поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бүген математикадан нинди билге алдың, улым?
    – Биш плюс дүрт минус җиде.
Бүген кемнәр туган
  • 29 Ноябрь
  • • Йосыф Акчура (1876-1935) - язучы
  • • Әхәт Фазылҗанов - язучы
  • • Фаил Ибраһимов - режиссер
  • • Маннур Саттаров (1920-2016) - шагыйрь
  • • Шәһидә Максудова (1926-2009) - язучы
  • • Руслан Кираметдинов - җырчы
  • Хэлэл угез ите сатыла. Ал-630, Арт-650. Шэхэргэ китереп биру момкинлеге бар. Ашлык ватып та бирэбез кирэк кешегэ. 89393453961
  • Сдается двухкомнатная квартира в центре Актаныша, на длительный срок. с.T 89274767230
  • Угез ите сатыла. Ал-620,Арт-660. Китереп биру момкинлеге бар. 89503282206
  • Яшь Тай ите сатыла. Декабрь башында суелачак. Казанга китереп биру момкинлеге бар.шалтыратыгыз, 89520347319.
  • Студент егеткэ с подселением эзлим бүлмэ. Энергоуниверситет тирэлэрендэ. 89172618276
  • Тандем сэудэ узэге янында урнашкан 2 булмэле фатирга узем белэн торырга кызлар эзлим.89534004384
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

КАДЫЙРОВ ИЛГИЗ

СУКМАКЛАРЫМ

Балачак сукмагын эзлим,
Үләннәр каплап киткән.
Усал кычытканнар үскән,
Әйләнеп үтәм читтән.

Хәтер сандыгым ачылды,
Балачак кайтты сыман:
Әнә без аунаган болын,
Әнә серле ак томан.

Яшьлегем сукмагын эзлим,
Кабат-кабат әйләнәм.
Якын дуслар очрагандай,
Үз-үземә сөйләнәм.

Хәтер сандыгын актарам...
Яшьлек көндәлекләрем.
Гыйшкымнан акыл «югалтып»,
Йокламаган төннәрем.

Калса да артта балачак,
Узса да яшьлек тизләп,
Сукмакларымны онытмыйм,
Йөрим эземне эзләп.

Инде картлык сукмагыма
Бетмәсен, дип, эз салам.
Эзләрем - шигъри юлларда,
Җыр-моңнар - минем далам.

ЙӨРӘГЕҢНЕҢ БИР ЯЛКЫНЫН

Йөрәгеңнең бир миңа ялкынын,
Ал минекен үзең алмашка.
Дөрләсеннәр, әйдә, сүнмәсеннәр,
Үрелсеннәр язмыш язмышка.

Хисләремнең ургып аккан чагы,
Ничек туктатырга белмимен.
Сөюемә каршы җавап сүзен
Синең күзләреңнән эзлимен.

Ә күзләрең сихри елмаялар,
Шатлык балкый көләч йөзеңдә.
Тормыш сынаулары алда әле,
Булыйк сабыр, кыю, түзем дә.


"Мәйдан" журналы № 2, 2007. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы