поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ИДИЯТУЛЛИН РИМ

Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйре Идиятуллин Рим Зиннәтулла улы 1940 елның 25 февралендә Башкортстанның Чакмагыш районы Яңа Мортаза авылында туа. Әтисе Еникиев Зиннәтулла сугышка кадәр Кушнаренко районының Тартыш, Талбазы авыллары мәктәпләрендә укытучы була. 1941 елда фронтка китеп, сугышның беренче елында ук хәбәрсез югала. Дүрт бала белән тол калган әнисе Җәмилә ханым колхозда көн-төн эшләп сабыйларны аякка бастырырга тырыша. Төпчек малай Рим, күрше Илек авылына җәяү йөреп, җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфага килеп, 15 нче татар урта мәктәбенә (Г.Ибраһимов, Х.Туфан, Ш.Бабичлар укыган элекке «Галия» мәдрәсәсе) укырга керә. Аны тәмамлагач, заводта дүрт ел слесарь булып эшли, аннары Башкорт дәүләт университетының татар һәм рус теле бүлегенә имтиханнар тапшыра. Өч курсны тәмамлаганнан соң, матди хәле начараю сәбәпле, 1965 елда республикада татар телле бердәнбер матбугат басмасы «Кызыл таң» газетасы редакциясенә кече әдәби хезмәткәр булып эшкә урнаша. 1987-1992 елларда башкорт телендә чыккан «Һәнәк» көлке журналы белән хезмәттәшлек итә. Аннары кабат «Кызыл таң»га кайтып бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкарып, 2000 елдан профессионал язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Китап укырга һәвәс малай мәктәп елларында ук беренче өйрәнчек шигырьләрен яза башлый. Уфага күчкәч, язмаларын төрле басмаларга җибәрә, заводта эшләгән чорларда «Кызыл таң» газетасы редакциясе каршындагы әдәби түгәрәккә йөреп, иҗади чыныгу ала. Түгәрәк җитәкчесе Әнгам Атнабаев 1962 елда аңа «Хәерле юл!» кереш сүзе белән бер шәлкем шигырьләрен «Кызыл таң»да бастыра. Шул еллардан башлап Рим Идия-туллинның шигырьләре Башкортстан һәм Татарстан җөмһүриятләрендә чыккан газета-журналларда, күмәк җыентыкларда («Йәш көстәр», Өфө, 1967; «Беренче карлыгачлар», Казан, 1969) даими басыла килә. Ул—Уфада башкорт һәм татар телләрендә чыккан ике шигъри җыентык авторы. 1996 елда аңа «Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Р.Идиятуллин — 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Хәерле көн: шигырьләр. — Өфө: Китап, 1997. — 143 б.
Хәерле кич!: шигырьләр, кечкенә драмалар, хикәяләр // соңгы сүз авт. һәм төз. Р.Миңнуллин; кереш сүз авт. Н.Нәҗми. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 271 б. — 1500д.
* * *
Хәерле иртә: шигырьләр. — Өфө: Китап, 1983. — 52 б. (Башкорт телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Тетрәнүләр шигърияте (Рим Идиятуллин)
Айдар Хәлим. «Тышаулы ат ерак китмәс...» (Шагыйрь Рим Идиятуллин иҗатына бер караш)
Гомәрева Г. Рим Идиятуллин иҗаты. — Өфө: Мәгърифәт китапханәсе, 2000.
Гаташ Р. «Тормыш — хуш исле бер чәчкә...» // Казан утлары. — 2000. — №2.—134-137 б.
Дәүләтшин К. Туган як шигърияте: уку әсбабы. — Өфө: Китап, 2002.

Хәерле юл телик!

Биләп алды мине бу сигезьюллык шигырь:

Нинди сер бар моңнарда!
Кайдан ала ул көчне?
Җир читендәге кеше дә
Иң якын туган төсле.
Пулялар тишә йөрәкне, —
Тик җырлар һаман тынмый.
Ауганда да җырлаганны
Бар дөнья басып тыңлый...
(«Нинди сер бар...»)

Рим Идиятуллинның «Хәерле иртә» исемле тәүге шигырьләр җыентыгыннан алынды бу юллар. Шигырь сөючеләр «тәүге» дигән сүзгә, бәлки, бераз аптырап та куяр. Әйе, төрле газета-журналларда, күмәк җыентыкларда аның шигырьләрен менә егерме елга якын укып белсәк тә, яңарак кына дөнья күргән «Хәерле иртә» — аның тәүге китабы. Моның өчен нәшриятны, авторның үзен беркем гаепләми. Ул урынсыз булыр иде. Рим китап чыгарырга ашыгып бармады. Ләкин бу бәла түгел. Бу — ша гыйрь язмышы. Мондый таләпчәнлек шагыйрьлек бәясен арттыра гына. Шигърият сөюче өчен шигырьнең кайчан язылуы түгел, ничек язылуы мөһим, һәм менә шушы мөһимлек еллар аша, рухи ихтыяҗ кануны аша раслана да инде.

Рим Идиятуллин күп язмый. Кешеләргә әйтер сүзе аның күңелендә озак кайный, хис тимерлегендә тут-көектән арынып-тазарынып, әгәр шулай әйтергә яраса, чыныгып-чүкелеп чыга. Ләкин барыбер чыга. Автор үзе әйтмешли, «җәяүлегә янчык та — йөк, бара-бара баса ул». Әнә шушы изге йөк күңелне басканда гына яза Рим Идиятуллин.

Китап аша бер бөтен булып үткән тематик бердәмлекне ике-өч сүз белән «Сугыш — Ватан — мәхәббәт» дип төсмерләп булыр иде. Шагыйрь өчен сугыш абстракт төшенчә түгел. Яу кырларында ятып калган яугир улы өчен ул, бөтенесеннән элек, мәңгелек югалту. Ятим балачак. Кеше үз гомерендә, бер генә тапкыр булса да, «әти» дип әйтүдән мәхрүм. Моннан да аяныч нәрсә бар?! Без Рим белән замандашлар. Язмышташлар. Шигырьдәшләр. Безнең язмышлар уртак. Безнең елгылар югалту траге­диясен ана күкрәгендәге сөт белән бергә тойды:

Якын булган, ахыры, бишегем белән
Әтиләрнең окоп арасы.
Мин сугышка шаһит, — калган, ана,
Тәндә — эзе, канда — ярасы.
(«Укырсыңмы минем шигыремне?»)

Ватанның тыныч зәңгәр күге безгә юрган, Ватанның азат җире безгә йомшак мендәр булды. Басудан башак, язгы карада черек бәрәңге эзләп, безнең күзләр ачылды, шушы кадерле башак, шушы кадерле бәрәңге кәлҗемәсе белән безнең буын буынланды. Безне әниләребез, Ватан-анабыз, ятимсерәтмәде. Мин ул елларга караш ташлыйм да, таң калам: һәр гаиләдә диярлек дүрт-биш ятим, ә күңелдә җыр-моң... Күп балалы гаиләдә үскән Рим, җиде классны тәмамлап, Уфага юллана. Уфаның 15 нче татар мәктәбендә (шундый чаклар да булган! А.Х.) урта белем алганнан соң, дүрт ел заводта эшли. Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. Менә егерме елга якындыр, аны «Кызыл таң» газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлегендә күрәбез.

Әгәр автор үзенең «Әниләргә» шигырендә:

Ятимлекне шуңа белмәдем мин,
Килмәде ул миңа күренеп.
Ә ул — килгән... әни белгән,
Кәгазь төшеп киткәч кулыннан...
Ул кәгазьне тартып алды миннән —
Язу танымаган улыннан, —

ди икән, бу — хакыйкать. Менә ни өчен шагыйрь күңеле бик еш ана образына, капкасы йолдызлы йортларга әйләнеп кайта. Җыентыктагы иң көчле әсәрләрнең берсе итеп саналырга хаклы булган «Йолдызлы йорт» корбаннарга реквием сымак яңгырый. Бу йортта дүрт улын һәм ирен югалткан ялгыз ана яши. «Тәпәш кенә бер йорт һәм биш йолдыз балкый, ана, кәрниз тышында...» Авторның яу яланында якыннарын югалтканнар өчен дә медаль булдырасы һәм күкрәкләренә тагасы килә...

...Көз — туңмаган, кыш тумаган иде,
Чыга иде кояш ялтырап:
Кәрнизенә йолдыз кунган йортта
Укылмаган тарих бер сымак.

Шулай итеп, күпне кичергән күңел өчен Ватан темасы иң нечкә, иң интим темага әйләнә. Чөнки Ватан кычкыруга караганда пышылдап эндәшүне тизрәк ишетә, шуңа күрә дә Ватан бит ул. Ил, галәм иминлеге булмаса, мәхәббәтнең имин булуы мөмкинме? Юк. Сафлар тыгыз. Күңелләр бердәм булсын, намус безне гамьсезлектән араласын!

Аяз күгеңне, шул күк астында
Син бәхет тапкан
Изге җиреңне
Якларга һәрчак
Әзерме син, дип
Ватан эндәшсә, —
Мин алга басам,
Син бас янәшә!
Бу — минем илем,
Бу — синең илең.
Бу — минем иңем,
Бу синең иңең...
(«Бу — минем илем...»)

Сүзләр иске — фикер, шигъри калып үзенчә яңа монда. Рим, гомумән, телгә карата бик игътибарлы. Бу сыйфат безнең күпләребезгә җитешми. Аның стиле катгый һәм сыгылмалы. Рим Идиятуллин халык иҗатын, классик мирасны яхшы үзләштергән шагыйрь. Бер караганда, ул моңача «кеше кулы» тимәгән яңа материклар эзләми дә сымак. Ул күптәй билгеле нәрсәләрне көтелмәгән яктан үзенчә а ю белә. Мохит иске, исем иске, ә җисем яңа. Яңалык тойгысы — аның табигатендә. Менә берничә генә мисал. Җир шарын без соңгы елларда нәрсә белән генә чагыштырып бетмәдек. Аны алма итеп балалар кулына да тапшырдык, туп итеп тә уйнаттык. Азык-төлек ташый торган челтәр сумкага салып, өебезгә дә алып кайттык. Беребез хәтта, җир шарына утырып, аңа тәмәке төпчеген басып сүндерде. Ләкин ул иптәш күптән инде шигырь язмый, прозага күчте. Рим Идиятуллин бу күпне күргән «бишегебезгә» алай җиңелчә карамый, ә аны яңача ачу юнәлешендә эзләнә...

Кайда илтер хис сукмагым,
Кай тарафка юл ярам? —
Үземә дә сиздермичә,
Үземә кайтып барам...

ди ул. Димәк, үзеңне дә белү кирәк икән әле! Шагыйрь кеше гомере турында тирәнтен уйлана һәм шундый сыгымтага килә:

Юк! Тормыш — ул бер матур җыр,
Яңгырап уза торган.
Их гомеркәй, булсаң иде
Гармундай суза торган...

«Кызлар бүрәнә ярыгыннан да көлә» дигәнне ишеткәнебез бар. Әйе, көлә кызлар. Кызлар көлүе — шигъриятнең мәңгелек сере. Кызлар көлүендә иң изге хис — дәрт, мәхәббәт хисе бөркелә. Ул гынамы? Кыңгырауларны хәтерләткән шушы тыелгысыз көлүне кайсылай әйтеп бирергә соң? Ә менә ничек:

Кызлар көлә...
Кыш та көлә, җәй дә көлә,
Яз да көлә, көз дә көлә,
Урамда ни, урманда ни,
Яңгырда ни, буранда ни,
Нәрсәдәндер кызык табып,
Кызлар көлэ-ә-ә-ә...
Урамнарга шатлык чәчеп,
Кызлар килә.
(Ирексездән елмаясың).
— Саумысыз?! — Кызлар көлә.

Рим Идиятуллинның «Хәерле иртәсендә» мондый табышлар байтак. Җыентык чынлап та игелекле. Аны укучы кабул итәчәк. Ул кош телендәй кечкенә, кошлы оя сымак җылы. Әлбәттә, дүрт аяклы ат та абына дигәндәй, китапның үзенә генә хас миң-таплары да бар сымак, Бер уңайдан шушы хакта да әйтми китү ярамас. Алар авторның үзенә һәм нәшриятка кайтып кала. «Кичен кояш җиргә бәрелеп, ватылгач та», «икмәкне без, майга манган сымак, йолдызларга манып ашадык» сымак образ җирлеге чынбарлыкта расланмаган, минемчә, урынсыз кулланылган, «бары тик үземчә әйтәм» дип шыттырылган юлларны укыгач, күңел кырылып куя. Әлбәттә, җыентыкка кергән бөтен шигырьләр бертигез була алмый. Араларында чагыштырмача йомшаклары да очрап куялар. Монда да нәкъ шулай. Әгәр тагы да таләпчәнрәк киленсә, ал ардан котылып булган булыр иде. «Ике дөнья», «Сукыр», «Шагыйрь бүлмәсеннән репортаж» дигән шигырьләр китапның бәясен җибәрмәсә дә, аңа әлләни мәртәбә дә өстәми шикелле. Минемчә, җыентыкны идея-эстетик, тематик йә булмаса хронологик яктан бүлекләргә бүлгәндә, яхшырак булыр иде. Шигырьнең язылу елын күрсәтә бармау бу очракта бөтенләе белән үзен акламый. Мин мәкаләмнең башында «шигырьнең кайчан язылуы укучы өчен мөһим түгел» кебегрәк фикер әйтеп куйган идем. Бу тәңгәлдә шигъри әсәрнең эстетик кыйммәтен генә күз алдында тоткан идем. Ә хәзер инде миңа иҗатчының биографиясе кирәк. Чөнки ул мине кызыксындырды. Кайчан язылган бу шигырь? Кайсы шигыре артыннан?

Ә хәзергә авторга артабан уңышлар телик. Аннан яңа китаплар көтеп калыйк. Шуңа ышаныч зур: бәлки, алар артык калын да булмас, ләкин җылы булыр, яңа булыр, моңлы булыр.


Айдар Хәлим.
6.04.1984. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»