поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ГАФУРОВА ГӨЛЗИЛӘ

Саумысыз, «җилкән»челәр! Мин Гөлзилә ГАФУРОВА 1996 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Балтач районының ямьле Алан авылында дөньяга килгәнмен. 2003 елда авылыбыз мәктәбенең беренче сыйныфына укырга кердем. 2009 елдан Салавыч урта мәктәбендә укый башладым.

Кечкенәдән шигырьләр, хикәя-әкиятләр язарга яратам. Табигатьне бик яратам, шуна да шигырьләремнең күбесе табигать белән бәйләнгән...

Киләчәк күрсәтер!

Җәйге таңда торып чыктым бакчаларга,
Ишетергә сандугачның тавышларын.
Ниләр диеп сайрый икән бу сандугач,
Әллә инде баса шулай сагышларын?

Җәйге таңда торып төштем чишмәләргә,
Чиләк-чиләк тутырып алдым суларын.
Чишмәләр дә ага никтер ярсып-ярсып,
Җиткерергә теләп әллә уйларын?

Әкрен генә кояш әнә өскә үрли,
Торган саен безгә ныграк елмая.
Чишмәкәем, зинһар инде, өзгәләнмә,
Сандугачым, зинһар инде, елама!

Кара төннән соң да әнә кояш чыга,
Тормышта да шулайдыр ул, күрәмсең.
Хисләреңнән көлеп әгәр елатсалар,
Килер бер көн, сөенепләр көләрсең!

Якыная бәхет...
(Жыр...)

Җәйге матур кичтә
Чылтырыйдыр чишмә -
Җанга якын аның тавышы.
Дөрләп яна учак,
Синең җылы кочак
Ишеттерә йөрәк кагышың.

Инеш җырын суза,
Кошлар сайрап уза,
Таллар шаулый җилләр искәндә.
Якыная бәхет
Шушы ямьле кичтә
Шатлык йотымнарын эчкәндә.

Күктә йолдыз балкый,
Салмак ай тибрәлә,
Каурый кебек ага болытлар.
Шушы матур кичне,
Пакь мәхәббәт хисен
Беркайчан да, ахры, онытмам.

Хыял...

Гашыйк булдым синең соры күзләреңә,
Күзем төбим синең уйчан йөзләреңә,
Битем куям синең кара чәчләреңә,
Ярсып типкән куе кайнар йөрәгеңә.

Йөгереп килеп керәм синең кочагыңа,
Учларымны куям синең учларыңа,
Мине салдың сөюләрең учагына... -
Ә бит болар барысы да хыял гына...

Карлар кебек вакытлыча гына...

Кышкы ачы салкын кич урамда
Мин барамын йөгереп синең янга.
Шыгыр-шыгыр карның тавышы,
Әйтерсең лә ташу агышы.

Кышкы ачы салкын кич урамда.
Кар аклыгы-күңелең сафлыгы.
Сине өзелеп-өзелеп сагынганга
Кысып кочар өчен ашкындым.
Тик...

Язмаган шул сине кочаклаулар,
Күзләреңә карап көлүләр.
Язын карлар эреп беткән кебек
Эреп акты синең сөюләр...


"Казан утлары" № 1, 2012.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»