Эмигрант язучылар турында без бик аз беләбез. Совет заманында бу тема катгый тыелган иде. Хәзер дә бу темага чынлап алынучылар күренми. Төркия татарлары белән очрашкан чакта мине бөтенләй миңа билгеле булмаган татар шагыйре иҗаты белән таныштырдылар. Исеме—Шаһвәли Келәүле. Кайбер әсәрләрен Илдәр псевдонимы белән бастырган. Яшәү дәвере—1900—1970 еллар. Туган авылы—Габделсәләм (кайсы губерна-өяз икәнен әйтә алмадылар). 1906—1918 елларда Петропавел—Кызылъяр шәһәрендә яшәгән. 1920 елны чит илгә (күрәсең, Колчак армиясе белән) китеп, Кытайда Шанхай һәм Мукден калаларында торган. Мукденда татар телендә чыга торган атналык «Милли байрак» газетасында беренче шигырьләрен бастырган. 1949 елны Төркиягә күчеп, 1970 елга чаклы Истамбулда яшәгән. Татар телендә чыга торган «Казан» журналында даими катнашып торган. Берничә китабы да чыккан дип әйттеләр. Әмма үз күзем белән аларны күрмәдем. 1970 елның 21 мартында вафат булып, Истамбулның Фери көе зиратында күмелгән.
Миңа аның бер бәйләм шигырьләрен дә бирделәр. («Җизни белән балдыз шаяруы», «Хатирә вә өмет», «Илемә соңгы сүзем», «Туган тел», «Матур гына туташ килә урамнан» һ.б.) Бүгенге күз белән караганда, дөресен әйтим, алар әллә ни ис китәрлек түгел. Ләкин Төркия татарлары сүзләренә караганда, алар аның әсәрләрен яратып укыганнар. Бу шигырьләр эмигрант татарларга туган телләрен, милли хисләрен саклап калырга ярдәм иткән.
Төркиядән кайткач, бу шагыйрь турында Афзал ага Шамов белән сөйләштем. Ул да аның иҗатын белә иде, хәтта бер китабын да укыган булган. Ләкин эмигрант булгач, аның турында язарга да, телгә алырга да ярамый, диде.
Төркиядәге татарлар арасында әдипләрдән бер Келәүле генә булмаган. Миндә Мәдинә Дашкова (ул шигырьләрен «Уфалы» псевдонимы белән бастырган, күрәсең үзе дә шул якныкыдыр), Сания Гыйффәт, Солтан шигырьләре саклана. Вакыты җиткәч, алар да берәр фәнни җыентыкта басылыр дип уйлыйм. Моннан тыш, Көнбатыш Германиядә яшәгән Нигъмәти исемле шагыйрь бер-ике китабын шунда (татар телендә ) бастырган ( үзем укыганнардан—«Шигырьләр», «Шигырьләр җыентыгы» исемле әллә ни калын булмаган китаплары).
Рафаэль Мостафин
"Казан утлары" № 9, 2010.
Габдулла Тукайга
Безгә калдырдың, шагыйрь, син мәгънәви бетмәс азык,
Якты нур кебек мәңге сүнмәс җанлы шигырьләр язып.
Халкыбызның тормышында күп җитешсезлек табып,
Юк, алай түгел, болай, дип, якты юллар күргәзеп.
Милләтнең тәмам сүнеп барган вакытта пыр тузып,
Ялтырап чыктың кояш кебек, безнең өскә нур сызып.
Милли егылган халыкка зур ышаныч кергезеп,
Моңлы, җанлы шигырең илән барчабызны тергезеп.
Син көрәштең халкыбызга аң-белем бирмәк өчен,
Киң тәрәкъкый юлларына милләтең кертмәк өчен.
Яшь буыннар шигыреңнән милли тойгы, дәрт алып,
Милли байрак көрәшчеләр мәйданә чыксын өчен.
Син, шулай балкып чыгып, безгә аң биргән вакыт,
Милләтемне пакьлим дип, зур план корган вакыт.
Сынды кылыч, бетте көчең керләнеп, авыру ятып,
Зур тәәссеф ташладың син, безне кан-яшь егълатып.
Әй каһарман милли шагыйрь! Яшьли киттең дөньядан,
Файдалы орлык чәчеп син безгә бүләк ядкарән.
Әй Раббым! Ник соң алдың яшьли аны дөньядан?
Ачы авазлар белән без яд итәбез һәр заман.
Аерылып китсәң дә бездән, данлы шагыйрь, мәңгегә,
Калды эшең һич югалмас тарихи милләткә.
Бар төрк-татар бу көндә баш иябез рәсмеңә,
Рухыңа оҗмах телибез һәр догада Тәңрегә.
("Шаһвәли Келәүле Илдәр. Габдулла Тукайга". «Яңа милли юл» журналының 1936 ел, 6 нчы (100) санында Шаһвәли Келәүле имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган.
Шаһвәли Келәүле - Шаһвәли Риян улы Келәүле (1900—1970), шагыйрь, драматург. 1949 елдан Төркиядә яши. «Милли байрак» гәзите һәм «Казан» журналының актив язышучысы.
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. - 190 б.))