поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бүген математикадан нинди билге алдың, улым?
    – Биш плюс дүрт минус җиде.
Бүген кемнәр туган
  • 29 Ноябрь
  • • Йосыф Акчура (1876-1935) - язучы
  • • Әхәт Фазылҗанов - язучы
  • • Фаил Ибраһимов - режиссер
  • • Маннур Саттаров (1920-2016) - шагыйрь
  • • Шәһидә Максудова (1926-2009) - язучы
  • • Руслан Кираметдинов - җырчы
  • Хэлэл угез ите сатыла. Ал-630, Арт-650. Шэхэргэ китереп биру момкинлеге бар. Ашлык ватып та бирэбез кирэк кешегэ. 89393453961
  • Сдается двухкомнатная квартира в центре Актаныша, на длительный срок. с.T 89274767230
  • Угез ите сатыла. Ал-620,Арт-660. Китереп биру момкинлеге бар. 89503282206
  • Яшь Тай ите сатыла. Декабрь башында суелачак. Казанга китереп биру момкинлеге бар.шалтыратыгыз, 89520347319.
  • Студент егеткэ с подселением эзлим бүлмэ. Энергоуниверситет тирэлэрендэ. 89172618276
  • Тандем сэудэ узэге янында урнашкан 2 булмэле фатирга узем белэн торырга кызлар эзлим.89534004384
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ГАБДРАФЫЙКОВ ИЛДАР

Уфадагы танылган татар галиме, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков Башкортстанда соңгы бер елда этносәяси хәлләр шактый тотрыклыланды дип исәпли. Моны ул үзенең гыйльми хезмәте-тикшеренүендә дәлилли. Илдар Габдрафыйковның тикшеренүе нәтиҗәләре аның еллык докладында чагылыш тапкан. Мәгълүм булуынча, Русия Фәннәр академиясенең Этнологик тикшеренүләр институты ел да илдәге һәм Русиягә якын булган дәүләтләрдәге этносәяси хәлләрне анализлый. Әле дә “Русиядә һәм аңа чиктәш дәүләтләрдә 2010 елда этносәяси вазгыять” дип аталган еллык докладлар тупланмасы дөнья күрде. Шул җыентыкта Илдар Габдрафыйковның да фәнни мәкаләсе урын алган. “Хакимиятләр алмашыну чорында Башкортстан” дип исемләнгән шул докладында автор республикада булып яткан хәлләрне уңай бәяли. “Рөстәм Хәмитов президент итеп билгеләнгәч, социаль өлкәләрдә яхшыга үзгәрешләр сизелә, шулай ук милли сәясәт тә шактый уйланылып үткәрелә”, дип ассызыклый танылган галим. Гомумән, 2010 елда Башкортстанда хакимият алмашыну эчке сәясәттә уңай алга китешләргә һәм иҗтимагый тормышта иминлеккә юл ачты”, дип йомгак ясый Илдар Габдрафыйков. Аның әйтүенчә, Башкортстанда егерме ел буе җыелып килгән проблемаларны, әлбәттә инде, Хәмитов әфәнде бер ел эчендә генә ерып чыга алмый. Шулай да уңай үзгәрешләр алдагы елларга өмет уятуын әйтә галим. “Хакимиятләр хәзер халыкка күпкә ачыграк һәм демократик рухлырак”, ди ул. Илдар Габдрафыйков Русиянең этнологик мониторинг һәм конфликтларны алдан кисәтү төркеме әгъзасы. Соңгы елларда үзенең төпле гыйльми эзләнүләре нәтиҗәсендә язылган докладлары белән дистәдән артык чит илдә, шул исәптән Франция, Япония, Израил кебек илләрдә чыгыш ясады ул.


Фәнис Фәтхи
Azatliq.org
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы