поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ИЛЬЯСИ ГАБДРАХМАН

(1856—1895)

XIX йөзнең соңгы чирегендә татар яшьльләре драма әсәрләре язуга керешәләр. Алар феодализм калдыкларына һәм көнкүрештәге җитешсезлекләргә, культурасызлыкка, рухи изелүгә каршы көрәшләрендә драма жанрында файдалана башлый. Г. Ильяси әсәре — бу тармакта беренче тәҗрибә буларак дөнья күрә. 1887 елда басылган «Бичара кыз» драмасы белән ул семьядагы иске, патриархаль мөнәсәбәтләргә каршы чыга, үз чорының прогрессив карашларын яклый. Бу беренче драматик әсәрнең чыгуы татар мәгърифәтчеләренең зур кызыксынуын уята.

«Миръат» журналының 1898 елда чыккан санында хәбәр ителгәнчә, шул ук елда Касыйм шәһәрендә беренче мәртәбә татарча спектакль уйнала, Г. Ильясиның «Бичара кыз» драмасы куела.

Габдрахман Ильяси 1856 елда Казанда сәүдәгәр гаиләсендә туа. Атасы Мөхәммәтдәмин, Казанда сәүдә итә, авыл хуҗалыгы белән дә бәйләнештә була. Гомеренең соңгы елларында бөлеп, зур бурычка керә. Аларны түләү улы Габдрахманга төшә; йорт-җирне сатып, Габдрахман шуларны түли, төрле байларда конторщик, хисапчы булып эшли. Үзлегеннән белемен күтәрә, культура эшләре белән шөгыльләнә. Хезмәт хакы аз булу сәбәпле, гомеренең соңгы елларын мохтаҗлыкта үткәрә. 1895 елда Казанда үлә.

Г. Ильяси Казанның Күл буе мәдрәсәсендә укый, үзлегеннән һәм аерым укытучыларга йөреп, русча өйрәнә, рус әдәбияты, театры белән таныша, драматургия мәсьәләләре белән кызыксына. Болар язучылык дәрте кузгаталар. Ул Каюм Насыйри белән дә аралаша, аның ярдәмендә белемен күтәрә. Алар җәй көннәрендә бергәләп авылларга чыгалар, табигать күренешләрен халык иҗаты материалларын өйрәнәләр.

Г. Ильяси әдәби һәм культура эшчәнлеген шактый киң алып барырга уйлый. 80 нче елларда татар телендә газета чыгаруны оештырырга омтыла. Хөкүмәт рөхсәт бирмәгәнлектән, бу теләгенә ирешә алмый. Ул татар телендәге борынгы кулъязмалар белән дә кызыксына. Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең җыелышларында докладлар ясый. «Волжский вестник» газетасының 1886 ел 98 санында Г. Ильяси доклады турында болай диелә: «...Җәмгыятьнең хакыйкый әгъзасы А. Ильясов җәмгыятьне сәүдәгәр Аитов өендә табылган кызыклы бер татарча кулъязма белән таныштырды. Бу кулъязмада, үз күзе белән күрүченең сүзләренә таянып, Пугачевның Казанда булуы турында сөйләнелә. Бу тарихи ядкярнең әһәмияте шунда: ул Пугачев явы килгән вакытта Казан татарлары үзләрен ничек тотканнарын күрсәтә».
Ш. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар...»е басылып чыккач (1885), аның белән рус җәмәгатьчелеген башлап таныштыручы да Г. Ильяси була: 1887 елның 21 октябрендә «Ахун Шиһабетдиннең яңа тарихи хезмәте хакында» дигән доклад ясый.
Беренче татар драматургы Г. Ильясиның басылып чыккан ике әсәре генә билгеле. Шуларның берсе — «Бичара кыз» драмасы 1887 елда Казан университеты типографиясендә басыла. 1887 елда ул «Яшь кыз вә хатыннарга Һәдия» китабын бастыра. Бу китабында автор балаларны, бигрәк тә яшь кызларны, ничек тәрбияләү турында фикер йөртә. Сүз башында: «Насыйп булса, тиз заман татар телендә хатыннарга махсус бер зур китап тәртип кылачакмыз», — ди. Ләкин ул китабының язылу һәм басылуы билгеле түгел.

Феодализм йомыклыгы шартларында көнкүреш, гаилә өлкәсендә күп еллардан бирле яшәп килгән иске мөнәсәбәтләргә каршы фикерләр XIX йөзнең соңгы чирегендә татарлар арасында тагын да көчәя. «Бичара кыз» драмасы конфликты әнә шул чор иҗтимагый тормышында көчәя барган каршылыкларга корылган. Әсәрдәге образлар иҗтимагый урыннары, карашлары, омтылышлары белән бер-берсеннән аерылып тора. Бер төркемдә искелеккә изге һәм мәңгелек дип караган, феодализм тәртипләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калырга омтылган, мораль яктан уңай сыйфатлары калмаган типлар сурәтләнә. Икенче төркемдә мәгърифәтчелек идеяләре һәм гуманистик карашлары ныгый барган яңа фикерле кешеләр күрсәтелә.
Беренче төркем вәкиле Биктимер, мәсәлән, деспотларча эш итә, бердәнбер кызын эчеп-исереп йөрүдән башканы белмәгән, надан һәм аңгыра Җантимергә бирергә җыена. Кызыннан һәм хатыны Фәрихәдән ризалык алу түгел, алар белән киңәшергә дә теләми. Фәрихәнең: «...Маһитап яратыр микән? Уртарак диләр...» — дигән соравына: «Мин риза булгач, әйтмәс!» — дип кенә җавап бирә.

Шул рәвешчә, хатын-кызларга кол итеп караучы, байлыктан башканы күз алдына китерә алмаучы, әйберләрне генә түгел, үзенең кызын да товарга әйләндерүче кеше образы сурәтләнә. Шуның өчен әсәрнең икенче герое Җанбай аны палач дип бәяли. «Һай, зөбани, һай, җәллад! Ни кылдың үзеңнең газиз балаңга?» — ди.

Шул җәмгыятьтә тәрбияләнгән Җантимер дә иске карашта тора. Дөрес, Җантимер образы эпизодик һәм схематик. Аңа башлангыч характеристика беренче пәрдәдә Маһитапның борчылулы монологындагы: «Кабахәт Җантимер»,— дигән сүзләр аша гына бирелә. Соңгы пәрдәдә Җантимернең тискәре тип булуы ачыла. Маһитап биргән бәяне Җантимер үз-үзен тотуы> каенаталары өенә беренче килгәндә үк исерек булуы белән раслый. Аның кыяфәте, эше һәм кыланышы укучыларда нәфрәт уята.
Тискәре типлар арасында хатын-кыз образлары да бар. Шуларның берсе — яучы карчык. Заман тудырган профессиональ яучыларга хас булганча, ул салкын канлы, күзен дә йоммый ялганлый, гомере буе исереклектән башы чыкмаган бозык характерлы Җантимерне мактый: «Егетнең ашау-эчүе чук. Тәвәккәлләп бирү кирәк иде»,—ди. Яучы карчык та, Бик» тимер һәм Җантимер шикелле үк, социаль зарарлы тип. Ул бүләккә кызыгып, ялган сөйли, яшь кызларның киләчәк тормышын җимерә.
Сәхибә карчык образында хорафатларга ышанучы һәм им-том юлы белән яшьләрне алдап йөрүче хатын сурәтләнә. Ул Маһитапны, ниндидер догалар укып, мәҗбүри никяхтан коткарырга маташа. Аптыраган Маһитап аның киңәшенә бирелә. Ләкин реалистик пландагы әсәрдә Маһитапның котылуына дога түгел, бәлки газеталар укып фикере ачыла башлаган, хатын-кызларга иптәш итеп карый алган Җанбай ярдәм итә. Мәгърифәтче автор им-томнарга каршы фикерен дә белдерә, аларның наданлык һәм караңгылык нәтиҗәсе булуын әйтә.

Әсәрдә заманның яңа, алдынгы кешеләрен күрсәтергә омтылыш көчле. Бу Маһитап, Җанбай һәм Җанъяр кебек уңай образларда күренә. Иске фикерле бай семьясында үскән, ләкин замана үзгәрү белән кайбер яңа фикерләр үзләштергән Маһитап аталарының мәҗбүр итүенә риза түгел, киләчәк тормышын үзе теләгәнчә корырга тели. Әсәр Маһитапның шул теләк һәм кичерешләрен сурәтләү белән башлана:

«Маһитап (ялгыз). Аһ, һавалар, аһ, мәхлуккатлар... Аһ, бәнем әхвалем... Сандугачлар сайрый, агачлар яфракка бөреләнә, нәфис хуш җилләр исәдер. (Бераздан соц янә.) Аһ, галәм көннән-көн үзгәрәдер. Ләкин бәнем хәлем ничек үзгәрер: кояш чыгуы кебиме яки кояш батуы кебиме?».

«Дөнья үзгәрә!» — Маһитап менә шул хакыйкатьне аңлый, Шул үзгәргән дөньяда аның язмышы ничек булачак? Кояш күтәрелгәндәге кебек яктымы, әллә кояш баегандагы кебек караңгымы? Маһитапны борчыган нәрсә менә шул. Әлбәттә, ул артта, караңгыда калырга теләми, үзгәрә, үсә барган заман белән1 бергә атларга тели. Автор да аның шул карашларына теләктәшлек итә. Ләкин тормышның ачы хакыйкате Маһитапның ул уйларына каршы килә: яратмаган кешесенә кияүгә бирүләрен хәбәр итәләр. Шул чагында Маһитап: «Уф, мине Җантимергә бирсәләр? Мин ул вакыт ни эшләрмен?» — дип борчыла һәм шунда ук: «хик, юк, оармам, оармам... минем ризалыгымнан башка бирмәсләр», — ди. Ләкин Маһитап үз хокукын якларга көчсез әле. Ул киләчәкне ачык күзаллаудан ерак, иске гореф-гадәтләрдән котылырга сәләтсез.

Автор Маһитап образында ул чордагы алдынгы карашларның йогынтысын да, иске тәрбия тәэсирен дә бергә җыйган каршылыклы характерны гәүдәләндерергә тели. Әсәрдә ачык күрсәтелмәсә дә, Маһитап яраткан кешесен укымышлы һәм кешелекле булган өчен хөрмәт итүе аңлашыла. Ул кыю адым да ясый: кияү керер алдыннан, үзен коткарырга килгән Җанбай белән бергә кала. Бу инде, М. Акъегетнең «Хисаметдин менла» повестендагы Хәнифә шикелле, үз теләген, хокукын якларга омтылган татар кызының әдәбиятта гәүдәләнеше иде.

Уңай образларның тагын берсе—Җанбай. Җанбай укыган Һәм аңлы булуы, башкаларга ярдәмчеллеге белән Биктимер Һәм Җантимерләрдән аерылып тора. Маһитапны аңгыра бер кешегә бирүләрен ишеткәч, Җанбай чын күңелдән борчыла: «Безгә яхшы әле. Бакчи, бүген Маһитапка зиндан, зиндан! Бак, ниндәен хафа аңар, бичара, юк аны кызганучы. Ник башта кеше кызгансын аны, үзенең ата-анасы кызганмаганны... Ах, бәгъремне берәү дә кызганучы юк. Юк, юк, мин кызганам... Юк, тукта... (Бераз уйлап.) Ни булса да булыр, бер эш кылырмын»,—ди. Соңгы пәрдәдә Җанбай Маһитапка мәҗбүри никяхтан котылырга ярдәм итә, алар, шәригать законнарын җимереп, теләкләренә ирешәләр.

Җанбайның хатын-кызларга мөнәсәбәте каршылыклы. Ул, бай кызы Маһитапны яклау белән бергә, асрау Фатыйманы түбәнсетә. Исерек Җантимерне Маһитап яныннан читкә какканда: «Кит, бәдбәхет... Әнә синең хатының...» — дип, асрау Фатыймага ымлый. Җанбайның асрау Фатыймага шундый мөнәсәбәте аның сыйнфый йөзен һәм хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсендә тоткан позициясен ачык күрсәтә. Димәк, автор чынбарлыкны дөрес чагылдыруы белән, уңай тип буларак алган геройларының да тискәре якларын ачып сала.

Шул рәвешчә, автор, Биктимер гаиләсендәге конфликт аша, иске тормыш һәм гореф-гадәтләрне яклаучылар белән яңалык, азатлык яклылар арасындагы көрәшне, прогрессив көчләрнең Җиңеп чыгуын күрсәтә.

Әсәрнең композициясе катлаулы түгел. Драма әсәре буларак,ул башлангыч хәлдә. Персонажларның эш-хәрәкәте җәелдерелми. Әсәр булачак пьесаның схемасы рәвешендә. Ләкин бу драма, шул хәлендә дә, җәмәгатьчелек фикере үсешенә уңай йогынты ясый. Ф. Халидинең аңардан бер ел соң басылып чыккан «Рәдде бичара кыз» (1888) драмасы Г. Ильяси әсәренең резонансы булып тора.

«Бичара кыз» драмасында Г. Ильяси яклаган төп фикер: укыган кеше, малсыз булса да, аңгыра бай малаеннан өстен, кызлар теләгән кешеләренә тормышка чыгарга хаклы. Мәсьәләләрне болай кую заманы өчен, әлбәттә, әһәмиятле бер яңалык иде.

Пьесаның теле шул вакытның халык сөйләменә шактый якын. Бу — күп еллар буе кулланылган, халыкка авыр аңлаешлы традицион әдәби телне яңартуга таба тагын бер практик адым. Шул юнәлештә эзләнүләр нәтиҗәсе буларак, Г. Ильяси телендә диалектизм элементлары еш очрый. Болар татар әдәби теленең торышы һәм бигрәк тә драма язу тәҗрибәсенең булмавы белән дә аңлатыла. Шэичара кыз» драмасының тарихи әһәмияте — үз чорының актуаль проблемаларының кайберләрең күтәреп чыгуында һәм татар әдәбиятында яңа бер жанрны башлап җибәрүендә. Моннан соң туган «Рәдде бичара кыз», «Комедия Чистайда» пьесалары, Г. Камалның 1900 елда басылып чыккан беренче драматик әсәрләре, Ярулла Вәлинең «Оят, яки күз яше», «Ачлык кушты» әсәрләре Г. Ильяси башлаган татар драматургиясенең киңәя баруын күрсәтәләр. Бу әсәрләрнең тарихи әһәмиятләрен билгеләп, Г. Ибраһимов болай яза: «80 нче еллардан башлап... яңалык матур әдәбиятта да үзен күрсәтә башлады. Акъегетзадәнең «Хисаметдин менла»сы (1886) менә шуның беренче сандугачларыннан иде... Әдәбият эчендә зур урын тоткан драмачылык та шул заманда ук; баш күтәргәнен 1887 елда Габдрахман Ильясов тарафыннан язылган беренче пьеса күрсәтәдер. Аннан соң хәрәкәт аз-аз куәт алды. Ләкин, бердән, халыкның караңгылыгы, дин исеменнән сугыш ачуы, икенчедән, рус самодержавиесенең мондый реформа хәрәкәтләрен буып торуы аркасында, киңәеп, үсеп китә алмады... Иркен дөньяга чыга алуы тик 1905 ел революциясе аркасында гына булды».

©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 2нче том. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»