поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ХӘЙРУЛЛИНА ВӘСИМӘ

Хәйруллина (Талипова) Вәсимә Лотфулла кызы 1943 елның 28 октяберендә Сарман районының Чураш авылында туа. 60 еллар башында Минзәлә педогогия училищесын тәмамлагачэ Казан педогогия институтында укуын дәвам итә һәм аннан рус теле һәм әдәбияты укытучысы дипломы алып чыга. Күңелендә яшьтән үк шигырь уты йөрткән Вәсимә ханым гомеренең кырыклап елын укытучылык хезмәтенә багышлаган, үз туган төбәгендә укытып балалар тәрбияләгән. Ул—туган ягына береккән кеше, яшәгән, эшләгән җире дә туган Сарман ягы: Чураш, Карашай-Саклау... Вәсимә Хәйруллинаның беренче шигырьләре район газеталарында 60 елларда ук басыла башлый. Әмма шагыйрә буларак киң җәмәгатьчелеккә танылуы соңгы ун еллыкка туры килә. 1992 елда аның беренче китабы—"Тәгәрмәчле яңгыр"—Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. Аннан Казан һәм Чаллы басмаханәләрендә бер-бер артлы балалар өчен язылган китаплары дөнья күрә: "Чәчәкле төш", "Көмеш балдак", "Тормыш бакчасы", "Чәчәк саен бер кояш", "Син бик кирәкле кеше", "Табышмаклы букча". Язучылар берлегенә тәкъдимнамә язган тәҗрибәле шагыйрьләр В. Хәйруллина иҗатын югары бәялиләр. "Аңа дидактика, укытучыларга хас үгет-нәсихәт ят, ул образлы шигырь ярдәмендә укучы күңеленә тәэсир итә белә" (И. Юзеев). "Шагыйрә-мөгаллимә. Әйе, татарда шундый шагыйрьләр бар, алар олы шигърияткә мәктәп аша, балалар күңеле аша киләләр. Рафаил Газизов, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Фәйрүзә Исмәгыйлевалар төркемендә Вәсимә Хәйруллина дигән каләм иясе дә үз кеше хәзер" (Г. Гыйльманов). "Ул укытучы булып эшләгән елларында шигырьләр язган, аларны үз дәресләрендә мәктәп программасына өстәмә материал сыйфатында балалар тәрбияләүдә файдаланган... Шигырьләре дөньяны танып белү буенча да, тәрбия ягыннан да әһәмиятлеләр" (Р. Корбан). 2003 елның сентябрь аенда Кабул итү коллегиясенең карары нигезендә, Татарстан Язучыларының идарә утырышында Хәйруллина Вәсимә Лотфулла кызы Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителде.


Казан утлары 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»