поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бүген математикадан нинди билге алдың, улым?
    – Биш плюс дүрт минус җиде.
Бүген кемнәр туган
  • 29 Ноябрь
  • • Йосыф Акчура (1876-1935) - язучы
  • • Әхәт Фазылҗанов - язучы
  • • Фаил Ибраһимов - режиссер
  • • Маннур Саттаров (1920-2016) - шагыйрь
  • • Шәһидә Максудова (1926-2009) - язучы
  • • Руслан Кираметдинов - җырчы
  • Хэлэл угез ите сатыла. Ал-630, Арт-650. Шэхэргэ китереп биру момкинлеге бар. Ашлык ватып та бирэбез кирэк кешегэ. 89393453961
  • Сдается двухкомнатная квартира в центре Актаныша, на длительный срок. с.T 89274767230
  • Угез ите сатыла. Ал-620,Арт-660. Китереп биру момкинлеге бар. 89503282206
  • Яшь Тай ите сатыла. Декабрь башында суелачак. Казанга китереп биру момкинлеге бар.шалтыратыгыз, 89520347319.
  • Студент егеткэ с подселением эзлим бүлмэ. Энергоуниверситет тирэлэрендэ. 89172618276
  • Тандем сэудэ узэге янында урнашкан 2 булмэле фатирга узем белэн торырга кызлар эзлим.89534004384
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ФӘРРАХОВА ФЛҮЗӘ

Фәррахова Флүзә Шәйхетдин кызы, "Шәһри Чаллы" гәҗите мөхәррире, 1952 елның 1 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Түбән Яхшый авылында туа. 1973 елда Казан дәүләт педагогика университетында физика укытучысы һөнәре ала. 1973-1976 - Лаеш урта мәктәбендә укыта. 1983 - Чаллыдагы 12нче балар бакчасында тәрбияче. 1990 - 24нче мәктәптә туган якны өйрәнү укытучысы. 1991-2001 - "Шәһри Чаллы" гәҗитендә корреспондент, хатлар бүлеге мөхәррире. 2001-2008 - "Шәһри Чаллы" гәҗитенең баш мөхәррире. 2008 - "ТАТМЕДИА" филиалы "Шәһри Чаллы" гәҗитенең директоры.

Аны “Шәһри Чаллы”ның иң карт бүресе дисәң дә ялгыш булмас. Яшь ягыннан түгел (бездә аннан өлкәнрәкләр байтак), биредәге эш стажы буенча. Газетаны бишектәге беренче көненнән белгән кеше ул. Максатына ирешүчән, көчле ихтыярлы булмаган кеше йөрәге җитеп бөтен бер коллективны җитәкләргә, аның бору-мәшәкатьләрен үз иңнәренә күтәрергә риза була алыр иде микән? Сүз “Шәһри Чаллы”ның баш мөхәррире Флүзә Шәйхетдин кызы Фәррахова турында. Җитәкче буларак мәсьәләләрне аек акыл белән хәл итү, салкын канлылык та хас аңа. Дөрес, каны кайнаштырып алган чаклары да бар. Андый чакта койрыгыңны кысып, читтәрәк йөрүең хәерле. Шулай итәбез дә. Тиз сүрелә үзе. Ачу саклап, каш астыннан сөзеп карап йөрми. Менә генә ачулана да, менә генә сүрелә, берни булмаган диярсең. Аздан да хәтере кала торган кайберәүләрнең кайчагында үпкәләре дә басыла алмый кала.

Ул безнең, без аның холык-фигылен бик яхшы белү сәбәпле коллективта зил-зиләләр артык еш булмый. Чыбыркылап кумый да, тезгенне дә бик бушатмый коллективның уртак йөген барыбызга да тигезләп тарттыра белә ул. Моны җитәкченең оештыру осталыгы дип тә, тәртә арасына күнеккән эш атларына ышанычы дип тә аңларга була, диләр аның турында хезмәттәшләре. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы