поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бүген математикадан нинди билге алдың, улым?
    – Биш плюс дүрт минус җиде.
Бүген кемнәр туган
  • 29 Ноябрь
  • • Йосыф Акчура (1876-1935) - язучы
  • • Әхәт Фазылҗанов - язучы
  • • Фаил Ибраһимов - режиссер
  • • Маннур Саттаров (1920-2016) - шагыйрь
  • • Шәһидә Максудова (1926-2009) - язучы
  • • Руслан Кираметдинов - җырчы
  • Хэлэл угез ите сатыла. Ал-630, Арт-650. Шэхэргэ китереп биру момкинлеге бар. Ашлык ватып та бирэбез кирэк кешегэ. 89393453961
  • Сдается двухкомнатная квартира в центре Актаныша, на длительный срок. с.T 89274767230
  • Угез ите сатыла. Ал-620,Арт-660. Китереп биру момкинлеге бар. 89503282206
  • Яшь Тай ите сатыла. Декабрь башында суелачак. Казанга китереп биру момкинлеге бар.шалтыратыгыз, 89520347319.
  • Студент егеткэ с подселением эзлим бүлмэ. Энергоуниверситет тирэлэрендэ. 89172618276
  • Тандем сэудэ узэге янында урнашкан 2 булмэле фатирга узем белэн торырга кызлар эзлим.89534004384
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ИМАЕВ РИФКАТЬ

Рифкать Имаев 1948 елда Балык Бистәсе районы Татар Казаклары авылында туа, Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамлый. Түбән Кама шәһәрендә "Нефтехим" ААҖдә өлкән аппаратчы булып эшли.


"Мәйдан", 2003, гыйнвар.


Көтеп алам ел да язны,
Бар гашыйклардан битәр.
Көткәнгә генә озактыр –
Җитәр ул, килеп җитәр.

Күрсәгез өй кыегыннан
Тамчы тамганын әгәр,
Бу инде язгы уяну,
Бу инде – яздан хәбәр.

Сизми калмас һәр тереклек,
Бар да тантана итәр.
Кал дисәк тә, калмас сагыш,
Су белән агып китәр.

Тәүге тапкыр күк көлтерәр,
Яңгырлар явып узар.
Ачык тәрәзәңә килеп,
Шомыртлар чәчәк сузар.

Җанымда ташыр назым,
Һәркем дә шулай язын.
Көтә булыр күл-елгалар
Кайтырга чыккан казын.

Аңлыйсың килсә хәлемне,
Син үзең көтеп кара.
Казлары әле кайтмаган,
Бозлары китеп бара... 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы