поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бүген математикадан нинди билге алдың, улым?
    – Биш плюс дүрт минус җиде.
Бүген кемнәр туган
  • 29 Ноябрь
  • • Йосыф Акчура (1876-1935) - язучы
  • • Әхәт Фазылҗанов - язучы
  • • Фаил Ибраһимов - режиссер
  • • Маннур Саттаров (1920-2016) - шагыйрь
  • • Шәһидә Максудова (1926-2009) - язучы
  • • Руслан Кираметдинов - җырчы
  • Хэлэл угез ите сатыла. Ал-630, Арт-650. Шэхэргэ китереп биру момкинлеге бар. Ашлык ватып та бирэбез кирэк кешегэ. 89393453961
  • Сдается двухкомнатная квартира в центре Актаныша, на длительный срок. с.T 89274767230
  • Угез ите сатыла. Ал-620,Арт-660. Китереп биру момкинлеге бар. 89503282206
  • Яшь Тай ите сатыла. Декабрь башында суелачак. Казанга китереп биру момкинлеге бар.шалтыратыгыз, 89520347319.
  • Студент егеткэ с подселением эзлим бүлмэ. Энергоуниверситет тирэлэрендэ. 89172618276
  • Тандем сэудэ узэге янында урнашкан 2 булмэле фатирга узем белэн торырга кызлар эзлим.89534004384
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ӘХТӘМОВА ҖӘМИЛӘ

Җәмилә Рәфхәт кызы Әхтәмова 1967 елнын 6 маенда Татарстанның Зәй районы Кадер авылында дөньяга килә. Бала чагы Тукай районының Иштирәк авылында үтә. Урта белемне Түбән Кама шәһәренең 5 нче урта мәктәбендә (хәзер 1 нче татар гимназиясе) ала. Мәктәптә укыган елларында Түбән Камада Рахмай Хисмәтуллин җитәкләгән «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөри, анда танылган әдипләр белән аралаша, язган шигырьләренә даими тәнкыйть күзе белән карау зарурилыгын шунда үзләштерә.
1984 елда Җ.Әхтәмова Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга килә һәм биш ел буе М.Мәһдиев, А.Яхин, А.Әхмәдуллин, Р.Ганиева, Х.Миңнегу-лов кебек остазлары хозурында укып үзенең филологик белемен арттыра. Университетны тәмамлагач, Җ.Әхтәмова Татарстан Мәгариф министрлыгы юлламасы белән бер ел Лаеш районының Ташкирмән авылы мәктәбендә укытучы булып эшли, аннары, янә Казанга килеп, шәһәрдә татар гимназияләре ачу хәрәкәте эшләренә якыннан торып катнаша, ахырда шуларның берсендә — 3 нче гимназиядә (хәзер 16 нчы татар гимназиясе) ике ел балаларга татар теле һәм әдәбияты укыта. 1992-1993 елларда ул Казан Татар яшьләр театрында әдәби бүлек мөдире, «Мәгърифәт» газетасы редакциясендә хатлар бүлеге җитәкчесе булып эшли. Аннары, Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә Н.Юзиев җитәкчелегендә аспирантура тәмамлап, «Йолдыз» газетасында әдәби тәнкыйть (1906-1918)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яза. Бүгенге көндә — профессионал язучы, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Җ.Әхтәмова — 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Хисләреңне җилгә чәчмә...: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. — 796. —3000 д.
Мин китәрмен синнән...: шигырьләр / кереш сүз авт. Ф.Яруллин, Зөлфәт. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — 128 б. — 5000 д.
Чәчләремдә кышның ак салкыны...: шигырьләр. — Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2004. — 48 б. — 8660 д.
Таң җебедәй сызылып сине сагынганда...: шигырьләр. — Казан: Матбугат йорты, 2005. — 47 б. — 15000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мәхмүтова М. «Мин китәрмен синнән...» // Шәһри Казан. — 2002. — 17 май.
Фәхретдинова Ч. Кичер, Аллам, әгәр мөмкин булса, көч бир миңа... / Шәһри Казан. — 2004. — 9 гыйнв.
Мәхмүдов Ә. Учларымда — уттай диңгез ташы... // Шәһри Казан. — 2005. — 12 авг.


Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек.
Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы