Гадел Кутуй (Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев) 1903 елның 28 ноябрендә элекке Саратов губернасының Кузнецк өязе (хәзер Пенза өлкәсенә керә) Татар Кынадысы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала, 1912 елда әтисе Нурмөхәммәт абзый, игенчелек хезмәтен ташлап, гаиләсе белән Самара губернасындагы Алексеевск авылына күчә һәм Кутуевларның күн заводында эшли башлый. Гаделша шунда рус мәктәбендә белем алуын дәвам иттерә. 1917 елда бертуган Кутуевлар (дүрт гаилә) Самара (хәзерге Куйбышев) шәһәренә күчеп киләләр. Булачак язучының белем алуы һәм әдәби сәләтенең ачылып китүе өчен монда шартлар тагын да уңайлаша төшә: мәктәптә уку белән бергә, ул шәһәрдәге эшче клубларының берсендә күренекле рус язучысы Александр Неверов оештырган әдәби түгәрәккә бик актив йөри һәм рус телендә үзенең беренче шигырьләрен яза, нык», лап торып, шул чордагы яңа рус поэзиясе, аерым алганда, В. Маяковский-ның иҗаты белән якыннан таныша.

1920 елда унҗиде яшьлек Кутуй, белем алуын дәвам иттерү һәм татар әдәбиятына якынрак булу өчен, Казанга килә һәм политехника институтының химия факультетына укырга керә. Ләкин ике курсны тәмамлагач, төгәл фәннәргә күңеле ятмыйча, институттан китәргә (мәҗбүр була һәм Казандагы Татар-башкорт хәрби мәктәбендә әдәбият укытучысы булып эшли башлый. Шушы чорда аның әдәби иҗат эшчәнлеге дә активлашып китә. 1923 елгы «Безнең юл» журналының дүртенче, бишенче саннарында «Яшь футурист шагыйрь» дигән баш белән Г. Кутуйның бер бәйләм шигырьләре басылып чыга. 1924 елда исә «Көннәр йөгергәндә» исемле беренче җыентыгы дөнья күрә. Нигездә рус футуристларына һәм В. Маяковский шигырьләренең тышкы формасына ияреп язылган, аерым уңышлы чагыштырулар, образлы тәгъбирләре булса да, тулаем аңлаешсыз яңгыраган бу шигырьләр ул заманның әдәби хәрәкәтендә зур шау-шу кузгаталар һәм, поэзиянең үткәндәге уңай традицияләре» инкяр итү үрнәкләре буларак, каты тәнкыйтькә очрыйлар. Тора-бара иҗатында бу кимчелекләрне Г. Кутуй үзе дә таный һәм, формалистик мавыгулардан арына барып, егерменче елларның икенче яртысында иҗат иткән шигъри әсәрләрендә яңалыкны яклау идеясен язу стилендәге «шаккатризмнар» белән түгел, ә мәгънәгә кулай реалистик сурәтләү чаралары ярдәмендә бирергә омтыла башлый.

1925 елда Г. Кутуй Казан Көнчыгыш педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1929 елда институтны уңышлы тәмамлап чыккач, утызынчы еллар дәвамында Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтында гыйльми секретарь, мәктәпләрдә һәм Казан авиация техникумында әдәбият укытучысы булып эшли.

Г. Кутуйның бу еллардагы әдәби иҗат эшчәнлеге гаҗәп күп кырлы. Ул шигырьләр, хикәяләр, пьесалар яза, «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Социалистик Татарстан»), «Красная Татария» (хәзерге «Советская Татария») газеталарында, «Безнең юл», «Яңалиф», «Авыл яшьләре», «Чаян» журналларында күп санлы фельетощ очерк, мәкаләләр бастыра, Татар академия еатрының һәр яңа спектакленә диярлек рецензияләр язып бара. Үз чорының төрле әхлакый проблемаларына багышланган «Балдызкай» (1926), Директор Җәмилен» (1926), «Күк күгәрчен» (1929), «Җавап» (1929) һәм ялкынлы революционер Мулланур Вахитов образын тудыру максатын куйган «Казан» (1927) исемле пьесалары Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнала. Әдип үз әсәрләрендә яңа кеше формалашу, бигрәк тә интеллигенция вәкилләренең тормыштагы урыны һәм роле мәсьәләләрен күтәреп чыга, совет кешеләренең рухи байлыгын, хезмәт шатлыгын чагылдыра. «Солтанның бер көне» (1938) повесте, «Вөҗдан газабы» (1939), «Нишләргә?» (1940), «Илһам» (1941), «Рәссам» (1941) кебек хикәяләре, «Талантлар Вабаны» (1937) поэмасы әнә шундыйлардан.

1935 елда Г. Кутуйның атаклы әсәре — «Тапшырылмаган хатлар» повесте басылып чыга («Совет әдәбияты», 1935 ел, № 9—12 саннар). Гади бер татар кызының тормыштагы авырлыкларны җиңә-җиңә җәмгыятьтә үз урынын табуын, хезмәт һәм гаилә бәхетенә ирешүен гаҗәеп самими рәвештә, публицистик күтәренкелек белән сурәтләгән бу кечкенә генә повесть күп буын укучыларының яратып укый торган китапларыннан берсенә әверелә. Татар телендә генә дә ул унлап басмада чыга. Рус телендәге басмалары ике дистәдән, артып китә. Рус теле аша повесть СССР һәм дөнья халыклары телләренә (инглиз, француз, гарәп, корея, албан, монгол, вьетнам, чех, казакъ, үзбәк, кыргыз, чуваш, мари һ. б.) тәрҗемә ителә.

Бөек Ватан сугышы башлану белән Г. Кутуй үзенең язучылык сәләтен дошманны җиңү өчен көрәшкә багышлый: патриотик шигырьләр, публицистик мәкаләләр, хикәяләр яза. 1942 елның июнендә ул үзе дә фронтка китә, Сталинградны саклаучы Дон фронтының авыр гвардия миномет бригадасы политбүлегендә хезмәт итә, шунда КПСС сафларына член итеп алына. Идел буендагы мәгълүм тарихи җиңүгә турыдан-туры катнашкан өчен аны «Батырлык өчен» һәм «Сталинградны саклау өчен» медальләре белән бүләклиләр. Сталинградтан соң Г. Кутуй үзе хезмәт иткән гвардия бригадасы составында Волхов, Брянск, Великие Луки шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Авыр һәм мәшәкатьле солдат хезмәтен башкару белән бергә, ул иҗат эшен дә дәвам иттерә: фронт газеталарында хәбәрләр, мәкаләләр бастыра, әдәби монтажлар төзи, 1944 елда, Казанга вакытлыча иҗади ялга кайткач, балалар өчен «Рөстәм маҗаралары» исемле мәгълүм повестен («хыялый роман») яза.

1944 елның көзендә Г. Кутуй Беренче Белоруссия фронтында чыга торган «Кызыл Армия» газетасы редакциясенә күчерелә. Монда әдипнең күп кенә очерклары, корреспондениияләре, «Без — сталинградчылар» исемле нәсере һәм «Хәнҗәр» дигән хикәясе басыла. Шушы ук чорда әдипнең ил азатлыгы өчен көрәшүче совет солдатының изге хисләрен сәнгатьчә югарылыкта яңгыраткан атаклы «Сагыну» нәсере иҗат ителә.

1945 елның язында Г. Кутуй, сәламәтлеге бик начарланып, хәрби госпитальгә эләгә һәм, шул авыруыннан терелә алмыйча, 1945 елның 15 июнендә Польшадагы Згеш шәһәрендә вафат була. Аның мәрмәр таш куелган каберен Польша пионерлары кадерләп саклыйлар һәм яз саен аңа чәчәкләр утырталар.

Гадел Кутуй 1939 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Г. Кутуй әсәрләре. 1 кис.: Шигырьләр һәм пьесалар.— Казан: Яңалиф, 9 [Тышл.: 1930] .-107 б. 5000.
Сайланма әсәрләр.—Казан: Татгосиздат, 1947.—258 б., портр. 10165. Сайланма әсәрләр.—Казан: Татгосиздат, 1957.—312 б., портр. 10000.
Сайланма әсәрләр: Шигырьләр, хикәяләр, нәсерләр, публицистика.—Ка-: Таткитнәшр., 1965.—275 б., портр. 20000.
Көннәр йөгергәндә: [Шигырьләр]. (Сулф. мастерскоенда).—Казан: Та-р. матбугат нәшр. комбинаты, 1924.—51 б. 3000.
Шул ук.—Казан: Татар, дәүләт нәшр., 1925.—56 б. 3000.
Кайнар көннәр: Хикәя, шигырь һәм поэмалар җыентыгы.— Казан: Татар. дәүл. нәшр., 1927.—48 б. 3000.
Фәрзәнә: Хикәя һәм шигырьләр.— Казан: Яңалиф, 1928.— 20 б. 5000.
Балдызкай. Комедия, 4 пәрдәдә.— Казан: Яңа китап, 1929.— 67 б. 2000.
Тапшырылмаган хатлар: Хикәя.—Казан: Татгосиздат, 1936.— 91 б. 5115.
Шул ук: Повесть.— Казан: Татгосиздат, 1951.—68 б. 3065.
Шул ук.—Казан: Татгосиздат, 1953.—95 б. 10000.
Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1958.—95 б. 15000.
Шул ук.— 6 басма.— Казан: Таткитнәшр., 1976.— 64 б. 3500.
Шул ук.—7 басма.—Казан: Таткитнәшр., 1983.—64 б. 32000. Рец.: С а й г а н о в А. Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестеның художество үзенчәлекләре»—Кит.: Татар теле һәм әдәбияты мәсьәләләре. 2-кит. Казан, 1965, 32—40 б. (Казан пед. ин-ты); Әдһәм о в а Г. Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ын анализлау.— Сов. мәктәбе, 1978, № 9, 33—36 б.
Хикәяләр.—Казан: Татгосиздат, 1940.—140 б. 10000.
Рөстәм маҗаралары: (Хыялый роман).—Казан: Татгосиздат, 1945.— 72 б. 5185.
Шул ук.—Казан: Татгосиздат, 1949.—69 б. 5000.
Шул ук.—3-басма.—Казан: Таткитнәшр., 1958.—79 б. 8000.
Шул ук.—4-басма.—Казан: Таткитнәшр., 1969.—76 б., ил. (Мәкт. к-ханәсе). 18000.
Публицистика/Төз: 3. Усманова.— Казан: Таткнигоиздат, 1957.—231 б. 3000.
Илһам: Саил. әсәрләр/Төз, һәм кереш сүз авт. Р. М. Нуруллина.— Казан: Таткитнәшр., 1982.—464 б, ил. 23000.
Неотосланные письма: Повесть.— [1-изд.] Рассказы/Пер. с татар. В. Важ-даева.—Казань: Татгосиздат, 1945.—96 с. 10185.
То же.— 2-изд.— Казань: Татгосиздат, 1948.—68 с. 15165.
То же.— 3-изд.— Казань: Татгосиздат, 1949.—64 с. 10000.
То же.— 4-изд.— Казань: Татгосиздат, 1950.—68 с. 10105.
То же.—5-изд.—Казань: Таткнигоиздат, 1951.—68 с. 75000.
То же.— 6-изд.— Казань: Таткнигоиздат, 1952.— 68 с. 75 105.
То же.—Казань: Таткнигоиздат, 1955.—68 с., портр. 75000.
То же.—7-е массовое изд.—Казань: Таткнигоиздат, 1958.—68 с., 4 л. ил. 75000.
То же.—М: Правда, 1956.—56 с.—(Б-ка «Огонек»). 150000.
То же.—Калининград: Кн. изд-во, 1958.—104 с. 60000.
То же: Повесть и рассказы.— Казань: Таткнигоиздат, 1961.—127 с., ил. 100000.
То же: Повесть; Рассказы. Пер. с татар.—Казань: Таткнигоиздат, 1964.— 112 с., ил., 4 л. ил. 100000.
То же.—Казань: Таткнигоиздат, 1968.—112 с., 4 л. ил. 100000.
То же.—Казань: Таткнигоиздат, 1972.—143 с., ил. 15000.
То же.—Казань: Таткнигоиздат, 1978.—79 с., 150000.
То же.—Казань: Таткнигоиздат, 1982.—127 с. 10000. Мы — сталинградцы: Рассказы/Пер. А. Зельдович.— Казань: Татгосиздат, 1947 (Б-чка татар. сов. лит. 1917—1947).—39 с. 10000.
Приключения Рустема/Пер. с татар. Р. Кутуя.— Казань: Таткнигоиздат,, 1964.—84 с., ил., 4 с. ил. 150000.
Неотосланные письма: Повесть.— Уфа: Башкнигоиздат, 1956.— 75 с, 4000.—На башкир. яз.
То же.—Чебоксары: Чувашкнигоиздат, 1956.— 72 с.— На чуваш. яз.
То же/Пер. Р. Жумалиева.—Фрунзе: Кыргызмамбас, 1957.—109 с. 7000.— На кирг. яз.
То же/Пер. В. М. Иванова.—Йошкар-Ола: Маркнигоиздат, 1957.—67 с. 3000.—На марий. яз.
То же/Пер. с рус. С. Тамба.— Кызыл: Тувкнигоиздат, 1957.—81 с., ил-2000.—На тувин. яз.
То же/Пер. с рус.: С. Байжанова и Б. Акмуканса.— Алма-Ата: Казгос-литиздат, 1959.—63 с, 9000,—На казах. яз.
То же/Пер. Л. Тожиева.—Ташкент: Гослитиздат Уз. ССР, 1960.—103 с. 10 000.— На узб. яз.
То же/Пер. С. Садыкова.—Нукус: Каракалпакстан, 1964.—79 с., ил. 5 000.— На каракалп. яз.
Неотосланные письма: Повесть.—Пхеньян: Чосон Несонса, 1954.—160 с.— Ңа корейск. яз.
То же/Пер. И. Коле.—Тирана: 1957.—52 с.—На албан. яз.
То же/Пер. Цао Силин.— Пекин: Цзоцзя чубанынэ, 1957.— 82 с.— На китай. яз.
То же/Пер. Оу Бинь-фу, Лю Шаое.—Ханчжоу: Дунхай вэньи чубанынэ, 1958.— На китай яз.
То же/Пер. Цао Су-мин.—Пекин: Цзоцзя чубанынэ, 1958.—На китай яз.
То же/Пер. М. Дарамванчиг.— Улан-Батор: Госиздат, 1957.— 91 с.— На монгольск. яз.
То же/Пер. Чонг Тхань — Ханой: Тхань ниен, 1963.—75 с.—На вьетнам. яз.
То же/Пер. с рус. М. Векерова.— Прага, 1964. 54 с.— На чеш. яз.

Аның турында


Нуруллина Р. Һәрвакыт сафта: (Гадел Кутуйның публицистик эшчәнлеге).—Казан: Таткитнәшр., 1966.—84 б., портр. 3000. Усманова 3. Гадел Кутуйның «Җавап» пьесасы.—Кит.: Татар теле һәм әдәбияты. 2-кит. Казан, 1963, 284—293 б. (Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм тарих ин-ты). Минский Г. Шагыйрь һәм заман.—Кит.: Минский Г. Онытылмас очрашулар: Чорыбыз һәм үзебез турында. Казан, 1973, 58—76 б. Хәйри X. Ялкынлы сүз остасы.— Кит.: Хәйри X. Иҗат чишмәләре: Тәнкыйть мәкаләләре, әдәби очерклар. Казан, 1975, 118—128 б. Фатих Кәрим һәм Гадел Кутуй хатлары.— Сов. әдәбияты, 1960, № 2, 76—80 б. Кутуй Р. Әткәмнең соңгы адресы.—Сов. әдәбияты, 1961, № 11, 152 — 155 б. Госман X. Кече күңелле зур кеше.—Сов. әдәбияты, 1963, № 11, 104— 106 б. Сайганов А. Югары идеялелек һәм художество осталыгы.— Сов. мәктәбе, 1964, № 4, 29—32 б. Гази И. Истә калганнарым.— Казан утлары, 1965, № 6, 125—128 б. Галиев Г. Безнең Кутуй.—Казан утлары, 1969, № 5, 171—178 б. Кутуева М. Кутуйны сагынам. Истәлек.— Казан утлары, 1969, № 2, 94 б. Новигатский М. Кутуй Катуков танкистлары арасында. Истәлекләрдән өзек.—Казан утлары, 1969, № 2, 91—94 б. Закладный С. Солдат Кутуй.—Казан утлары, 1973, № 11, 149— 156 б. Семенова В. Гадел Кутуй турында кайбер яңа мәгълүматлар.— Казан утлары, 1975, № б, 144—145 б. Еники Ә. Хәтердәге төеннәр, (һ. Такташ һәм Г. Кутуй турында истәлек).—Казан утлары, 1978, № И, 124—140 б. Ишморат Р. Яшьлегебезне сагынып.— Казан утлары, 1983, № 10,120— *33 б. Хәйруллина 3. Музыкага гашыйк шагыйрь: Г. Кутуйның тууына $0 ел тулу уңае белән.— Соц. Татарстан, 1983, 27 ноябрь. Усманова 3. Адель Кутуй: Жизнь и творчество.— Казань: Таткниго-*здат, 1966.—96 с., портр. 3000. Енакаев Р. И штыком, и пером...—Лит. Россия, 1983, 11 ноября, с.24. ^ Файзуллин Р. Родник поэта: К 80-летию со дня рождения Аделя *\Утуя.— Сов. Татария, 1983, 27 ноября.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»