|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.КАШАПОВ РӘИСКашапов Рәис Габделхак улы Әлмәт районы Чупай авылында 1929 елның 26 мартында туа. Туган авылында башлангыч, аннан Мәмәт авылында җиде класс тәмамлый. Сугыш елларында колхозда эшли. 1947 елдан ФЗО мәктәбе тәмамлап, 1951 елга кадәр шахтада эшли. 1951 елдан Әлмәттә төзү идарәләрендә эшли. Читтән торып төрле уку йортларында укый. 1972 елдан Алабугада төзү идарәсендә җитәкче булып эшли. 1989 елдан пенсиядә. Шигърият белән яшьтән кызыксына. Кайбер шигырьләре район һәм республика газеталарында басылып килә.
|
Иң күп укылган
|