|
|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
КАВИ ХӘМИТ
(1906–1944)
Хәмит Кави 1906 елда Чуашстан Республикасының Козловка районы Әлмән авылында укытучы гаиләсендә туа. 1920-1926 елларда Казан педтехникумында, 1926-1931 елларда Көнчыгыш пединститутының биология бүлегендә читтән торып укый. 1926 елдан Казан мәктәпләрендә, техникумнарында биология һәм география фәннәре укыта, бер үк вакытта әдәби-фәнни хезмәт белән дә шөгыльләнә.
Хәмит Кави ел саен илебезнең төрле почмакларына сәяхәт ясый. Ул бик яшьтән тарихи урыннар белән кызыксына, казылма байлыклар чыга торган урыннарда була һәм шулар турында очерклар, маҗаралы хикәяләр яза. Яшь язучының 1930 елда «Кавказ таулары аркылы җәяү» дигән китабы басылып чыга.
Х.Кави барлыгы уннан артык китап чыгара. Шулар арасында «Идел буенда йөрү», «Кузбасска сәяхәт», «Сәяхәт» һәм башка китаплары бар.
1941 елның сентябрендә Хәмит Кави армия сафларына алына һәм лейтенант булып хезмәт итә. Фронтта да үзенең иҗат эшен туктатмый. «Сугыш сәяхәте» дигән китап язу өчен материал туплый. «Туп һәм китап», «Хаккый батыр турында» исемле китаплар язарга да әзерләнүе билгеле. Әмма ул үзенең матур хыялларын тормышка ашыра алмый кала. 1944 елның 15 июлендә Хәмит Кави Волынск өлкәсе Друженополь янындагы сугышта батырларча һәлак була.
"Каләм белән җиңдем дошманны"
(Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучыларына багышланган методик-библиографик ярдәмлек)
|
|