(1900-1983)
Таһир Госман-Сулмаш (Таһир Госман улы Госманов) 1900 елның 16 мартында Пермь губернасындагы Усы өязе Рипкәү (Рябки) волосте (хәзерге Пермь өлкәсенең Чернушка районы) Сулмаш дигән авылда мәзин гаиләсендә туа. Шул төбәктәге Танып, Солтанай, Рипкәү мәдрәсәләрендә һәм күрше авылдагы башлангыч русча мәктәптә укып, заманына ярашлы белемнәрне үзләштерә, бер үк вакытта төрле яллы эшләрдә хезмәт чыныгуы уза.
Бөек Октябрь революциясеннән соң, 1920 елда, Т. Госман-Сулмаш Казанга килә һәм Татар рабфагында укый. Шушы чорда көндәлек матбугатта «Т. Госманов» һәм «Бамбарский» имзалары белән аның эшчеләр тормышыннан алып язылган мәкаләләре, очерклары басыла башлый. 1927 елда Төрксиб төзелешендә булып кайта, аннан Ватан сугышына кадәр Казанда һәм Мәскәүдә тимер юллар системасында эшли. Ватан сугышы башлангач, армиягә алынып, артиллерия частьларында хезмәт итә. 1942 елның җәендә авыр яраланып, госпитальгә эләгә. Анда озак кына дәваланганнан соң, армия хезмәтеннән азат ителеп, туган авылына кайта һәм гомеренең соңгы елларын шунда уздыра. Ул 1983 елның 2 февралендә вафат була.
Т. Госман-Сулмаш, язучы-прозаик буларак, 1928—1935 еллар арасында «Безнең юл», «Атака», «Яңалиф», «Совет әдәбияты» журналлары битләрен-да басылган хикәяләре («Тимер юлда», «Тендер», «Гәрә», «Крушение» һ. б.) һәм аерым китап рәвешендә чыккан «Күпер» (1931), «Семафор» (1934) исемле повестьлары белән таныла. Алар һәммәсе дә эшчеләр-тимер юлчылар тормышына багышланган. Производстводагы ударчылык хәрәкәте, хезмәт процессында кешеләр арасында яңа мөнәсәбәтләр тууы —Т. Госман-Сулмаш әсәрләренең төп темасы әнә шулар. «Күпер» повестенда исә ул, автобиографик материалга нигезләп, 1913—1914 елларда Казан — Екатеринбург тимер юлын салу вакыйгалары турында сөйли. Шушы әдәби әсәрләре нигезендә аны 1934 елда СССР Язучылар союзына член итеп алалар.
БИБЛИОГРАФИЯ
Күпер: Роман.—Казан: Татиздат, 1931.--136 б. 3000. Семафор: Хикәя.—Казан: Татгосиздат, 1934.—82 б. 5000.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)