(1913-1941)
Шагыйрь Макс Гатау (Гайнетдин Зәйнетдин улы Гатауллин) 1913 елда хәзерге Курган өлкәсенең Әлмән районы Тозау авылында туа. Яшьтән ятим калып, балалар йортында тәрбияләнә, шунда җиде класс белем ала, аннары Чиләбе өлкәсенә китеп, авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. 1937 елда ул Казан дәүләт педагогия институтының читтән торып уку бүлегенә кабул ителә. М. Гатау бала чактан ук әдәбият белән кызыксына, халык авыз иҗатын өйрәнә, җырлар, бәетләр җыя. Урал табигате, андагы социалистик төзелеш күренешләре, күмәк хезмәт тантанасы — яшь шагыйрьнең 1939 елда басылып чыккан «Урал мәхәббәте» исемле «беренче шигъри җыентыгының төп эчтәлеген шул тәшкил итә. М. Гатау икенче җыентыгын да басмага әзерли, ләкин Ватан сугышы башлану сәбәпле китап чыкмый кала.
М. Гатау 1941 елның июлендә фронтка китә һәм шул елның 20 ноябрендә Калинин өлкәсендәге Гаврилово авылы янында барган каты сугышларның берсендә батырларча һәлак була.
М. Гатауның зур булмаган әдәби мирасыннан аерым үрнәкләр 1961 елда Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Алар сафта» исемле җыентыкта урын алган.
Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән солдат-шагыйрь буларак, М. Гатау-яың исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды.
БИБЛИОГРАФИЯ
Урал мәхәббәте: Шигырьләр.—- Казан: Татгосиздат, 1939.— 37 б. 3150.
АНЫҢ ТУРЫНДА
Макс Гатау (1913—1941).— Кит.: Алар сафта/Төз. С. Шакир. Казан, 1961,221—222 6.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)