Башкортостанның халык шагыйре Марат Кәримов 1930 елның 9 гыйнварында Башкортостан республикасы Зианчура районы Күгәрчен авылында туа.
Әйбәт лирик, үткен юморист һәм шәп Кеше
Бу сүзләр Марат Кәримовның иҗатын да, шәхесен дә ачык характерлыйлар. Ул Уфада яшәп иҗат итә, язганнарын татар укучысы да, башкорт укучысы да үз итә. Марат ага Кәримов гомере буе Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Әмирхан Еники, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев кебек затлы әдипләребез белән аралашып яшәде. Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев, Сәйфи Кудаш, Мостай Кәримнәр кебек үк, әдәбиятта ике халыкның да яраткан әдибе булып иҗат итә, яши, соңгы вакыттагы аерымлык өчен үтә дә борчыла. Башкортостанда татар язучылары берлеген төзүгә, аны рәсмиләштерүгә зур өлеш кертте һәм бу әдәби берлекнең беренче рәисе итеп тә сайланды. Ул Башкортостанның халык шагыйре.
Марат ага Кәримовның нәсел тамырлары, үзенең әйтүе буенча, Татарстан белән ныклы бәйләнештә икән. Моннан ике гасырлар элгәре әдипнең борынгы бабалары Мөслим районы Иске Карамалы авылыннан кубарылып хәзерге Башкортостан республикасы Зианчура районы Күгәрчен авылына килеп төпләнәләр. Булачак әдип 1930 елның 9 гыйнварында шушы авылда дөньяга аваз сала, шушында балачагы, үсмер еллары үтә.
1947 елда Марат Кәримов Зилаер педагогия училищесын тәмамлый һәм туган авылына укытучы итеп тәгаенләнә. Тырыш һәм тапкыр сүзле яшь педагогны озакламый яшьләрнең район комитетына чакырып, бүлек редакторы итәләр. Ул анда армия сафларына киткәнче эшли. 1953 елда, армиядән кайткач, Марат Кәримов хезмәт юлын журналист буларак дәвам итә. Республика яшьләре өчен чыгып килүче «Ленинчы» газетасында әдәби хезмәткәр, ә инде 1956 елда ВЛКСМның Үзәк Комитеты каршындагы Үзәк комсомол мәктәбен тәмамлагач, шушы ук газетаның махсус хәбәрчесе, бераз соңрак барыбызга да яхшы билгеле «Сәнәк» журналының фельетоннар бүлеге редакторы итеп билгеләнә.
1959 елда Мәскәүдә әдәбият институтында укый башлый. Курсташы — хәзер инде Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев. 1964 елдан алып 1968 елга кадәр Марат Кәримов «Пионер» журналының баш редакторы, аннан соң ун ел дәвамында «Сәнәк» журналын җитәкли.
Халык шагыйренең беренче әсәрләре республика матбугатында 1948 елда күренә башлый. Беренче мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы «Бөреләр» дип атала һәм ул башкорт телендә 1956 елда дөнья күрә.
Ул 1958 елдан СССР Язучылар берлегендә.
Факил САФИН.
"Мәйдан" журналы, 2004, декабрь.
Аның турында
Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИН. Аның шигърият бакчалары