поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бүген математикадан нинди билге алдың, улым?
    – Биш плюс дүрт минус җиде.
Бүген кемнәр туган
  • 29 Ноябрь
  • • Йосыф Акчура (1876-1935) - язучы
  • • Әхәт Фазылҗанов - язучы
  • • Фаил Ибраһимов - режиссер
  • • Маннур Саттаров (1920-2016) - шагыйрь
  • • Шәһидә Максудова (1926-2009) - язучы
  • • Руслан Кираметдинов - җырчы
  • Хэлэл угез ите сатыла. Ал-630, Арт-650. Шэхэргэ китереп биру момкинлеге бар. Ашлык ватып та бирэбез кирэк кешегэ. 89393453961
  • Сдается двухкомнатная квартира в центре Актаныша, на длительный срок. с.T 89274767230
  • Угез ите сатыла. Ал-620,Арт-660. Китереп биру момкинлеге бар. 89503282206
  • Яшь Тай ите сатыла. Декабрь башында суелачак. Казанга китереп биру момкинлеге бар.шалтыратыгыз, 89520347319.
  • Студент егеткэ с подселением эзлим бүлмэ. Энергоуниверситет тирэлэрендэ. 89172618276
  • Тандем сэудэ узэге янында урнашкан 2 булмэле фатирга узем белэн торырга кызлар эзлим.89534004384
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ХӘНӘФИ М.

«Минем күңелем шулкадәр тыныч ки, дөнья җимерелсә, мин тынычлыгымны югалтачак түгелмен...» — диделәр М. Хәнәфи кебек декадентлар һәм гамьсезлек фәлсәфәсе саттылар. Акмеизм рухындагы «юмористик реализм» баш калкытты: анда мещаннарның вак-төяк көндәлегеннән иҗтимагый мәгънәсе булмаган көлке, кызык эзләү максат ителде...

Акмеизм белән уртак тел тапкан милли романтика нигезендә ялган оптимизм ятты, чөнки ул бердәнбер тарихи хакыйкать юлыннан барган халык иҗтимагый хәрәкәтләренә чит иде. Шул ук вакытта символизмнан килә торган дини-мистик фәлсәфә дә, үлем, кабер, караңгылык, төшенкелек әдәбияты да кара буяуларын куерта төште; декадентлык чүплегеннән алынган җенси-эротик, патологик, ягъни кешенең хайвани хирыс-тойгыларын кыздырудан тәм тапкан әдәби макулатураның пычрак исе аңкыды. Моның күренекле вәкилләреннән тагын берсе М. Хәнәфи булды. Символизм мирасыннан алынган дини-мистик сурәт һәм тойгылар белән тулы нәсерләрендә ул яшәү матурлыгына үлем фәлсәфәсен турыдан-туры каршы куйды: «Үлем — дөньядагы хәятның дәвамы»,— дип, җир өстендә барган сугыш дәһшәтенә битараф булырга, төкереп карарга чакырды:

«—Сезгә ни кирәк? Сәгадәт телисезме? Сәгадәт җирдә юк.
Ләззәт вә тәм нәрсәдә диеп башыгызны ватасыз?

Ватыгыз, ватыгыз! Барыбер ул «башларыгыз эшкә ярарлык түгел...

Ләззәт вә тәм җирдә юк...»—диде ул декадент («Кайдан? — Кайда?» 1916). Бу фәлсәфәнең төп идеясе булып халыкның буржуаз җәмгыятьтәге явызлык белән көрәшенә, (аның ирек һәм бәхет даулавына каршы куелган мәкерле Макст ята иде...

©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 3нче том. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы