поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ХӘЛИУЛЛИНА РОЗА

Роза Заһит кызы Хәлиуллина 1931 елның 14 июнендә Татарстан АССР Актаныш районы Әҗәкүл авылында туган. Гомуми белем мәктәбендә җиде класс тәмамлаганнан соң, Такталачык больницасы каршында ачылган алты айлык курсларда укый һәм 1948 елга кадәр шул больницада күз авырулары буенча медсестра булып эшли. 1948 елда Казанга килеп, җиңел промышленность профессиональ техник училищесына укырга керә, аны тәмамлагач, дүрт ел Казан аяк киемнәре комбинатында оператор хезмәтендә була, бер үк вакытта эшче яшьләрнең кичке урта мәктәбендә укый. 1952—1956 елларда Роза Хәлиуллина — медицина училищесы студенткасы. Училищены дәвалаучы-акушер дипломы белән тәмамлап чыккач, ул озак еллар Казанның төрле медицина учреждениеләрендә һәм промышленность предприятиеләрендә эшли, 1966—1969 елларда, төп хезмәтеннән аерылмыйча, Казан медицина институтында укый. 1978 елдан Р. Хәлиуллина — профессиональ язучы хезмәтендә.

Р. Хәлиуллина иҗат эше белән 1960 елда шөгыльләнә башлый. Шул вакыттан алып аның шигырьләре республика балалар газетасы «Яшь ленин-чы»да, «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында, «Ялкын», «Азат хатын», «Казан утлары» журналларында еш басыла. Соңга таба шагыйрәнең аерым әсәрләре күмәк җыентыкларга кертелә («Беренче карлы-гачлар», 1969; «Беренче адымнар», 1971; «Кызлар җыры», 1977), кечкенәләр өчен «Бөрлегәнгә медаль» (1973), «Чүкеч нәни булышчы, (1977) кебек мөстәкыйль китаплар булып та чыга. Болар — шагыйрәнең эзләнү, үсү юлындагы беренче тәҗрибәләре.

Җитмешенче елларның икенче яртысыннан башлап Р. Хәлиуллина иҗат эше белән аеруча җитди шөгыльләнә. Бу елларда ул «Каенана» исемле поэмасын («Казан утлары», 1977, № 10) һәм күп санлы лирик шигырьләрен яза. Алар соңыннан, 1980 елда, «Агыйдел — аккош иле» исемле җыентыкка тупланып, укучылар хөкеменә тәкъдим ителәләр.
Р. Хәлиуллина —1981 елдан СССР Язучылар союзы члены.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»