|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ИЛЯЛОВА ИЛТАНИТеатр сәнгате белгече, тәнкыйтьче Ильтани Исхах кызы Илялова 1932 елның 8 февралендә Свердловск шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган. Аның әти-әнисе профессионал сәнгать кешеләре булып (әтисе — татар, үзбәк театры режиссеры, әнисе — актриса), Ильтани кечкенәдән үк театр дөньясында кайнап, аны үз итеп, яратып үсә. 1935 елда Ильтани әти-әниләре белән Ташкентка күчеп китә, шунда урта мәктәпне тәмамлый һәм .1950 елда Ташкент Театр сәнгате институтына укырга керә. Институтны тәмамлагач, ике ел Үзбәкстан культура Министрлыгының Сәнгать идарәсендә инспектор булып эшли, аннары бер ел (1957—1958) Ташкент Театр сәнгате институтында чит илләр театры тарихын укыта. 1958—1961 елларда И. Илялова Мәскәүдә Театр сәнгате институтының (ГИТИС) чит илләр театры кафедрасы каршындагы аспирантурада укый, аны тәмамлагач, бераз вакыт СССР Культура министрлыгының театрлар бүлегендә өлкән рецензент булып эшли. 1963 елда И. Илялова Казанга күчеп килә һәм СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече фәнни хезмәткәр, аннары 1964—1968 елларда Татарстан Культура министрлыгында сәнгать бүлеге җитәкчесе булып эшли. 1965 елда ул «Хәмзә исемендәге Үзбәк театры сәхнәсендә чит илләр драматургиясе (1918—1962)» дигән темага диссертация яклый һәм сәнгать фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. 1968 елдан бирле Илялова Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми хезмәткәре, татар театр сәнгатенең тарихына, бүгенге хәленә бәйле проблемаларны тикшерү буенча фәнни эш алып бара. Ул — 1954 елдан КПСС члены. |
Иң күп укылган
|