(1870-1932)
1901 елда Мөхәммәтсадыйк исемле шагыйрьнең «Фөрьяд, яки нияз» дигән (36 битле) шигырьләр җыентыгы чыга. Автор бу таркалып йөргән шигырьләрне Р. Фәхретдинов киңәше буенча чыгаруын, җыентыкның исемен дә ул табып бирүен керештә яза, шигырьләрен моңа кадәр күрелмәгән яңача әсәрләр дип таныта. 1902 елда Мөхәммәтсадыйкның шундый ук кереш белән «Фәган» (24 битле) җыентыгы чыга. Бу җыентыклар поэзиядә лирик дулкын сизелерлек куәт ала баруын искәртәләр. Чор поэзиясенә алып килгән яңалыкларын әлеге кереш сүзендә шагыйрь болай билгели: «...Русия ислямлары арасында бу тарз илә бу шивәдә бер әсәре мәнзум мәйдана кунылмамыш улдыгындан, шәбан нәү һәвәсанә, буйлә бер әсәрнең дә лөзүме хис улынмышдыр». Баштагы сүзләр автор, элеккеге язучылар кебек үк, үзен региональ әдәбият вәкиле дип хис итүен күрсәтә. «Шивә» сүзен биредә җирле сөйләм, диалект мәгънәсендә дә аңларга мөмкин. Дөрестән дә, Идел буе татар поэзиясендә болар «Тәрҗеман» шивәсендә язылган беренче (һәм соңгы дип әйтерлек) шигырь җыентыклары.
Тарихта Ф. Әмирханның әтисе белән бер мәчеттә мулла булган шагыйрь Мөхәммәдсадыйк Иманколый (1870—1932) бар. Аның иҗаты әлегә өйрәнелмәгән. Шулай ук иҗаты өйрәнелмәгән Мөхәммәтсадыйк Таҗетдин улы Әминипең шигырьләре дә стильләре белән бу китаптагы шигырьләргә бик якын. Ул, япон сугышы вакытында шундый зарлы шигырьләр язып, 1907 елда китап итеп чыгара (Мөхәммәдсадыйк ибне Таҗетдинәл Ә м и н и әл-Әйи. Сиррел-әсир. Казан, матбагаи Кәримия, 1907).
Мөхәммәдсадыйкның бу стильдә язылган шигырьләрең Ш. Зәки традицияләрен җанландыруга юнәлешле иҗат дип бәяләп булыр иде. Автор XIX йөз татар поэзиясенә бик үк хас булмаган газәл жанрына тартым рәвештә бәхетсез мәхәббәт хисен җырлый. Шигырьләрдә урта гасыр мәхәббәт лирикасына, газәл жанрына хас «пәрванә (күбәләк) һәм шәм», «гөл-былбыл», «рәкыйб» (көндәш), «ринд» (сукбай) кебек традицион образлары һәм мотивлары җанландырыла. Бу шагыйрь иҗатында Р. Фәхретдинов игътибарын тарткан, аның тарафыннан китап исемнәре буларак тәкъдим ителгән мөһим үзенчәлек күренә. Беренче китап «Фөрьяд, яки нияз» («Ярдәм сорап кычкыру, яки ялвару») дип, икенчесе «Фәган» («Иңрәү») дип атала. Бу «иңрәүләр»гә шундый зур әһәмият бирелүнең мәгънәсен Г. Тукайның «Сәрләүхәсез» (1909) дигән шигырендә табабыз:
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.
Мөхәммәдсадыйк та үз заманының «ачы хәсрәт көен» җырлый. Ул түбәнлекләрдән җирәнә, ярсып-ярсып намус пакьлеген тели. Түбән затлар өстен булудан, гомер бушка узудан зарлана:
Сәфаләт мәркәбилә бәхре би паяна салмыштыр,
Фиракы яр илә әурадыны «ай-у-аһ-ваһ» итмеш,
Әсир дәрт-ү-хәсрәт әйләмеш пәйвәстә гыйрфаны,
Вәли һиммәт пәсене сәрәфраз гыйзз-ү-җаһ итмеш;
Тәәсеф әйләнәм әмма, ки бу гомре газизем би
Бәдәлдер, заигъ улды, нә тәгъийд, нә рәфаһ итмеш.
(Түбәнлеккә төшереп, чиксез диңгезгә салган,
Ярдан аерып, туктаусыз аһ-ваһ иттергән,
Белем ияләрен зар-хәсрәт әсирлегенә дучар итеп,
Дәртсезләрне ихтирамлы, дәрәҗәле, өстен иткән;
Әмма үкенмим бу газиз гомерем файдасыз,
Бушка узды дип, бәйрәм дә, муллык та күрсәтмәде дип.)
Шагыйрь мондый чынбарлыкны кабул итми:
Әгәр җаиз улайде интихар итмәк шәригатьтә,
Идәрдем, каһр илә, көнде әлемлә канымны сәйлән, —
...Ки зира дөньяда юктыр хаятемдән бәңа бер шан.
(Әгәр шәригатьтә үзеңә кул салу рөхсәт ителсә,
Ачудан, канымны үз кулым белән дәрьядай агызыр идем, —
...Чөнки тормышымнан миңа һичнинди шан юк.)
Дөрес, ул бозыклык чыганагы проблемасын шигырьләренә кертми, аны «язмыштан» дип кенә күрсәтә:
Әзәл тогранависе бәхте гошакны сияһ итмеш,
Кадәр зәнҗеренә бәнд әйләюб, домагын мияһ итмеш,
Кичермеш мәүсүме гөлзары, шанлык бәртараф улмыш,
Хәлиф былбылларың рәгънәләрен зәрәд бәргы ях итмеш.
(Мәңгелек тамгачысы гашыйклар бәхетен кара иткән,
Язмыш чылбыры белән богаулап, күңелен яшьле иткән,
Чәчәк вакытлар үткән, шанлы эшләр юк булган,
Көз былбыллар чәчәген боз көбәсенә киендергән.)
Терминологиясендә суфи поэзиясен берникадәр сиздергән мондый экспрессив образлы, эчтәлеге кискен билгеләнмәгән шигырьләр шул чорда Россия һәм Европа әдәбиятларында куәт алган символизм поэзиясенә шактый аваздаш яңгырыйлар. Бу шигырьләр дә символизм поэзиясе рухы белән сугарылган:
Күңел миһер, сәгадәт интизары,
Бу лэйлең юкмыдыр, ярабб, нәһары!
(Күңел йомшаклыкка, бәхеткә зарыккан,
Әй алла, бу төннең юкмы соң иртәсе!) Хәят гәр буйлә исә, улмаз улсын,
Шәрабе мәүт илә пәйманә тулсын! (Тормыш шундый була икән, бөтенләй булмасын,
Касә үлем шәрабе белән тулсын.)
Татар поэзиясе Мөхәммәдсадыйк кебек шагыйрьләр иҗаты аша Г. Тукай шигырендәге эмоциональ мул бизәклелеккә, поэтик экспрессиягә, форма камиллегенә таба — яңа заман лирикасына таба мөһим адым атлый.
©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 2нче том