поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ГАРИПОВА ГӨЛҮЗӘ

Җәй ел да килә, бабайлар гына юк...

Әтием ягыннан да әнием ягыннан да бабайлы-әбиле булып үстек. Икесе дә Питрәч районы Татар Тау Иле авылында гомер иттеләр.

Мәҗит бабай

Әтиемнен әтисе Мәҗит бабай белән Маһинур әби Гариповлар безнең каршыдагы йортта яшәде, шуңа да без күрше бүлмәгә кергән кебек көнгә аларга әллә ничә тапкыр кереп чыга идек. Шуңадыр да бабайның һәр адымы, һәр башкарган эше бүгенгедәй күз алдында тора. Без оныклары аны тәти бабай дип йөрдек. Ул бигрәк тә печән һәм җиләк җыярга яратты. “Карале, бу печәннең куелыгын, рәхәтләнеп чабарлык”, - дигән иде Үзбәкстанга кызы туена поездда барганда да тәрәзәгә карап. Җиләк өлгергән дип ул хәбәр итә, беренче итеп безгә авыз да иттерә иде. Безгә аларның йорты каршында яшәүче малаеның өч баласына тәлгәшләп җыйган җиләк бәйләмен алып кайтып өләшә дә, ә менә монысы әбиегезгә дип алып кереп китә иде. “Менә бер урыннан гына җыеп алдым, үземнең бер җиләк тә капканым юк. Иртәгә иртән әбиең белән утырып кына җыя торган аланга алып барам. Төшке вакытка калсак атны кигәвен тешли”, - ди иде ул. Бөек Ватан сугышы ветераны, 2 төркем инвалид, бер күз, бер сау кул белән ничек җиләк бәйләме ясагандыр...

Бабай Питрау көнендә мәтрүшкә һәм каен ботагы җыярга алып бара иде. Кичен ишегалдында әби каен ботакларын тәртипкә сала, бабай арасына мәтрүшкә кыстырып бәйли. Гәрчә, үзе бер тапкыр мунчада чабынмаса да, себерке бәйләүне шундый тәм табып эшли иде. Шул ук көнне ике себеркене парлап тоташтырып хуш исе чыксын өчен өйгә кертеп куя, безгә һәм Казанга апаларга да биреп җибәрә.

Бер елны бабай әби белән икебезне гөлҗимеш җыярга алып барды, миңа ул вакытта 15 яшь чамасы булгандыр, 12 литрлы чиләкне тутырдым. Шуннан чәнечкеләр шул кадәр күп кадалган ки, 2 ай чамасы авыртып өскә чыктылар, шул вакытта башка гөлҗимеш җыймыйм дип ант иттем. Бабай да башка гөлҗимешкә барабыз димәде.

Менә хәзер авылдагы кызлардан җиләк өлгердеме дип сорыйм. Алар да бабаең исән чакта сез җиләккә беренчеләрдән булып йөри идегез диләр. И ул җиләккә баруларның күңеллеге... Казаннан апалар, яшьтәш туганнар кайта, ат арбасына төяләбез, кайвакыт уннан артып китәбез. Бабай утырып барырга йомшак булсын дип арбага шул апайлар киеп үскән пәлтәләрне сала, үзе бу юлы бигрәк күп булдыгыз, печәнне арба төбенә генә саласы булыр дия иде. Ә җиләк аланында һәр бала янына килеп “кая әле чиләген” дип күпме җыйганны карый, аннары “балалар, әйдәгез утырышыгыз, атны тилмертеп булмый, кайтабыз” дип алып кайтып китә. Атны бигрәк яратты, кигәвеннәр тешли дип кызгана иде.

Сугыш кырында нык яралангач аны ут эченнән Истапчик кушаматлы аты алып чыга. Ат каты җәрәхәтләнгән була һәм гөрселдәп җиргә ава. “Күземнән яшь атылып чыкты, атымны муеныннан кочаклап алдым, ә ул хушлашкандай кешнәп җибәрде”, - дип сөйли иде бабай.

Ат тайлагач, җомга көн җитми өйдәгеләргә бу шатлыклы хәбәрне әйтми, ә инде бар гаилә карарга чыкканда тайның муенында миләш агачы тегелгән кызыл тасма тагылган. Миләш агачы күз тиюдән саклый. Ул балалары, оныклары киеменә дә миләш агачын кечкенә итеп кисеп тага иде. Хәзер дә гаиләдә онык тудымы, барысы да миләш агачы тагарга кирәк ди, әмма алып кереп тагарга беркемнең хирыслыгы юк. Эх, бабагыз булса, әллә кайчан тегеп куйган булыр иде, ди әни.

Ат аның гомерлек дусты булды, 83 яшенә кадәр атланып йөрде. Бабай истәлеге булып ат безгә калды, ни галәмәттер ул бабай үлгәч тайламады, картайган дип алыштыргач та, яңа ат та тай күрсәтмәде. Менә ходай рәхмәте, быел минем туган көнемдә атыбыз тайлады. Бу вакыйгалар бер-берсе белән бәйле дә кебек, чөнки бабай иң яраткан оныгым дип миңа әйтә иде, исемне дә үзе кушкан. Әти-әнием мине алып кайткач бабай беренче балага исемне үзем сайлыйм, калганнарын үзегез карарсыз дигән. Берара үсмер чорда бабайга үпкәләп тә йөрдем, күп вакыт Гөлүсә дип әйтәләр, шулай дип әйтүләре хич ошамый иде, русча язганда гомумән бутап бетерәләр, истә калдыра алмыйлар. Аннары Гөлүзә сирәк исем булганы, теләгән һәм дә якын иткән кешеләрнең исемемне бер әйтүдә дөрес истә калдырулары өчен ошата башладым бит. Рәхмәт, бабай, мине матур исемле иткәнең өчен!
Мәҗит бабай җыелышып балалар кайтканын яратты. Гомумән, бер баланы да игътибарсыз калдырмады. Безнең урамнан киткән балаларның кем малае яки кызы икәнлеген белеп кәнфит бирмичә җибәрмәде. Пенсиягә чыккач та фермада каравыл торды. Мин бабай кушуы буенча әбигә иптәшкә аларга йокларга керә идем. Бабай эшкә киткәнче агач счетын алып килеп математикадан өй эшен тикшерә, кәнфит-прәнник, чикләвекләр ватып, алма юып каршыма куя. Ни әйтсәң дә, әти-әни яныннан аларга кереп йоклыйсы килми бит, бабай шулай булуын сизә иде, шуңа да мин сабый баланы тәм-том белән үзенчә “алдый” иде.

Һәр җәй Казанда яшәүче оныклары ял итәргә кайта иде. Алар клубка чыгар алдыннан бөтен бизәнү әйберләрен өстәлгә җәеп салып бизәнергә утыралар. Бабай килә дә бизәнү әйберләрен тотып: “Кызым, боларның барысы да кирәкме соң”? – дип көлемсерәп куя иде.
Менә быел да Казаннан җиләк җыярга кайттык, әмма беренчеләрдән булып җиләк белән сыйларга, утырып кына җыя торган аланга ат арбасына утыртып алып барырга бабаебыз юк инде. Аның якты истәләге һәр баласы, оныгы күңелендә саклана.

Бер җәйдә зиратка баргач, Мәҗит бабай каберендә эре-эре җир җиләкләре кызарып утыруын күреп, ирексездән күзгә яшь килде. Күрәсең, табигать тә аны үз баласы итеп кабул иткән, каберлеген җиләккә күмгән. Ярата иде, бабай, ярата иде җиләкле җәйләрне! Ул безне һич кенә дә ул вакытта ташлап китә алмас иде, 85 яшендә арабыздан зәмхәррир суык гыйнвар төнендә китте. Кичен безгә кереп әти-әнигә гомерегез буе рәхәттә яшәгез дип әйтеп чыгып киткән, ә иртәгесен ул инде юк...

Рамазан бабай

Әниемнең әтисе Рамазан бабай белән Мәгъшия әбием Халиуллиннар күрше урамда гына яшәде. Шулай булуга карамастан, аны ерак бабай дип йөртә идек. Үзе алай дип әйткәнне ошатып та бетерми иде бугай, ник ерак булыйм мин дип шелтә белдергәне истә калган.

Бабай белән әби беренче балалары тугач бәхет эзләп Свердловски өлкәсенең Пышма шәһәренә киткән, анда минем әнием туган. Әллә бабай үз урынын таба алмаган, әллә сәяхәт итәргә яраткан, әнигә 3 яшь булганда Үзбәкстанга юл тотканнар, анда малайлары туган. Соңрак бабай гаиләсе белән туган ягына кайтып төпләнгән һәм биредә янә 3 кызга гомер биргәннәр. Ул бераз усал кебек иде, кирәксә ачулана да иде. Биш кызын кияүгә биргәндә дә, кире әйләнеп кайтыш юк дип әйтеп биргән. Хак сүзләр, борынгылар барган җирендә таш бул дигәннәр бит. Аллага шөкер, кызлары сүзен аяк астына салмады.
Озаграк аларга бармый торсак, таякка таянып бер урам аша безгә менәр иде дә, урындыкка утырып 5 минут та тормыйча: “Ярый, сез исән-саулар, күрдем, әбиегезгә күңелсез”, - дип кузгала. Бабай, соң шул кадәр араны менгәч, бераз утыр диюгә карамастан, чыгып китә иде. Аларның хәлен белергә килгәч, әби картаябыз ди. “Нәрсә сөйлисен син, нинди картаю карт аю урманда була”, - дип кеткелдәп көлә. Гомумән кырысрак булса да уен-көлке белән сөйләшергә яратты. Ул безне виктория, кура җиләге ашарга бакчага кертеп җибәрә иде. Без сыйланып чыккач, янына утыртып, әти-әни, гаиләдәге хәлләр турында сорашып чыга.

Рамазан бабай да печән вакытын ярата иде, чалгы белән чабып кайткач, әби ясаган катыкны ашый да, без бала-чаганы печән кабартырга алып китә. Атны яратты, иркенләп ашасын дип бәйләмичә җибәрә дә, эзләп интегә иде. Әби бабагыз таякка таянып ат эзләп йөри алмый дип оныкларын “аякка бастыра”. Без исә, бабай, хайван ашап туймый инде, соң бәйләп куй дия идек. Менә бүген эзләп табыйк та бәйләп куям дигән бабай, атны иртәгесен тагын иреккә җибәрә. Атны карау кыенлашкач, балалар атны сату турында сүз кузгатты. “Картайсам да, мине шул ат йөртә бит, авырсам да, атка су, ашарга бирергә кирәк дип торам, йөрим бит мин”, - диде ул соңгы елларда.

Бер бабайны югалткач, ул безгә бигрәк тә кадерле, якын, газиз булды. Рамазан бабай апрель аенда 79 яшендә мәңгелеккә күзен йомды. Эх, табигать кышкы йокыдан уянган мәлдә киттең, җәйне генә дә күрмәдең бит дип күңел сызланды, сыкранды, бәргәләнде...

Юксыну...

Ике бабай да балаларны, җәйнең печән-җиләк вакытын, ат яратты. Алар гомерләре буе балалар өчен дип бакча тутырып бәрәңге утыртты, терлек асрадылар.

Эх, җәйнең җиләк вә печән вакыты да җитте. Ләкин атларын болынга төшереп бәйләргә, көтү кайтканнын көтеп, ишегалдына чыгып утырырга бабайларыбыз юк инде. Алар белән бергәләп печәнгә йөргәнне, ат арбасына утырып җырлый-җырлый җиләккә, мәтрүшкәгә барган күңелле вакытларны моңсуланып сагынырга гына калды...

Ике бабаем да бәхетле вә парлы булып картлык кичерде дип уйлыйм. Балалары кайтып йөрде, дистәдән артык оныклары уңышларына куана алдылар. Оныкларының никахларын күрделәр һәм кулларында оныкчыкларын “үчтеки” иттеләр. Бәхет түгелмени?!

Аллага шөкер, өч дистәгә кадәр авыз тутырып бабай, ә оныкчыклары карт бабай диюләре белән без дә бәхетле идек. Мәҗит бабай вафатына 8 ел вакыт узды, ә Рамазан бабай вафатына - 1 ел. Бу истәлекләр алар рухына дога булып ирешсен. Тыныч йоклагыз, авыр туфрагыгыз җиңел булсын, бабайлар!

Эх, җиләкле җәйләр ел да килә, бабайлар гына юк...


Tatar-inform.ru
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»