Әхәт Гаффар (Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров) 1948 елның 23 декабрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туган. Олы Әшнәктәге сигезьеллык һәм Олы Солтан авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, 1966 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Университетны тәмамлаганнан соң, 1971 елдан алып 1981 елга кадәр, республика көндәлек матбугатында — «Яшь ленинчы», «Социалистик Татарстан» газетасы һәм «Казан утлары» журналы редакцияләрендә корреспондент һәм бүлек редакторы булып эшли. 1982 елда Ә. Гаффар Татарстан язучыларының Әлмәт оешмасына җаваплы секретарь итеп билгеләнә. Ул—1979 елдан КПСС члены.
Әхәт Гаффар әдәбият мәйданына җитмешенче еллар башында килә. Аның 1972 елда «Казан утлары» журналында (№ 10) басылып чыккан «Әҗәт» дигән беренче хикәясе үк әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Шуннан соң язылган «Яра» (1973), «Язлар моңы» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Су астындагы чишмә» (1980), «Бишек» (1981) кебек повестьлары белән Ә. Гаффар үзен әдәбият кануннарын сизгер тоемлаган, шул ук вакытта, әдип буларак, үзенә хас язу стиленә һәм сурәтләү алымнарына ия булган прозаик итеп таныта.
Ә. Гаффар драматургия жанрында да нәтиҗәле эшли. Аның тормыштагы әхлак мәсьәләләрен, заман проблемаларын үз эченә алган, язу стиле буенча, прозасындагы кебек үк, хис, метафора, символ-мәгънә синтезына корылган драма әсәрләреннән «Иртәгә улың булам» (1977), «Җиләк вакыты бер генә» (1978), «Өч сорауга бер җавап» (1981) пьесалары — Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, «Язлар моңы» (шул исемдәге повестьның сәхнәләштерелгән варианты), «Соңгы ләкләк» (1980), «Бер картлыкта, бер яшьлектә» (1981), «Мунча көне» (1982) пьесалары Минзәлә татар дәүләт драма театрында уйналып, тамашачыларның . игътибарын казаналар. Әдипнең «Соңгы сөю» (1980) һәм Муса Җәлилгә багышланган «Хөкем» исемле драмалары (1981) Казан телевидениесе аша күрсәтелә. Болардан башка Ә. Гаффар республика көндәлек матбугатында театр сәнгате, әдәбият кешеләре, республиканың экономикасы һәм культура тормышы турында күпләгән мәкалә, рецензия, очерклары белән катнашып килә. 1977 елда Ә. Гаффарның үзәк матбугатта рус телендә беренче тапкыр басылган «Акчураның җир үбүе» хикәясе «Литературная Россия» газетасының еллык премиясенә лаек була. Хикәя шулай ук украин, поляк телләренә тәрҗемә ителеп тә чыга.
1983 елда «Казан утлары» журналында (10, 11 саннар) Ә. Гаффарның егерменче еллар авыл тормышына багышланган «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы» исемле романы (беренче кисәге) басылып чыкты. Ә. Гаффар—1976 елдан СССР Язучылар союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
Олы юлның тузаны (шигырьләр)
Әҗәт: Повестьлар, хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1975.—127 б. 13 000. Рец.: Вәлиев М. Яшь язучыга хат. —Кит.: Вәлиев М. Яшьләр мәйданга чыга: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1978, 59—68 б.; шул ук мәкалә.—Казан утлары, 1977, № 1, 160.— 164 б.; Бәширо-ва И.—Казан утлары, 1977, № 1, 157—160 б.; Мостафин Р. Төптәнрәк уйлаганда.—Казан утлары, 1977, № 1, 164—168 б.
Гозер: Повестьлар. — Казан: Таткитнәшр., 1978.— 168 6. 13 000.
Бер йотым су: Хикәяләр. — Казан: Таткитнәшр., 1980.— 208 б. 15 000. Рец.: Сверигин Р. Төсләр һәм кешеләр. — Казан утлары, 1982, № 7, 165—167 б.; Зарипов X.—Соц. Татарстан, 1981, 1 март.
Язлар моңы: Пьесалар. —Казан: Таткитнәшр., 1982.— 184 6. 10 000.
Су астындагы чишмә: Повестьлар, хикәяләр. — Казан: Таткитнәшр., 1983.—125 б. 15 000.
Долг: Повести, рассказы. — М.: Современник, 1983.—176 с. 50 000. Глоток воды: Повести, рассказы.— М.: Сов. писатель, 1985.— 423 с. 30 000.
АНЫҢ ТУРЫНДА
К а ш ш а ф Г. Безнең сафка: [Әхәт Гаффарны СССР Язучылар союзына тәкъдим итү].— Казан утлары, 1977, № 8, 177—178 б. Гыймранова Д. «Язлар моңы». [Ә. Гаффарның шул исемдәге пьесасы Минзәлә татар дәүләт драма театрында]. — Соц. Татарстан, 1978, 29 авг.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)