|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ИЗМАЙЛОВА НУРИЯНурия Халит кызы Измайлова (Мирзаянова) 1950 елның 1 январенда Башкортстанның Благовар пайоны Күчәрбай авылында укытучы гаиләсендә туган. Татарстанның Ютазы районы Якты Елга авылы мәктәбендә — башлангыч, аннан Башкортстанның Шаран районы Базгыя мәктәбендә урта белем алганнан соң, 1966—1971 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Университетны уңышлы тәмамлап чыккач, бер ел Үзбәкстан ССРның Фирганә өлкәсе Ахунбабаев районы урта мәктәбендә үзбәк балаларына рус теле һәм әдәбияты укыта, ә 1972 елдан 1978 елга кадәр Уфа шәһәрендә Башкортстан китап нәшриятының укыту-педагогика редакциясендә башкорт мәктәпләре өчен рус теле дәреслекләре һәм методик кулланмалары чыгару буенча җаваплы редактор булып эшли. |980 елдан Мәскәүдә яши һәм эшли.
|
Иң күп укылган
|