(1929-1989)
Шагыйрь Илгиз Нурулла улы Кәлимуллин 1929 елның 20 мартында Татарстанның Апас районы Болын-Балыкчы авылында эшче гаиләсендә туган. 1961 елдан бирле КПСС члены. Илгиз Кәлимуллин бала чактан ук каты авыруга дучар булып, аяклары йөрмәс хәлдә кала. Шулай булуга карамастан, ул читтән торып укып Казандагы урта мәктәпне тәмамлый (1948), белем дәрәҗәсен һәм табигый сәләтләрен даими үстерә барып, җәмгыятькә файдалы иҗади шәхес — оптимистик рухлы шагыйрь булып җитешә.
Аның беренче иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре илленче еллар башында Татарстанның яшьләр газетасы «Комсомолец Татарии» битләрендә, аннан соң үзәк матбугатта («Комсомольская правда» газетасында, «Смена», «Юность» журналларында һ. б.) басылып чыга. 1956 елны исә Татарстан китап нәшриятында «В строю» (И. Кәлимуллин рус телендә яза) исемле тәүге җыентыгы дөнья күрә. Хәзер ул — шигырьләре, поэмалары тупланган уннан артык китап авторы.
И. Кәлимуллин поэзиясе, иң беренче чиратта, югары гражданлык сыйфаты белән аерылып тора. Ул үзенең шигырьләрендә туган илне, җирне, табигатьне олылый, замандашларының фидакяр эшләре, патриотик уй-хисләре, идеаллары турында горурланып яза, Корчагин, Матросов, Җәлилләрдән килгән революцион һәм ватандарлык традицияләрен дәвам иттерүче, бүгенге бөек төзелешләрдә илһамланып эшләүче яшьләргә дан җырлый, аларның омтылышлы тормышын, ашкынулы мәхәббәтләрен, хезмәт героикасын романтик күтәренкелек белән гәүдәләндерергә омтыла. Шагыйрьнең сайланма поэтик әсәрләре аның 1979 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Плывут рассветы сквозь меня» исемле күләмле җыентыгында урын алган.
И. Кәлимуллин татар укучыларына да яхшы таныш. Шигырьләре, татарчага тәрҗемә ителеп, газета-журнал битләрендә басыла килә, 1977 елда исә «Җиргә мәдхия» исемле аерым китабы чыга. Шулай ук ул үзе дә татар шагыйрьләрен рус теленә тәрҗемә итү өлкәсендә актив эшли. Ул—1957 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)