(1952-...)
“Никулин” дип дәштек...
60 – кешенең “ни өчен туганмын һәм ниләр кылганмын?” дигән сорауга җавап бирә торган яше. Мөшәррәф шушы сызыкка җитә алмыйча якты дөнья белән бәхилләште: кыласы эшләре дә бик күп калгандыр аның.
КДУның тарих-филология факультетында бергә укысак та, алай гына да түгел, якташлар булсак та, әллә ни якыннан аралашмадык без Мөшәррәф белән. Үзе бик эчкерсез егет булса да, бөтенләй ачылып китеп сөйләшми иде ул. Сөйләшә башласа да сүзне уенга бора иде. Юк-бардан көлке табып күңелне күтәрүче Мөшәррәф Галиев 1967-1972 елларда татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыган егетләр арасында иң шугы иде. Үзе көлмәс, кашларын җыерып, җитди генә кыяфәт белән берәр йомры сүз әйтеп куяр... Тышкы кыяфәте белән ул Юрий Никулинга охшаган иде һәм шәхсән мин аңа “Никулин” дип дәшкәли дә идем.
Университеттан соң без – дүрт-биш егет бергә укмашып дигәндәй, Казанда калсак, Мөшәррәф башлы-күзле булып каядыр чит-ят җирләргә китеп яшәде. Аннан соң кире Татарстанга кайтып, Биектауда район комсомол оешмасында эшләде. Ә соңгы елларын журналистикага багышлады. “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире урынбасары Габделбәр Ризванов белән Мөшәррәфне искә алып утырдык. Ул да Мөшәррәфне шук-шаян егет итеп хәтерендә саклый. Бер кызык та сөйләп алды әле. Мөхәррир булып Шәмси Хамматов эшләгән чакта журналистлар галстук тагып йөрергә тиеш булган. Мөшәррәф бер-ике ай таккан да ташлаган. “Летучка” вакытында баш мөхәррир моңа: “Иптәш Галиев, син ни өчен галстуксыз йөри башладың әле?” – дип кисәтү ясаган. Ә Мөшәррәф: “Үзегез дә күреп тордыгыз, тагып карадым мин аны, Шәмси Хәбибуллович, ә игелеген күрмәдем”, – дип әйткән ди. “Социалистик Татарстан” (хәзерге “ВТ”) газетасында Мөшәррәф авыл хуҗалыгы бүлегендә эшләде, “Кармак” дип исемләнгән юмор-сатира сәхифәсен алып барды. Ни кызганыч, алдарак әйткәнемчә, Мөшәррәф белән якыннан аралашмадым, иҗаты белән дә бик таныш түгел идем. Аны искә алган саен, җор телле егет күз алдына килеп баса. Бер кешегә дә зыяны тимәде Мөшәррәфнең, артык чиста, артык йомшак күңелле егет иде ул. Аны шушы йомшаклык һәлак та иткәндер инде. Үлгән кеше турында начар сөйләмиләр, ә Мөшәррәф турында, бик теләсәң дә, бернинди кыек сүз әйтеп булмый. 20 февральдә, аңа 60 яшь туларга тиешле көндә, аны яхшы, керсез күңелле егет итеп искә алырлар дип уйлыйм.
Ирексездән Такташның “Мокамае” искә төшә: “... ләкин син яхшы идең, синең яхшы иде күңелең, тик белмәдең...”
Риман Гыйлемханов
Vatantat.ru