поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бүген математикадан нинди билге алдың, улым?
    – Биш плюс дүрт минус җиде.
Бүген кемнәр туган
  • 29 Ноябрь
  • • Йосыф Акчура (1876-1935) - язучы
  • • Әхәт Фазылҗанов - язучы
  • • Фаил Ибраһимов - режиссер
  • • Маннур Саттаров (1920-2016) - шагыйрь
  • • Шәһидә Максудова (1926-2009) - язучы
  • • Руслан Кираметдинов - җырчы
  • Хэлэл угез ите сатыла. Ал-630, Арт-650. Шэхэргэ китереп биру момкинлеге бар. Ашлык ватып та бирэбез кирэк кешегэ. 89393453961
  • Сдается двухкомнатная квартира в центре Актаныша, на длительный срок. с.T 89274767230
  • Угез ите сатыла. Ал-620,Арт-660. Китереп биру момкинлеге бар. 89503282206
  • Яшь Тай ите сатыла. Декабрь башында суелачак. Казанга китереп биру момкинлеге бар.шалтыратыгыз, 89520347319.
  • Студент егеткэ с подселением эзлим бүлмэ. Энергоуниверситет тирэлэрендэ. 89172618276
  • Тандем сэудэ узэге янында урнашкан 2 булмэле фатирга узем белэн торырга кызлар эзлим.89534004384
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ГАЛИДӘН ХАКИМ

1944 нче елның 24 июлендә, Самар өлкәсенең Гали авылында туып-үстем. Авылым мәктәбендә җиде ел укыганнан соң, яшүсмер килеш авыл агайларына ияреп, берничә ел гомеремне Ырынбур якларында шабашкыда йөреп уздырдым. Үземне белә-белгәннән бирле рәсем ясау белән мавыкканга, 1961 нче елны, Похвистнево райком комсомолы тәкъдиме белән, Татарстанның Лениногорск шәһәрендә яңа ачылган музыка һәм художество училищесына килеп, рәссамлыкка укырга кердем.

1964 нче елны өченче курстан Совет Армиясенә алынып, тулы өч ел гомеремне ил чигендә хезмәт итеп уздырдым. Армиядән соң укуымны дәвам итеп, өченче курсны тәмамлауга, өйләнеп башлы-күзле булдым. Дәүләт имтиханнарына хәзерләнеп йөргәндә кызыбыз Миләүшә дөньяга килде.

Имтиханнарны уңышлы тапшырып, ирекле диплом белән, 1969 нчы елны туган ягыбызга әйләнеп кайттык. Дүрт ел төрле оешмаларда рәссам булып эшләдем. Мин ясаган зур-зур стендлар күп еллар буе шәһәребез урамнарын матурлап, бизәп торды. Иҗади яктан иң истә калган чор - нефть бораулау конторасында эшләгән елларым. Күңел гел Татарстан ягына тартты. 1973 нче елның җәендә Яр Чаллы шәһәренә күченеп килеп, инструментлар заводына грузчик булып эшкә урнаштым. 1996 нчы елның июленә кадәр, гомерем шул заводта узды. Соңгы уналты елымны мастер булып эшләдем. Ике кыз белән бер малай үстердек. Хәзерге көндә ике оныгыбыз бар.


"Аргамак" журналы № 1, 1997.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы