|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ГАЛИ МӘХМҮТ бине«Нәһҗел-фәрадис» һәм аның авторы Мәхмүд бине Гали турында Мәрҗани тарафыннан китерелгән мәгълүматлар өзек-өзек була. Галим үзе дә, ачыну белән, бу ак урыннарда булырга тиешле сүзләр юкка чыкканлыктан, аларның безнең өчен яшерен бер сер булып калуын әйтә. Әмма анда әсәрнең язылу вакыты, урыны, авторы күрсәтелгән була. Шуңа да карамастан, аерым әдәбиятчылар Мәрҗанидагы белешмәләрне, төрлечә укырга мөмкин дип, бәхәсле санадылар яисә аларны читләтеп үтәргә тырыштылар. Госманлы галиме. Тоган, авторы Кәрдәр кешесе булырга тиеш дип, «Нәһҗел-фәрадис»не Харәзем әдәбиятыныкы итеп күрсәтергә тырыша. Аныңча, Истамбул нөсхәсенең кәгазе Үргәнечтә эшләнгән булырга тиеш, күчерүченең әдәби кушаматы Харәзем кешесе икәнлеккә ишарә ясый; имеш, автор күпчелек Урта Азия галимнәре әсәрләренә таяна. Болгар галимнәрен искә алмый, сүзләрдәге хәрәкәләр дә җирле Харәзем әйтелешенчә куелган була. Әмир Нәҗип болай фикер йөртүләрне тәнкыйть итә һәм хәтта кәгазь сыйфаты да әсәрнең Харәземдә язылу файдасына нигезле дәлил була алмавын әйтә. |
Иң күп укылган
|