(1906-1947)
Ләбиб Гыйльми (Ләбиб Гыйльман улы Гыйльманов) 1906 елның 12 июнендә хәзерге Татарстан АССРның Әлмәт районы Иске Баграж (хәзерге исеме —Ялховой) авылында крестьян, гаиләсендә туа. Кече яшьтән үк ятим калып, балалык һәм үсмер чагы көтүче һәм бай ялчысы хезмәтендә үтә. Октябрь революциясеннән соң, авылның яшь комсомол-активистларыннан берсе буларак, Чистай шәһәренә партия мәктәбенә укырга җибәрелә (1923). Мәктәпне тәмамлагач, башта Әлмәттә волость комсомол комитеты секретаре булып эшли, аннары, 1928 елда Коммунистлар партиясенә член итеп алынганнан соң, Казанга чакырылып, комсомолның өлкә комитеты инструкторы итеп билгеләнә.
1930 елда Л. Гыйльми, ВЛКСМ Үзәк Комитеты карары буенча, Монголия революцион яшьләре оешмасының Үзәк Комитетына киңәшче итеп җибәрелә. Монголиядән кайткач, 1932—1934 елларда, ул комсомолның Татар-стан өлкә комитетында икенче секретарь, ә 1935—1937 елларда республика балалар матбугаты органнары «Яшь ленинчы» газетасы һәм «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналының җаваплы редакторы булып эшли.
Л. Гыйльми әдәбиятка 1930 елда килә: шул елны Казанда аның «Сәнәклеләр» исемле поэмасы аерым китап булып басыла. Аннан бер-бер артлы балалар өчен язылган «Аучы Хәмит», «Чалкаш», монгол яшьләре тормышыннан «Чимит Дурҗе» исемле проза әсәрләре дөнья күрә. Шушы ук елларда ул монгол халкының героик улы Сухабатыр турында зур күләмле повесть язарга керешә. Әсәрнең бер өлеше «Эмигрант» исеме белән «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының 1933 һәм 1934 елгы саннарында чыга. Әмма әсәр тәмамланмый кала.
Л. Гыйльми, язучы-прозаик буларак, беренче чиратта үзенең «Чын мәхәббәт» (1934—1936) исемле романы белән билгеле. Ятимлектә үскән авыл Малаеның катлаулы язмышын, рухи чыныгу юлын гыйбрәтле вакыйгалар, тормышчан детальләр аша кызыклы итеп сурәтләгән бу әсәр хәзерге көндә дә укучылар арасында яратып укыла.
Проза әсәрләре белән беррәттән, Л. Гыйльми шигырьләр язуын да дәвам иттерә. Аның шулай ук революциягә кадәрге авыл тормышына багышланган «Кайгылы җыр» исемле пьесасы да бар.
Л. Гыйльми 1947 елның 20 февралендә вафат була. Ул 1934 елдан бирле СССР Язучылар союзы члены иде.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)