поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

КӘШФИЕВА ЛӘЙСӘН

Кәшфиева Ләйсән Әмир кызы 1966 елның 8 августында Башкортстанның Тәтешле районы Югары Кодаш авылында укытучылар гаиләсендә туа. Мәктәп елларында ук шигырьләр яза башлый. Шигырьләре "Ялкын", "Пионер" журналларында, "Яшь ленинчы", "Башкорт-стан пионеры" газеталарында даими басыла килә. 1983 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Ләйсән Уфа шәһәрендәге Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Бер үк вакытта әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә, университетның "Акчарлаклар" әдәби иҗат түгәрәгендә актив эшли. "Кызыл таң" газетасында әледән-әле язмаларын һәм шигырьләрен бастырып тора, студентларның гыйльми конференцияләренә йөри, галимнәр белән аралаша. Университетны тәмамлагач, 1988 елда Казан университеты каршындагы аспирантурага укырга керә һәм Тәлгат Галиушшн җитәкчелегендә "Сугыштан соңгы татар сатирик поэзиясе" (50-80 еллар) дигән темага кандидатлык диссертациясен язып, аны 1991 елда яклый. Ләйсәннең Казанда калып яшәргә теләге зур булса да, язмыш җилләре аны нефть төбәгенә алып китә һәм ул "Татнефгь" ААҖнең "Хәзинә" газетасында эшли башлый. Биредә ул шигъри каләмен чарлый, профессиональ журналист булып җитешә, телевидение өчен дә тапшырулар, фильмнар әзерли. Нефть төбәгендә чыга торган газеталарда башка язмалары белән бергә әдәби-тәнкыйть мәкаләләре һәм шигырьләре даими чыгып тора. Аның кайбер шигырьләре 2002 елда нефть төбәге шагыйрьләре иҗатын эченә алган "Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь" китабында да дөнья күрде. Быел "Рухият" нәшриятында "Авыл кызы" исемле шигырьләр җыентыгы чыкты.

Ләйсән Кәшфиева әдәби тәнкыйть белән дә җитди шөгыльләнә. Нефть төбәге язучылары иҗатына багышланган гыйльми докладлары белән ул республикакүләм гыйльми конференцияләрдә катнаша, фәнни язмаларын гыйльми җыентыкларда, журналларда бастыра. Әле күптән түгел генә "Мәйдан" журналында (1/2003) Миргазиян Юныс иҗатына багышланган хезмәте дөнья күрде.

30 июньдә Кабул итү Коллегиясе карары нигезендә (рекомендация бирүчеләр-Т. Галиуллин, К. Булатова, X. Миннегулов) Язучылар берлеге Идарәсе Кәшфиева Ләйсән Әмир кызын Татарстан Язучылар оешмасына әгъза итеп кабул итте.


Казан утлары № 9, 2003. 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»