|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.КИЗЛӘВИ ЯГКУБКИЗЛӘВИ (псевд., чын исеме-фамилиясе Сөләйманов Ягъкуб) (якынча 1885, Казан губ., Чистай өязе, Кизләү а.—1940), шагыйрь, тәрҗемәче. «Күз яшьләре» (1913) шигъри җыентык, үзенең шигырьләре һәм М.ЮЛермонтов, А.В.Кольцов, С.Д. Дрожжин, Л.Н.Толстой әсәрләренең тәрҗемәләре кергән «Бер баланың җир хакында уйлары. Күңел ачкычы. Толстой әкиятләре» (1913) китап авторы. Г.Тукай вафаты уңаеннан кайгырып «Сөекле шагыйремез мәрхүм Габдулла Тукаев рухына» (1913) шигырен яза. Иҗатында татар халкының мәгърифәтле булуын тели, аның киләчәк язмышын кайгырта. Шигырьләренә күңел төшенкелеге (пессимистик рух), тормышның гаделсез булуына офтануы хас («Дөньяда тордым...», 1913).
|
Иң күп укылган
|