Адәм баласы уналты яшькә кадәр кулына каләм алып шигырь язмаса, аны табибка күрсәтергә кирәк ,— диләр. Әгәр кырык яшьтән соң да шигырь язса, тагын табибка күрсәтергә кирәк. Чирле тугелме ул, дигәнне дә ишеткәнем бар. Хәер, ул яшьтә дә шигырь язса, табибка курсәтеп торуның, кирәге юк. Ул — "чирле", аңа шигырь "җене" кагылган була. Башка авырулар кеше сәламәтлегенә бик зур зыян китерсә, шигърият җене, киресенчә, кешене тагын да яшәртә, куңелен мәңгелек яз итә.
Минем менә шул мәңгелек язымны, шигърият, дип аталучы күңел бакчамны укучыларга барып ирештерудә — дөньяга чыгаруда ярдәм иткән Әгерҗе район хакимиятенә һәм аның башлыгы, олы йөрәкле Сәитов Рәфис Фәрит улына зур рәхмәтлемен.
"Мин табигать баласы" китабына кереш сүз.
Саф сулы чишмә
Була бит шундый чаклар: бер тустаган саф чишмә суы эчәр идең. Менә шундый чакларымда мин туган якта яшәп иҗат итүче якташ шагыйрь-шагыйрәләрнең шигырьләрен эзли башлыйм. Кулыма ала алсам, йотлыгып-йотлыгып чишмә суы эчкәндәй, тиз генә аерыла алмыйм. Туган якта яшәп, авылча самимилекләрен саклап кала алулары күңелне иләсләндерә аларның. Чыннан да са сулы чишмәгә тиң шул аларның иҗаты.
Авылыма матур бизәк:
Сылу, зифа ак каен.
Күңелемә илһам килә
Сезгә караган саен.
Асия Корбангалиеваны мин күптәннән беләм. Шул шигърият, әдәбият яратуы аркасында танышып киткән идек. Авыл җирендә яшәүче ханым, кырыкмаса кырык эше ярылып ятса да, һәр төрле әдәби, музыкаль кичәләрдә еш күренә. Ходай тәгалә биргән бай, иҗади күңеле, тынгысыз җаны, күбәләкне гөлдән гөлгә күчереп йөрткән кебек, аны да гел әдәбият, сәнгать тирәсендә йөртә. Шигырьләре исә әледән әле район, республика матбугаты битләрендә урын ала. Җирле композиторлар аларны матур көйгә дә салалар. Беренче китабын чыгарасы килү теләген белеп алгач та, мин аның өчен ихлас сөендем һәм бу хыялын тизрәк тормышка аштырасым килеп ярдәмгә алындым. Һәр чишмә үз юлын табарга тиеш булган кебек, аның иҗаты да кешеләр күңеленә барып җитәргә тиеш ләбаса.
" Мин табигать баласы," - дип язган беренче шигырен укып карау белән мин укучының аны җылы кабул итәренә ышандым.
Мин табигать баласы ла.
Барам Караурманнарга.
Эчем пошса, рүхым сынса,
Җанга тынгы табарга.
Искиткеч гүзәл табигатьле Әгерҗе районының нарат урманнары эченә күмелеп утырган Шаршады авылында туган Асия Корбангалиева җир-ананың бер нәзберек җанлы иркә кызы. Ирек һәм матурлык сөюче болан баласы кебек садә, сизгер күңелле ул. Яның шигырьләреннән җир җиләкләре, яшел печән исләре килгән күк. Табигать кебек бай күңеле үзенә ияртеп туган як урманнарына алып кайтып китә. Әйтерсең лә без дә аның кебек беркайчан да туган җирдән аерылмыйча авылда яшәп ятабыз. Мөгаллимә буларак, язганнарына тәрбияви мәгънә салырга да онытмый ул. "Көмеш кыңгырау" редакциясен Шаршадыга кунакка чакырып шаккаттырган иде ул безне берчакны. Олы җанлы шагыйрәнең балалар өчен язган шигъри юллары тел байлыгын үстерергә ярдәм итә, матур чагыштырулар, бизәкләү чараларын үз эченә ала."Әгерҗе хәбәрләре" газетасы һәм районның үзәк китапханәсе үткәргән иҗади бәйгедә Асия Корбангалива беренче урынны яулагач, аның таланты елдан ел үсә, таныла баруга да чиксез шатландым.
Хисләренең кайнарлыгын, ярсу йөрәк утын шигъри юлларга салып ялкынланып иҗат итүче якташымның мәхәббәте исә агым сулардай көчле, көзге урман кебек моңсу:
Сары чәчәкләргә карап,
Синө искә төшерәм.
Сагыш төсе бүләк иттең,
Тик барыбер кичерәм.
Асия Корбангалиеваның җирдә үз моңы, җыры бар. Шунсы куандыра.
НАИЛӘ ХӨРМӘТОВА.