поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ИГЪЛАМОВ НИЯЗ

Нияз Игъламов: “Нәүрүз” “өстәгеләрне” дә кызыксындыра башлады”

Казан төрки халыкларының Х Халыкара “Нәүрүз” фестивален уздырырга әзерләнә. Г.Камал театрының әдәби бүлек мөдире,театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов әлеге форумга зур өметләр баглый.

- «Нәүрүз» фестивале масштаблы чара. Шәхсән үзегез бу фестивальнең әһәмиятен нәрсәдә күрәсез?

- Гомумән, театр сәнгате минем яшәү рәвешем. “Нәүрүз” хәрәкәте минем эшчәнлегемнең бер зур өлеше ул. Елдан-ел фестивальгә яңалыклар кертергә тырышабыз. Әле күптән түгел генә Төркиядән кайттым. Төркиядә фестиваль хәрәкәте бик нык үскән, анда «Дю Солей»дан да шәбрәк Италиядән килгән бер труппа ачык һавада чыгыш ясады. Иркен мәйданнарда чыгыш ясауның уңай яклары хакында алар да сөйли: халыкның театрга мөнәсәбәте үзгәрә һәм алар әлеге сәнгать белән кызыксына башлый, ди. Безнең дә бит максат - фестиваль ярдәмендә театрга яңа тамашачыны тарту. Казан чын мәгънәсендә театраль шәһәр булырга тиеш. Аллага шөкер, соңгы вакытта безгә көчле театрлар, тамашачы зәвыгын күтәрә торган коллективлар килә башлады.

-“Нәүрүз”не оештыручылар акча җитмәгәнен яшерми. Шулай да, быел Россия төбәкләреннән, чит илләрдән дә килүчеләр аз дип әйтә алмыйбыз. Менә мондый масштабка ничек ирешәсез?

- Акчаны бит аны үз вакытында эзләсәң, табарга мөмкин. Мәсәлән, кунакханәләр белән эшләгәндә аларны спонсор буларак тәкъдим итәбез. Аз булса да Мәскәү дә бирә. Менә шулай тамчыдан күл җыела инде ул. Президентыбыз, Мәдәният министрлыгы ярдәмен дә тоябыз. Иң мөһиме, башкара торган эшеңне яратырга, аның кирәклеген башкаларга да инандыра белергә дә кирәк. Фестиваль Универсиаданың мәдәни программасы буларак та каралырга тиеш. Чөнки ХI фестиваль 2013 елда Универсиада уздырылган елда үтәчәк. Казанга күпме делегация, кунакларга килер, дип көтелә. Аларга төрле театрларда сәхнәләштерелгән спектакльләр күрсәтү бик кызыклы булачак, минемчә. «Нәүрүз» «өстә утыручы» түрәләрне дә кызыксындыра башлады.

- Нияз, театр тәнкыйтьчесе буларак, быелгы төрки театрлар фестивалендә нинди спектакльне үзенчәлекле, тамашачы игътибарын җәлеп итәрлек дип саныйсыз?

- О, алар бик төрле бит. Татар театрларыннан - камаллыларның «Курчак туе», Әлмәт театры “Гашыйк Кәриб» һәм Түбән Кама «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» - менә бу өч хит дип әйтергә мөмкин. Г.Кариевлылар күрсәтә торган «Башмагым» да кызыклы спектакль. К.Тинчурин театры нишләптер «Шәкүр карак»ны тәкъдим итә... Кыргыз, якутлар моноспектакль алып килә. Тувадан килүчеләрне дә телгә алмый мөмкин түгел. А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театрының “Король Лир»ы бик кызыклыга охшап тора. Мине азрак Чуаш дәүләт академия театры шикләндерә. Алар “Ханума” әсәрен алып килергә җыена. Фотоларын гына карап чыктым. Ничектер академия театры дәрәҗәсендә куелган спектакльгә охшамаган.

- Фестивальдә курчак театрлары да үз иҗатларын күрсәтәчәк...

- Әйе. Гомумән, театрга, театр сәнгатенә мәхәббәт балачактан башлана. Тамашачы тәрбияләүдә курчак театрының роле бик зур,шулай ук милли театрлар халыкка бик кирәк, чөнки үзегез беләсез, төрле сәбәпләр буенча телебезнең хәле шапырынырлык түгел бүгенге көндә. Курчак театрларының югары сыйфатлы спектакльләре булуы ул, әлбәттә, бик мөһим. Дәрәҗәле, мәртәбәле фестивальләрдә катнашу курчак театрлары өчен дә зур этәргеч. Алар турында тамашачы күбрәк белергә тиеш. Киләсе елда без бәлкем аерым курчак һәм балалар өчен спектакльләр дигән программа төзербез. Быел да үсмерләр өчен сәхнә әсәрләре тәкъдим ителәчәк.

- Фестиваль унынчы тапкыр уздырыла, Сез чит илләрдә дә еш йөрисез. Анда безнең фестиваль турында хәбәрдарлармы?

- Әлбәттә, беләләр. Тәнкыйтьчеләр коллегиясендә Венгриядән Нина Кирай булачак. Театр тарихы белгече, атаклы тәнкыйтьче, профессор: «Мин сезнең фестивалегез турында ишеттем, анда катнашырга мөмкинме?», - дип үзе безгә чыкты. Аңа безнең фестивальне мактап сөйләгән булганнар. Франциянең иң танылган тәнкыйтьчесе Жан Пьер Тиба да төрки театрлар фестивале турында хәбәрдар. Аннары Г.Камал театры бит ул халыкара фестивальләрдә катнаша. Бөтен дөнья театр хәрәкәтенең сулышын тоеп иҗат итәбез. Безнең аша татар театрын беләләр, дип горурлана алам. Соңгы елларда Әлмәт театры бик уңышлы эшли. Халыкара проектларда катнаша. “Гашыйк Кәриб» “Арлекин” театр фестивалендә “Рәссамның иң яхшы эше» дигән исемне яулады. Бу бик зур җиңү.

- Россиянең халык артисты Степанида Борисова сихри, тылсымлы тавышка ия, диләр. Сез үзегез сихри тавыш көченә ышанасызмы ? Җырчы белән якыннан аралашканыгыз юкмы?

- Минем шәхсән аның белән якыннан аралашканым юк, җырларын гына тыңлаганым бар. Сихерләр буенча белгеч булмагач, белмим шул. Гомумән, мистикага ышана торган кеше түгел мин. Аны сәнгать феномены буларак кабул итәм. Ул бик үзенчәлекле, кызыклы һәм көчле башкаручы, якутларның милли көен, аһәңен дәвам итүче. Шул күзлектән чыгып кына мин аңа бәя бирә алам. Ул фестивальнең тантаналы ачылышында да чыгыш ясаячак. Менә шунда күрербез нинди көчкә ия булганын.

- Фестиваль уңаеннан М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында да чаралар узачак икән.

- Биредә килгән кунаклар белән дустанә, әдәби-музыкаль очрашулар оештыру каралган. Театр әһелләре, шулай ук «Иттифак» кебек яңа юнәлештә иҗат итүче төркемнәрнең чыгышлары да оештырлачак. Россиянең Халык артисты, СССР һәм Россиянең Дәүләт премияләре лауреаты, берничә мәртәбә “Алтын маска” театр премиясенә лаек булган профессор Лев Додин белән иҗадый очрашуда фестиваль кунаклары күңеленә хуш киләчәк.

-Иҗади эшегездә зур уңышлар!


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»