Фәрит Габдрәхим (Фәрит Ибраһим улы Габдрәхимов) 1933 елның 8 гыйнварында Башкортстанның Бүздәк районы Арслан авылында туа. Октябрьский нефть техникумын, Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлеген тәмамлый. Әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап аяк баса. Хезмәт юлын колхозда башлый, төзелештә эшли, мәктәптә укыта. Әдәби иҗатка тартылу аны 1965 елда Туймазы шәһәр газетасы редакциясенә алып килә. Шигырьләре алтмышынчы еллар башында газета-журнал битләрендә, Уфада чыккан «Яшь көчләр» альманахында басылып чыга.
Фәрит Габдрәхим 1969 елдан 1994 елга чаклы, ягъни лаеклы ялга чыкканчыга кадәр, «Кызыл таң» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.
Шагыйрьнең лирик герое — бай рухлы, көчле, горур шәхес. Ә соңгы елларда ул төп игътибарын милли әсәрләр иҗат итүгә юнәлтә. Аның күп кенә шигырь-поэмалары дәһшәтле чорларны кичкән халкыбызның ачы язмышын ачуга, рухи ныклыгын гәүдәләндерүгә, бүгенге аяныч хәле һәм киләчәге турында тирән уйлануларга багышлана.
Ул — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1982). Ф.Габдрәхим — 1979 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Йөрәк уты: шигырьләр. — Уфа: Китап, 1971. Җирдәге йолдызлар: шигырьләр. — Уфа: Китап, 1975.
Анкетага кермәгән юллар: шигырьләр. — Уфа: Китап, 1978.
Алтын туй: шигырьләр. — Уфа: Китап, 1982.
Күңел күзе: шигырьләр. — Уфа: Китап, 1985.
Гашыйклар, Сезгә генә: шигырьләр. — Уфа: Китап, 1988.
Кичер мине: шигырьләр. — Уфа: Китап, 1995.
Синең белән мин: шигырьләр. — Уфа: Китап, 2000.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Мәхмүт X. Табигатьтә бары да табигый // Ватаным Татарстан. — 1983. — 15 гыйнв. Рәкыйпова С. Чын кешеләрнең берсе // Кызыл таң. — 2003. — 8 гыйнв. Мөлеков М. Гомер сәфәре // Кызыл таң. — 2003. — 8 гыйнв.
УЧАК ХАКЫНДАГЫ КЫЙССА
Гайре табигый учак
Тарих шаһит:
Бердәнбер көн
Бабакайлар учак яккан.
Гайре табигый учакны
Дөнья, күреп, шаклар каткан.
Ә ниятләр изге булган—
Караңгылык чыксын юкка,
Күшеккән вә туңган җаннар
Җыелсыннар ошбу утка.
Янсын учак!—очкан утка
Тәхет, богау бер-бер артлы.
Дөрләп янган ту вә тугра,
Дөрләп янган "Иман шарты".
Шул учакта бабакайлар
Үзләре дә озак янган.
...Учак хакындагы кыйсса
Кемгә—чындыр, кемгә—ялган.
Ханбикә манарасы
Сөембикә манарасы.
Никтер моңсу Казансу.
Гасырлардан гасырларга
Сагыш сарка. Ямансу.
Мәңгелеккә нидер сөйли
Ханбикә манарасы.
Бәгыренә кан саудыра
Әллә Мәскәү каласы,
Әллә Нугай даласы...
Күкләр саташкан
Төпсез күкләр, арып, саташкан,
Фасыллары елның адашкан:
Яңгыр коя кышын кәпәчкә,
Карлар ява җәен как башка.
Төпсез күкләр, арып, саташкан.
Алдан төшеп алган сукырлар,
Юлларында тирән чокырлар.
Кыю сүзләр сөйли куркаклар,
И йотлыгып тыңлый чукраклар.
Әйдәп бара алдан сукырлар.
Урын табылырмы?
Явызлыктан, ялган гаделлектән
Беткән идек йөдәп-талчыгып,
Килеп керде кануннары белән
Күңелләргә иблис-болыпевик.
Кануннарның һәр хәрефе алтын!
Кабул иттек чын дип ялганны.
Күңел гарык ошбу кануннардан,
Ә Аллага урын калмады.
Менә бүген иблис кануннары
Тарих чүплегенә түгелә.
Демократлар язган кануннарын
Шыплап тутыралар күңелгә.
Иблис нишли? Демократ—ул, имеш.
Табынадыр Ай вә Тәрегә.
Тутыралар яңа кануннарны,
Урын табылырмы Тәңрегә?!
Көнләшәм
"Яңа урыслар", "Яңа татарлар".
Җилдерә алар иномаркада.
Мин "иске татар". Йөримен җәяү.
Гомер буена биштәр аркамда,
һич тә көнләшмим яңа байлардан.
Әнә бер малай. Ялан аяклы.
Атланып алган таяк-атына.
Кулында чыбык. Җилдерә генә.
Җитәрмен димә аның артыннан.
Бигрәк көнләшәм шушы малайдан.
Әнкәйне юксыну
Догаларың шайтаннарга
Капкыннар кора иде.
Чәчәкләрне кысмасын дип,
Күңелдәге чүп үләнен
Урагың ура иде.
Упкынга илтер юлымны
Кирегә бора идең.
Дәшми торган чагыңда да
Иң кирәкле сүзләреңне
Ишетеп тора идем.
Аңламассыз
Барысы да сөйли, иң дөресен
Алар гына белә, әйтерсең.
Тотыналар шуннан бәйләнергә:
—Ник бер сүз дә, абзый, әйтмисең?!
Ишетмәгәч әйтмәгәннәремне,
Укымагач сүзен күзләрнең,
Аңламагач дәшми торуымны,
Аңламассыз әйткән сүзләрне.
Таш
Шикләнә күрмә, янәсе,
Таш-мазар юк кулымда.
Ике куллап күрешә ул,
Ә ташы... куенында.
Ишарә
Шигырьләрем һаман кыскаралар,
Моның серен ничек чишәргә?
Осталыкмы арта, әллә соң бу—
Гомер кыскаруга ишарә?!
Яшьлек иле
Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем,
Йөгереп кайта торган юл булса.
Ә. Ерикәй
Яшьлек иле... Төсләр балкып тора.
Хуш исләре ерак аңкып тора.
Өмет тулы таңнар атып тора.
Ә офыклар серле—тартып тора.
Әй, картлачлар, кайтасыгыз килә
"Яшьлек" дигән шушы гүзәл илгә.
Сагыш тулы күңелегез—аңлыйм,
Аңлыйм да бит—ярдәм итә алмыйм.
Бикле аның, бикле капкалары,
(Кемнәрнең бар анда кайтканнары?!)
Бу җәһәттән җаным тыныч минем:
Киткәнем юк синнән, Яшьлек илем.
Көннәрем җитсә иде
Упкын да упкын төшемдә,
Тәмам теңкәгә тиде.
...Соңгы җырым төгәлләргә
Көннәрем җитсә иде.