поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ИСХАКОВА ЛӘЙСӘН

Ләйсән ИСХАКОВА Мамадыш районы Көек-Ерыкса авылнда туып үскән кыз.

Ак җилкән

* * *
Әбиләр чуагы. Көз.Кояш...
Әбиләр чуагы. Көз.Кояш...
Җилләрдә пәрәвез талпына...
Моң белән талпынган җепләрнең
Барсы да мәхәббәт хакына.
Яралы җаннарны ялгызлык
Күбәләк шикелле очырган.
Ә Кояш нурларын тамчылар,
Сәйләннәр күзеннән качырган.
Җилләре дә җылы,тик нигә
Көз исе җаннарны яралый?
Әбиләр чуагы. Көз. Күңел
Сөюнең җепләрен аралый...

Көзләрдә калам

Буш йөзләрдән торган рәсем ясыйм,
Буш сүзләрдән торган җыр язам.
Язларыма юллар ерак әле…
Мин көзләрдә калам, көздә калам.
Кыскартылган вакыт йомгакларым
Сүтәмен дә, кире җыямын.
Җәйләр үтте. Бары сурәт булып
Мин көзләрдә калам,каламын.
Кышларның күңеле ак, диләр,
Югалган бизәкләр-эзләрдә.
Мизгелләр елларга әйләнде –
Мин калдым көзләрдә, көзләрдә.

Унҗиденче кышым

Унҗиденче кышым салкыны
Җилгәрә уйларым, хисләрем.
Тик көзнең ямансу карашы
Һаман да хәтердә, истә әле.
Кыш йолдыз чүпләргә дәшкәндә
Син миңа җәйләрне юрама.
Күптәннән кышларга гашыйк мин,
Кыш моңы күңелгә урала.
Ябалак карларның сурәтен
Кадрлап сеңдерәм җаныма.
Тырыштым. Төшендем. Аңладым –
Бүгеннән мин язны сагынам.

Таң иде...

Иртәләр үзәге – таң җиле
Офыктан офыкка түгелә.
Бер төннең сулышы туктады –
Җем дә җем йолдызлар сүрелә.
Өзелгән төннәргә бер дәва –
Төнге шәм уйлана һаман да.
Төнге шәм сөрәне чакыра:
«Син дәшмә, син тыңла, тик тыңла!..»
Бу сөрән әй җиңел, әй гамьсез –
Тыңгысыз күңелгә таң иңде.
Сибелде кадерсез төн гаме.
Күк иде... Тын иде... Таң иде...

Хыялга алданып...

Төсмерләр төсләргә әйләнгәч,
Күкләргә тартыла кыялар.
Адәмгә бер өмет өрегез,
Дәшегез тик бер сүз, хыяллар!
Хыяллар! Кагынган җаннарга
Сез – канат! Канатлар чыдаммы?!
Әллә соң күңелгә җыелган
Күз яшен берүзем сыгаммы?!
Дәшмисез, хыяллар... Беләсез
Мин кабат ялгызым калганны.
Төсмерләр төсләргә әйләнгән,
Хыяллар, тик сезгә алданып...

* * *
Сөю җырлары – күбәләк,
Алып менә күкләргә.
Дәшә гел бәхет мәленә,
Йолдыз-сәйлән чүпләргә.
Йолдызларга дәшкән саен
Сиңа дәшкәндәй булам.
Җавабыңны ишетмәгәч,
Җиргә төшкәндәй булам.

Хәтердәге сөю җырын
Йөрәгем отты инде.
Тик язда калган хәтерне
Күкләр онытты инде…


Казан утлары
№ 12, 2010 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»