Рөстәм ГАЛИУЛЛИН 1987 елның 26 нояберендә туган, «Гипнозчы малай» исемле китап авторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Казанда яши.
ӨЧ ХИКӘЯ
Ата һәм ул
Кар ишеп ява. Иртә таңнан котырына башлаган буран, караңгы төшүгә карамастан, һич кенә дә тынычланырга уйламый. Җитмәсә, суытканнан-суыта бара. Башына куян бүреген батырып кигән, калын бишмәте аша бөкресе беленеп торган, аягындагы «чүчинкә»сен авырдан сөйрәбрәк атлаган Галим карт урыс капкасын, инде шактый өелергә өлгергән кар көртеннән арындырып, җырлатып ачты да, тыгызланып, катылана башлаган карны усал шыгырдатып, урамга чыкты.
Авыл урамында бернинди хәрәкәт сизелми, гүя җиһанда бары нишләгәнен белми уйнаклаган, бәргәләнгән кар бөртекләре генә тереклек итә. Еракта, урамның иң очындагы бердәнбер баганадагы ут та шулкадәр тонык ки, Галим карт аны пәрәвез җепселләредәй бөтеркәләнгән кар бөртекләре аша көч-хәл белән шәйли алды.
—Ярый әле авылга керә торган юл буендагы багана яктырта икән,—дип куйды ул. Йөзен рәхимсез камчылаган вак һәм җитез кар бөртекләреннән кул аркасы белән ышыкланган килеш, шул тарафны беркавым күзәтеп торды да өйгә таба атлады.
—Болай буранлап торса, иртәгә бөтенләй үк күмелеп калуы бар,—дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, капкасын төбенә кадәр ачык калдырды. Шуны гына көткәндәй, урамда арлы-бирле сугылып йөргән кар бөртекләре ургылып Галимнең ишегалдына үтеп керде дә, туфрак тузанын «биетә» торган «пәри туе» сыман зыр-зыр әйләнгәләргә тотындылар һәм чолан ишегенең тоткасын тартканда, каһкаһәле көлгәндәй, аның йөзен камчыларга өлгерделәр.
—Күренмиме?—Зәкия карчык бу сорауны бүген әллә ничәнче тапкыр кабатлады инде.
—Юк шул,—диде Галим карт ишетелер-ишетелмәс кенә. Ул үзен нигәдер гаепле тойды.
Зәкия карчык, караватының тутыккан тимер пружиналарын шыгырдатып, икенче ягына әйләнеп ятты.
—Шалтыратырыең...—диде Галим кыяр-кыймас кына.
—Әйтеп торам лабаса алмый дип. Син урамда чакта да әллә ничә җыйдым. Телефондагы марҗа үзенчә такылдап тик тора.
Аларга кесә телефонын уллары Гомәр биргән иде. Авылга кунакка кайткач калдырды ул аны.
—Мин бүген Казанда, иртәгә—Мәскәүдә. Эшем шундый. Кесә телефоны аша хәбәрләшеп тормасак, тәмам югалтырсыз,—диде.
Галим белән Зәкия, калын кысалы күзлекләрен киеп, малайларының ян-ягына утырдылар да, җитди кыяфәт чыгарып, шул «тартма»ның кайчан телефон рәсеме уелган яшел төймәсенә, кайчан кызылына басарга кирәклеген өйрәнделәр. Тырышлыклары бушка китмәде: шул телефон аша алар атнасына бер тапкыр булса да газиз улларының тавышын ишетә башладылар. Зәкия карчык әйтмешли, бу уенчык, карт белән карчыкның балалары кебек булды. Алар аны инде төсе уңган, ишекләре асылынган шкафларының иң түренә—яшь вакытларында икесе бергә төшкән кадерле фотолары торган урында гына тоттылар. Зәкия кибет тирәсендә йөреп кайтса да, Галим лапас тирәсендә әйләнеп керсә дә, өй бусагасын атлап кергәч әйтелгән сүзләре бер булды:
—Телефон шалтырамадымы?
Соңгы тапкыр Гомәр белән атна-ун көн чамасы элек сөйләшкәннәр иде.
—Авылны сагындым. Сезне дә бик күрәсем килә. Яңа ел кичендә кайтам, көтегез,—диде уллары. Дәвамы