|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ӘХСӘНОВ ИЛДАРШагыйрь Илдар Гали улы Әхсәнов 1935 елның 27 августында Татарстанның Әлмәт районы Әлмәт авылында (хәзер Әлмәт шәһәре) колхозчы гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1956-1962 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала, 1979-1981 елларда, хезмәтеннән аерылмыйча Әлмәт төзелеш техникумында укып, техник-плановик дигән дипломга да ия була. Хезмәт эшчәнлеген «Әлмәтбурнефть» идарәсендә токарь булып эшләүдән башлый (1955-1958), шуннан соңгы хезмәт юлы тулысы белән диярлек журналистикага, нефть сәнәгатенә бәйле: Буа район газетасында әдәби хезмәткәр (1959-1960), «Татарстан яшьләре» газетасының нефть төбәге буенча үз хәбәрчесе һәм шул ук газета редакциясендә сәнәгать бүлеге мөдире (1961-1963), аннары егерме биш ел (1965-1990) Нефть-газ сәнәгате министрлыгының «Нефтьгазстройтруд» дигән оешмасының Әлмәттәге Алдынгы хезмәт ысулларын өйрәнү-тикшерү үзәгендә инженер, өлкән инженер һәм бүлек мөдире булып эшли. 1990 елдан ул әүвәл «Әлмәт таңнары» газетасы, аннары «Аргамак» журналы һәм 1993 елдан «Нефтяник Татарстана» газетасы редакцияләрендә журналист-мөхәррирлек хезмәтен дәвам иттерә.
|
Иң күп укылган
|