(1938-1997)
Ямаш Игәнәй (Ананий Нестерович Малов) 1938 елның 10 январенда Татарстан АССРның Сарман районы Ләке авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1955 елда Сарман урта мәктәбен, 1958 елда Лубян урман техникумын тәмамлагач, бераз вакыт Башкортстан урман хуҗалыгында үз белгечлеге буенча эшли. 1958—1960 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, туган районының Рантамак һәм Азалак авылы мәктәпләрендә балалар укыта, бер үк вакытта Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә читтән торып укый. Аны 1967 елда тәмамлый. 1965—1978 елларда Баулы һәм Мамадыш район газеталарында хатлар бүлеге мөдире, 1978—1980 елларда Чаллы (хәзерге Брежнев) шәһәрендә чыга торган «Кама таңнары» газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. 1980 елның апреленнән ул Брежнев шәһәрендәге ит комбинатында инженер хезмәтен башкара. 1964 елдан КПСС члены иде.
Ямаш Игәнәй поэзия жанрында иҗат итә. Шигырьләре көндәлек матбугатта («Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында, «Казан утлары», «Азат хатын», «Чаян» журналларында), күмәк җыентыкларда җитмешенче еллардан басыла башлый. 1981 елда «Сәфәр чыгам» исемле беренче җыентыгы дөнья күрә. Яшь татар поэзиясендә ул үзенең тормыш, яшәү турында, кичергәннәре турында фәлсәфи уйланулар рәвешендә язган кыска шигырьләре белән билгеле.
1983 елда шагыйрьнең кече яшьтәге балалар өчен «Йолдыз булып ян» һәм 1984 елда «Хәзинәләр иле» исемле китаплары басылып чыкты. Ямаш Игәнәй—1982 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
БИБЛИОГРАФИЯ
Сәфәр чыгам: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1981.—127 б., портр. 2000. Рец.: Маннапов С. Очарга дип туган...— Татарстан яшьләре, 1981, 29 дек.
Йолдыз булып ян: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1983.—24 б. 10000. Хәзинәләр иле: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 19-84.—62 б. 2400.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)