Линар Хафизов Татарстанның Мөслим районы Иске Карамалы авылында туган. Үзешчән композитор. Казанда яши.
Бар бер гүзәл патшалык
(Шаярту)
Булсам да мин тыйнак кеше,
Алыйм әле мактанып:
Бөек Татар Илендә бар
Мөслим дигән патшалык!
Түгел Каф тау артларында. . .
Безнең ындыр артында.
Сарман, Актаныш дигән
Дәүләтләр уртасында.
Бик күп ханнар килеп-китеп,
Итте монда патшалык.
Ирештеләр бу хөрмәткә,
Хикмәт эшләр майтарып.
Чибәр кызлар ачып тора
Патшалык ишекләрен.
Фоат Садрый алып бара
Язучылык эшләрен.
Кая барма, кая басма,
Бар җире — бәбкә үлән:
Хур кызлары төшеп күктән,
Җәйгәннәр монда келәм!
«Кемнәр килеп, кем китмәгән...
Диләр картлар, — бу җиргә...»
Казан ханы Минтимер дә
Ат чапкан, ди... Мөслимдә.
«Изге җир», дип, үзе төшеп,
Дога кылган, ди, Ходай.
Ишелеп уңа әллә шуңа
Арпа, арыш һәм бодай!
Халкы тырыш, эшкә чырыш,
Тормый бер дә аптырап,
Яшәп ята иген игеп,
Каз-үрдәк, мал асырап.
Кайчак моңда — Сабантуйда,
Кар ява, корт чаккыры,
Алдан килә, һәр ел саен,
Тат. Бүләрнең чаптары.
Корт аерган төсле, малай,
Мөслимдә Сабан туе.
Бала-чага тавышыннан
Алҗып бетә Ык буе!
Дан тота, ди, бу патшалык,
Юртаклары белән!
Минтимер хан үзе килгән
Сәкинә ханым белән!
Бәйрәм җомга — мөселманга
Гөрлидер монда базар.
Җаның ни тели, эзләсәң...
«Күгәрчен сөте» дә бар!
Кайсы килгән «попутка»да,
Кайсы килгән ат җигеп.
«Ыбыр-чыбыр«ларын төяп,
«Уфалла»га җигелеп.
Җыела монда тирә-якның
Атаклы көйчеләре.
Илнур, Фәнис, Алин кебек
Һәм шуның ишеләре.
Такмак әйтә, кубыз чиртә...
Шагыйрь... Мөҗәһит үзе!
Бар халыкны авызына,
Каратып тора бит үзе!
Гомер буе уйнап-көлеп
Яшидер монда халык.
Көне буе арып-талып
Йөрдем, малай,— таң калып.
Җитмеш яшен тутырды бит
Мөслим дигән патшалык.
Сөбханалла... күз тимәсен,
Әле дә мәйдан тотарлык!
Мактап язмый булмый, малай!
Туган җир — потомушты.
Ышанмасаң әгәр, димен,
Килеп күр, пожалысты!
Мөслимем
Әй Мөслимем, сиңа табынам,
Сикәлтәле тормыш юлында
Җитәкләдең мине кулымнан;
Бала чагым шаян колындай
Каршы чаба миңа болыннан.
Баш очымда яшен яшьнәсә,
Кочагыңа мине яшердең.
Тугаеңда назлап тирбәтеп,
Әнкәмне искә төшердең.
Әби-бабам тире тамганга,
Әй Мөслимем, сиңа табынам.
Урыс, татар, мари авыз итә
Бер ризыктан, синең табыннан.
Ык суларын иңләп туймадым,
Синдә туып, оя корсам да.
Очып кайтам сиңа, Мөслимем,
Бер генә көн күрми торсам да.
"Моң бишегем Мөслим"