поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ГЫЙЛЬМИ ФӘРИТ

(1947-1993)

Фәрит Гыйльми (Фәрит Гыйльметдин улы Гыйльметдинов) 1947нче елның 14 апрелендә елда Үрәзмәт авылында туган. 1965 нче елда Үрәзмәт урта мәктәбен, ә 1970 нче елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1970— 1972 нче елларда Тарих һәм культура истәлекләрен саклау җәмгыятенең Әлмәт бүлегендә җаваплы секретарь булып эшли. 1972—1974 нче елларда армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, дүрт ел 1 нче Әлмәт урта мәктәбендә тарих һәм әдәбиятын укыта, ә 1978—1983 нче елларда Әлмәт батырма электр насослары заводында хезмәтне фәнни оештыру бюросы начальнигы булып эшли. 1983— 1985 нче елларда «Оргтехстрой» трестында инженер, 1985—1987 нче елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзының Югары әдәби курслары тыңлаучысы. 1988 нче елдан алып гомеренең соңгы көненә кадәр Әлмәт язучылар оешмасы каршындагы яшь һәм башлап язучылар иҗади оешмасын җитәкләде.

Ф.Гыйльми — җитмешенче елларда әдәбият мәйданына аяк баскан прозаикларның берсе. Аның «Салават күпере» исемле беренче хикәясе 1967 нче елларда «Ялкын» журналында, «Яшь ленинчы» (хәзер «Сабантуй») гәзитләрендә һәм яшь язучыларның «Инешләр Иделгә коя» исемле күмәк җыентыгында (Тат. кит.нәшр., 1971) унлап хикәясе дөнья күрә. «Салават күпере» дигән хикәясе аеруча яктылык үзәгендә торадыр. Гражданнар сугышы чорыннан алынган бер эпизод шундый матур, оста итеп сурәтләнгән, хикәя геройларының сулышын якты буяулар белән ясалган гүзәл картиналардан да, детальләрнең мәгънәле торышлары һәм куелышлары аша да, аларны бәйләүче күзгә күренмәгән эшләрнең нәфис яңгыравында да тоябыз. Бер малай авызыннан сөйләнгән бу хикәя ихлас булуы, яшь укучы күңеленә шаккаттырырлык вакыйга белән түгел, ә хис тирәнлеге, самими-лек, саф гүзәллекне тою һәм кичерү аша тәэсир итәргә омтылуы һәм шуңа ирешүе белән балалар өчен язылган бүтән хикәяләрдән аерылып, нурланып, җылылык сибеп тора.

1977 нче елда «Казан утлары» журналында «Урсай тау итәгендә» исемле күләмле повесты басыла. Яшь эшчеләр, хезмәт кешеләре турында материалны тирәнтен өйрәнеп, белеп язган бу повестьны укучылар яратып каршы алдылар. 1980 нче елда язучының хезмәт темасына багышланган «Елганың борылган төшендә» исемле икенче повесты басылып чыга. 1984 нче елда «Су өстендә чәчәкләр» исемле хикәяләр җыентыгы дөнья күрә. Китап үз эченә 12 хикәяне алган. Сугыштан соңгы авыл яшьләренең матур хыялый дөньясы, барыбызга да якын һәм кадерле булган балачак еллары тасвирлана. Биредә эшче яшьләр турындагы хикәяләре дә бар.

Сиксәненче еллар ахырында «Яшь ленинчы» газетасында аның футбол буенча Мәскәүнең «Спартак» һәм илебезнең җыелма командасы капкачысы Ринат Дасаев турында язмасын кайсы малай белми икән? Татар егете үз осталыгын дөньяның бик күп стадионнарында күрсәтте. Фәрит Гыйльми «Спартак» командасында булып, тренер, укучылар белән, Әстерхан шәһәрендә Ри-натның әти-әнисе, туганнары белән очрашып аның турында очерк язды. Анда Ринатның балачагы, ничек капкачы булып китүе сурәтләнә.

Шагыйрь һәм прозаик Нур Әхмәдиев болай дип искә төшерә:

« Фәрит белән без 1965 нче елны Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керү имтиханнары биргән чакта таныштык. Беренче имтиханда бер урынга биш кеше идек. Укырга керергә теләүчеләрнең дә ниндиләре диген — бик күбесе үзен коеп куйган язучы, менә дигән журналист дип саный һәм иң беренче нәүбәттә аны кабул итәргә тиешләр дип исәпли. Ләкин ни өчендер, имтихан алучы укытучылар моны «аңлап бетермәделәр» — һәр имтихан саен сафлар сирәгәя барды. Укырга кергән 25 кеше арасында Мөслим районы егете Фәрит Гыйльметдинов та бар иде.

Университет белеме алгач, бүтән укырга туры килер дип уйламаган идем. Ләкин 1985 нче елда Татарстан Язучылар берлегеннән өч кеше: Фәрит Гыйльми, Вячеслав Бәширов һәм мин Мәскәүгә СССР Язучылар берлегенең ике еллык Югары әдәби курсларына укырга кердек. Бу вакытта без Язучылар берлеге әгъзалары, 1—2 китап авторлары идек. Кайткач тагын Фәрит белән бергә эшләдек— мин язучылар оешмасы җитәкчесе, ул безнең оешманың яшь әдәбиятчылар белән эшләүче консультанты.

Фәрит талантлы прозаик һәм бик күпләрне көнләштерер дәрәҗәдә бай юморлы, йөгерек телле, сүзнең тәмен белеп язучы иде. Тагын бер сыйфаты хакында әйтмәү гөнаһ булыр — ул һәр вакыйга һәм күренешкә фәлсәфи бәя бирергә яратты.

Хикәяләре басылгалап торса да, Ф.Гыйльми, җитди, өметле прозаик буларак, «Казан утлары» журналында 1977 нче елда «Урсай тау итәгендә» исемле повесты басылганнан соң телгә керде.

Әлеге повестьның язылу тарихы турында Фәрит сөйләгәннәрдән түбәндәгеләр истә калган. Ул 1972—1974 нче елларда офицер сыйфатында Оренбург өлкәсенең Тоцк лагерьларында хезмәт итә. Иҗатка, әдәби мохитка сусап кайта һәм бораулаучылар белән кырда куна-төнә ятып, аларның тормышын өйрәнә. Материал күңелендә шулкадәр өлгереп җиткән була ки, ике атнада повестын язып тәмамлый һәм әлләни зур төзәтмәләр кертеп тормыйча, машинкага да бирә.

Фәрит һәр әсәрен дә алай тиз язды димәс идем. Ләкин бер нәрсә бәхәссез: язарга утырыр алдыннан ул үзен монах монастырьга хәзерләнгән кебек хәзерли. Хәтеремдә, Мәскәүдә укыган чакта ул роман язарга кереште, ә аңынчы китапханәдән Ю.Крачковский тәрҗемәсендә «Коръән» алып укыды. Ленин исемендәге китапханәдә архив материаллары белән танышып йөрде. Кызганыч, ул роман да, тагын кайбер әсәрләре кебек, тәмамланмый калды.

Ул артык күп язмавы. Вафатына бер-ике ел калгач, иҗаты шактый активлашкан иде. Югары партия номенклатурасының чын йөзен ачкан «Зәйтүнәкәй-акчарлагым» хикәясе басылгач, аның бераз шөбһәләнеп йөрүе исемдә. Шөбһәләнерлек тә шул, әгәр дә ул хикәя ун еллар элек басылса, Фәритне, һичшиксез, диссидентлыкта гаепләрләр иде. Хәер, андый әсәр ун ел элек обллит дип аталган цензураның гайрәтле корыч тырнаклары аша узып, басылу дәрәҗәсенә җитмәс иде».
«Урсай тау итәгендә» һәм «Елганың борылган төшендә» дигән повестьлар Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып та басылып чыкты.

Яшькә дә яшь Ф.Гыйльми геройлары, нефть һөнәрләре буенча да моңарчы әдәбиятыбызда бөтенләй диярлек чагылмаган кешеләр. «Урсай тау итәгендә» повесты геройларының характерлары скважиналарга җир асты ремонты үткәрү кебек авыр хезмәттә ачылсалар, «Елганың борылган төшендә» повесте егетләре нефть вышкалары төзү буенча катлаулы эштә чыныгу алалар.

Шунысы куанычлы, ике повестьны да һич ялыкмыйча, чын эстетик ләззәт белән укыйсың, геройларын яратып өлгерәсең, аларга ышанасың. Автор әсәрләрен бик тормышчан вакыйгаларда, үткен күзәтүләрдә кора, шуларны ягымлы юмор белән оста сугара. Аннары, кыскалыкка омтыла язучы, кирәкмәс тәфсыйльләр аның каләменә ят. Әсәрләренең җиңел укылуының сере әнә шуларда.

Ике повестьның да вакыйгалары катлаулы түгел. Яшь эшченең коллективта беренче адымнары, беренче чыныгу алулары — ике әсәрнең дә төп сюжеты шуннан гыйбәрәт.

«Урсай тау итәгендә» повестенда Әндәм вышка төзүчеләр бригадасына урта мәктәп бетереп кенә килә. Алай кочак җәеп каршыламыйлар аны вышкачылар. Әмма егет үзенә карата ят итү, кимсетү карашы да тоймый. Мөгамәлә бик гади, эчкерсез бу коллективта. Мактанырга яратса да, дуслыкта тугрылыклы Риман, гаять тыныч холыклы Рәис, үз эшенең остасы, авыр сугыш юллары үткән Әсхәт, һәр нәрсә белән сабыйларча кызыксынучан, кече күңелле Галәү ага, ныклы куллы бригадир Хәмитов — әнә шундый кешеләр Әндәмнең беренче хезмәт остазлары була. Ел ахыры җитте. Идарәнең планы үтәлеп бетмәгән. Китә көнне төнгә ялгап эшләүләр, башлана штурм. Әлбәттә, автор производствода мондый эш стилен мактарга җыенмый, шулай ук мондый күренешкә мәкалә теле белән тәнкыйть сүзләре дә яудырмый. Автор үз карашын хәлдән котылу өчен бригаданың ял көннәре һәм артык сәгатьләр эшләргә өндәп килгән баш инженерның шаржга тартым образы аша чагылдыра. Әмма егетләр өчен баш инженерның төче теле, өстәмә түләүләр вәгъдәсеннән дә югарырак нәрсә бар. Ул — эшче намусы, эшче горурлыгы. Әнә шул мәгърур хис, нинди шартларда булмасын, бригадага хезмәт җиңүе китерә. Әндәм дә лаеклы үтә бу хезмәт сынавын. Егет хәлдән таеп талчыккан, ә күңеле тыйнак-сабыр, тантана белән тулы аның. Автор бу катлаулы хисне ышандырырлык итеп, лирик җылылык белән укучыларга җиткерә алган.

«Елганың борылган төшендә» повесте герое Фәнис яшькә Әндәмнән өлкәнрәк, нефть техникумында укып, үз һөнәре буенча практика да үткән инде ул. Ләкин мәктәп эш тормышында юлыгачак һәр очрактан ничек чыгу әмәлләрен өйрәтеп кенә бетерә алса икән! Тормыш дигәнең үзенең көтелмәгән якларын күрсәтеп кенә тора егеткә. Бигрәк тә кешеләр.

«Бер буын кешеләр күз алдында Татарстан нефте үз үсешендә тулы бер цикл үтте. Г.Ахуновларның, Ш.Бикчуриннарның киң танылган романнарында Татартан нефтенең фонтан булып аткан чагы тасвирланды. Шуннан соң бераз тынлык булып алды. Буяктан алганда Фәритнең «Елганың борылган төшендә» повесте шактый отышлы диясе килә», — диде үзенең бер тәнкыйть әсәрендә («Социалистик Татарстан», 31.05.1981 ел) филология фәннәре кандидаты Фоат Галимуллин. Яңа гына техникум тәмамлаган егерме ике яшьлек Фәнис Гайсин нефть скважиналары ремонтлау бригадасына эшкә килә. Укучы күрә: тормыш, эш тәҗрибәсе булмаган кеше өчен бөтен нәрсә яңа. Аңа кешеләрнең кемлеген тану, аларга дөрес бәя бирү җиңел түгел. Ләкин үткен акыллы, кешеләрнең сүзләренә карап кына түгел, эш-гамәлләре аша бәя бирә алу сәләте аңа Хәйдәрнең үз ялганына үзе ышанып тәм табучы булуын төшенергә мөмкинлек бирә. Чөнки Хәйдәр сүздә генә түгел, иң җаваплы эшләрне башкарганда да намуссызлык күрсәтә, сыйфатсыз итеп эшли, шул рәвешле аның эше теге яки бу скважинада кайчанрак авария буласын планлаштырып ук куярга мөмкинлек калдыра. Хәйдәр вак кеше, аның кемлегенә төшенү артык кыен эш түгел. Мастер Әнәс Гәрәев исә Фәнис өчен шактый ук каты кабыклы чикләвек булып әверелә. Гәрәев күрер күзгә үк мәһабәт гәүдәле, эштә зур авторитет яулап алган, кешеләрне тыңлата белә. Кыен ситуацияләрдә судан коры чыгуда аңа кемнәр генә тиңләшә алыр икән? Парадоксаль күренеш барлыкка килә. Гәрәев нәкь менә шушы беренче карашка уңай күренгән сыйфатлары белән, җәмгыять өчен зыянлы кеше дә инде. Үз мәнфәгатеме, дәүләт мәнфәгатеме дигән сорау алдында калганда, улһич икеләнүсез үз ягын каера. Гәрәев дөресендә кешеләрдәге җанлы инициативаны басып килүче албастыга әверелгән. «Ремонттан чыккан скважиналарга сыйфат гарантиясе булдырылсын» дигән тәгъдим белән чыккан яшь эшче Фәнискә булган тискәре мөнәсәбәте Гәрәевне герой алдында да, укучы алдында да җәмгыять өчен зарарлы кеше буларак ачып салырга ярдәм итә.

Әсәрнең отышлы ягы шунда — производство вакыйгалары Фәнис характерындагы теге яки бу якны калкытып куя, бу берлекне аерып карап булмый, алар бер-берсен органик рәвештә тутырып торалар.

Кеше гомер буе сынала. Бу — тормыш хакыйкате. Ләкин шулай да «Гомер елгаң борылмага җиткән» аерым бик әһәмиятле мизгелләр дә була. Нәкь менә шушы вакытта кеше үз гомерендә беренче тапкыр иң җаваплы мөһим карар кабул итәргә тиеш һәм үзен расларга мәҗбүр. Фәнис өчен шундый хәлиткеч мизгел булып авариягә юлыккан мул нефтьле скважинаны бик кыска вакыт эчендә сафка бастыру өчен көрәш көннәре тора. Гәрәев аннан үч алу өчен юри егетне язмыш ихтыярына ташлый. Вәгъдә иткән инженерны да җибәрми, атна буе үзе дә бирегә килеп карамый. Исәбе гади: Фәнис катлаулы ситуациядән чыгу юлын таба алмас һәм Гәрәевкә ялынып килер. Дөрес, баштарак, кайсы яктан тотынырга белмичә аптырап торганда, Фәнис башына да Гәрәевкә киңәшкә бару уе килә. Ләкин җаваплылыкны бөтен тирәнлеге белән сизгән коллектив яшь белгеч җитәкчелегендә бер йодрыкка туплана һәм мөстәкыйль рәвештә иң дөрес юлны сайлап ала. Бу исә уңыш тәэмин итә. Гәрәев үзе бирегә килергә мәҗбүр була. Фәниснең беренче һәм иң кирәкле җиңүе әнә шулай яулана. Дәүләт исәбенә яшәргә күнеккән, үз мин-минлеген бар нәрсәдән өстен куючы Гәрәевкә алмашка саф күңелле Фәнис Гайсин килә. Әсәрнең финалы әнә шул якты идеясе белән күңелне биләп ала.

1993 елның 12 Октябренда язучы Ф. Гыйльми кинәт вафат булды. Ул 46 яшендә безнең арабыздан китте. Хатыны Рәсимәне, ике кызын калдырып китте. Татар әдәбияты исә тагын бер улын югалтты.

Якташыбызның исеме Әлмәт төбәгендә мәңгеләштерелде. Күптән түгел ул язган Урсал тау итәгенә урнашкан Урсала авылында яңа урам — Фәрит Гыйльметдинов урамы барлыкка килде. Димәк, Фәрит безнең арабызда.


Язманы Зөфәр Дәүләтов әзерләде.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»