поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ӘХМӘТҖАНОВ МӘХМҮТ


 

Мәхмүт Әхмәтҗанов 1927нче елның 14 февралендә туган.

(1927-2011)

КЕШЕ КАДЕРЕ

Язучы, публицист, сәясәтче, “Килер бер көн”, “Тормыш мизгелләре”, “Яманны юлдаш итмә” китаплары авторы Мәхмүт Әхмәтҗановның арабыздан китүенә кырык көн тулды. Мәрхүмнең соңгы көннәре, мәңгелеккә озату мәлләре хәзер дә күз алдыннан китми, киресенчә, ныграк борчып, кулга каләм алырга мәҗбүр итте.

Минем вакыт бетте, диде ул соңгы араларда. Ә без аңа ышанмыйча, юк әле, яшисең, дип юаттык. Хәер, андый вакытта тагын нәрсә әйтәсең инде? Укучыга аңлаешлы булсын өчен шунысын да әйтик әле: без алар белән бер йортта яшәдек. Тора-бара Мәхмүт ага гаилә хәлләренең серле пәрдәсен дә ача төште. Серле дим, чөнки сүз шушы темага килеп төртелсә, Мәхмүт абый каршылыклы җаваплар биреп куйгалый. Баксаң, җәмәгате белән уртак балалары юк, әмма беренче никахларыннан икесенең дә икешәр баласы калган икән. Мәхмүт абый, тормышында берәүдән дә ярдәм сорамыйча, хәтта өмет итмичә яшәде. Үлгәндә дә, мулла чакырып мәшәкатьләнмәгез, үзегез генә укырсыз, дигән булган. Соңыннан мин моны якыннарына мәшәкать тудырасы килмәүдән дип аңладым. Чөнки ул холкы белән артык тыйнак, артык сабыр кеше иде.

Якшәмбе көнне хатыны, Мәхмүт абыеңа әллә нәрсә булды, дип шалтырата. Йө­гереп керәм. Башка килгән беренче уй: кеше бар иде – юк булды. Әмма фанилыктан алай ансат кына китеп булмый, үлемне дә әллә ничә бусага аша атлап кереп рәсмиләштерергә кирәк. Ә мин аңа кем соң? Миңа ул рәсми кәгазь­ләрне кем ышанып тапшырыр? Хатыны – сиксән ике яшьлек карчык, аңа таянып булмаячагын аңлыйм. Әһә, язучы, дип язып куйдым, димәк, язучылыкка кабул иткән Берлек әдипләрне соңгы юлга озатканда да ярдәм итәргә тиеш. Күңелгә җиңел булып китте. Бер-бер артлы Илфак Ибраһимовка, Вакыйф Нуриевка шалтыратам. Ярдәм итәбез, диләр. Өмет уянды, кәеф күтәрелеп китте. Инде үлемне рәсмиләштерергә кирәк. “Ашыгыч ярдәм” номерын җыям. Озак алмыйлар. Ял көне, өстәвенә бәйрәм, аңлашыла инде. Ә минем бу фатирда озак басып торасым килми шул. Үлем тынлыгы диләр, үлемнең аның исе дә була икән... Ниһаять, алдылар. Күршебез аңын җуйган, үлмәдеме икән, дим кыюсыз гына. Яшен сорыйлар. Аннан озак кына дәшми торганнан соң, без үлеләр белән шөгыльләнмибез, дип трубканы куялар. Янә җыям: “Алар белән кем шө­гыльләнә?” – дим. “Поликлиника”, – дип җавап кайтаралар. Яхшы. Хатыны азрак тынычлангач, сез кайсы поликлиникага беркетелгән, дип сорыйм.

Академикларныкына, ди бу. Халык телендә Обком больницасы дип йөртелгәне була болай булгач. Аннан соң папка китереп тоттыра. Мәхмүт абый бөтен кирәкле телефон номерларын язып калдырган икән. Икенчесендә – документлары, өченчесендә – Сәгадәт апаның рәсми кәгазьләре. Соңгы юлга китәргә ныклап әзерләнгән икән.

Обком поликлиникасы трубканы алмый, бәйрәм бит. Беркетелмәгән булсалар да, тору урыны буенча поликлиника номерын җыям. Алар хәлгә керергә тырышып тыңласалар да, безгә беркетелмәгән бит алар, дип аптырыйлар. Милициягә шалтыратырга кушалар. Имәнеп китәм, ул бит үз үлеме белән киткән, дим. Тәртибе шундый, диләр. Милиция алмый, участковыйның кесә телефоны номеры барлыгы искә төшә (танышу көннәрендә визитка тараткан иде ич) ул да алмый. Барысының да кешечә ял итәсе килә, ә миңа рәсми кәгазь кирәк. Янә “ашыгыч ярдәм” номерын җыям, бу юлы күрше авыр хәлдә дим, хәзер үлгән дигән сүзне авызымнан да чыгармыйм. Ул арада телефон аша хәл белүләр башлана. Кайсысы өчәр, бишәр мәртәбә шалтырата. Нишләп монда килеп хәл белмисез соң, ичмасам янында зикер әйтер идегез, дим берсенә. Чөнки калада мәетне саклап төн кунучыларны табуы да проблема икәнлеге ачыкланды. “Мин дә өлкән яшьтә, авырыйм шул”, – ди бу. Ачуланып та булмый. Боз кузгалды, “ашыгыч ярдәм” артыннан тору урыны буенча поликлиникадан табиб килде. Соңгысына рәхмәт, җаваплылыкны үз өстенә алып, белешмә язып бирде. Чираттагысын ЗАГСтан аласы, ансыз күмәргә ярамый. Милиция кичке сәгать тугызда гына киләсе итте.

Язучылар берлеге урын алу, кабер казу, машина юнәтү мәшәкатьләрен үз өстенә алды. Туганнары, балаларыннан соңгы юлга әзерләү генә сорала, ди Илфак абый. Әгәр килмәсәләр, дим кыюсыз гына. Андый хәлләрне дә күргән бар, ди ул.

Кадерсезләнүчеләрне атау да кирәкми, гавам барыннан да хәбәрдар. Бу хәлләрдән Мәхмүт абый бигрәк тә хәбәрдар иде. Шундый хәлгә калмагаем дип курыккандыр, күрәсең. Әмма аның очрагында барысы да яхшы тәмамланды. Кызы бөтен кирәк-яракны алды, сеңлесе, соңрак энесе килде. Кызы өзгәләнеп: “Соңгы вакытта әти нишләптер аралашмады, белгән булсам, иртәрәк килеп карар идем”, – дигән сүзләрен шәхсән үземә әйтте. Ә караучы аларга бик кирәк иде. Без, күршеләре буларак, үтенгәч, кибеттән азык-төлеген алып кайта идек кайтуын, әмма урынга калган кешегә бу бик аз, билгеле.

Мәхмүт абый, аягында йөргәндә, һәр көнне кибеткә бара иде. Әйдәгез, үзебез күпләп алып кайтып бирәбез, йөрмәгез интегеп, дип тә тәкъдим иткән идек. Ә ул, юк, туган, мин бит җан рәхәте өчен йөрим, күгәрченнәремә һәр көнне аз-азлап ярма алып кайтам, алар йөзләгән бит минем, дия торган иде. Миннән соң да ач тормасыннар, дип тә өсти. Менә шундый һәр төрле җан иясенә карата кешелекле иде ул. Ярый әле бөтен шартын китереп озата, ашларын үткәрә алдык. Аны белгән кешеләр, туганнары, якыннары җыйналды.

Бу урында Илфак Ибраһимов авызыннан өзелеп төшкән сүзләргә кире кайтасы килә. Кадерсезгә калганнарны күргән бар, диде ул. Ни өчен нәкъ менә иҗат әһелләре еш кына картаймыш көннәрендә кадерсезләнә соң? Бу хакта язучы Рафикъ Юныс белән дә сөйләшкән идек.

“Ә бит элек мондый хәл булмаган”, – ди ул. Язучы фикеренчә, моңа Октябрь инкыйлабы гаепле: “Шуннан балаларны аталарга каршы кую башлана. Безнең авылда бер кешене беләм. Атасының әҗәл көтеп ыңгырашып ятуын һәр көнне тәрәзә аша ишетә торган булган. Ә үзе укытучы. Яшь буынга сез – яңалык алып килүчеләр, безнең өметебез, ә аталар – искелек калдыгы дип сеңдерелә иде бит. Моны кабул итмәүчеләр дә бар. Кабул иткәннәре дә шактый. Ата-ана кайчан артык кашыкка әйләнә? Бала рухи тәрбия алмаса. Бала белән милләт арасында күпер булмаса. Язучылар арасында гына да кадерсезгә калганнарны бармак бөгеп санап була. Күпернең китүеме бу?”

Сәгадәт апа янына да соңлап булса да ике кызы кайтты. Татар мохитендә тәрбияләнмәсәләр, яшәмәсәләр дә, әниләре теләге буенча, Мәхмүт абыйның өчесен, җидесен, кырыгын үткәрделәр. Әниләрен төпчеге үз янына алып китеп карарга тели. Ә ана, мин анда артык булачакмын, дигән фикердә.


Гөлинә Хисаметдинова
Ватаным Татарстан


Әсәрләре

Гамил Афзал иҗатында сәясәт
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»