|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ГАЛЛӘМОВА ЯЗИЛӘШигъри җанлы, хискә бай, сизгер күңелле шагыйрә һәм эшеннән тәм табып яшәүче, үз фәненә гашыйк математика укытучысы... Шигърият, "саннар дөньясы", ниһаять, Тормышның үзенә бертигез дәрәҗәдә мөкиббән Язилә Шархем кызы Галләмованы табигать нәкъ менә шулай яраткан. Актаныш районы Татар Суыксуы урта мәктәбендә 35 ел математика фәне укытып, халык мәгарифе отличнигы исеменә лаек булган әлеге ханым тормыш ямен якыннары белән гөрләшеп, бар җиһанны изге эш-гамәлларе белән куандырып яшәүдә күрә. Шөкер, инде 30 ел бергә гомер кичерүче гаҗәеп күркәм тормыш иптәше — олы таянычы һәм "әни" дип өзелеп торучы өч кызы, кияү, оныклары булганда, зур хөрмәт белән караучы һөнәрдәш, укучылары артып торганда, күңеле очаркош аның. Тормышыннан ямь-тәм табып яшәүче ана, мөгаллимә, шагыйрә Язилә ханым игътибарыгызга шигъри тәлгәшләрен тәкъдим итә.
|
Иң күп укылган
|