поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ЕНИКӘЙ ГАЛИ

Кушаматы «Тимерчың»...

Бөтен дөнъя тарихында да, дөресен генә әйткәндә, аеруча Россияда Дәүләте, аның халыклары тарихында да бик тә мөһим, гаять зур урын алып торган тарихи шәхеснең туганына 850 ел тулуын безнең Россияда беркем дә искә дә төшермәде, күпчелеге сизми дә калды дияргә була.

Ул шәхесне искә алмау, «оныту»ның, тарихта аның эшләрен ачык һәм тулы итеп күрсәтмәгәннең бик зур сәбәбе-нигезе бар, әлбиттә. Бу шәхес турында тарихта ачык һәм тулы мәгълүмәтләр бирмәү генә түгел, тарихта аның туган-үскән, дәүләт хакимиятенә килү, идәрә итү вакытлары, XIX гасырда яшәгән рус академигы В.П. Васильев сүзләре белән әйткәндә, урта гасырлардан ук «аңлы рәвештә караңгыга батырылган һәм бозып күрсәтелгән».

Икенче рус галиме, тарихчы һәм философ П.Н. Савицкий әйткәнчә, «шул кеше булдырган Ил булмаса, Россия да дөнъяда булмас иде» - әммә безгә бүгенге көнне дә ул шәхеснең туган елы да төгәл билгеле түгел: Бер чыганакта 1154 ел күрсәтелә (В.П. Васильев тәрҗемә иткән борынгы Кытай хәрби түрәсе Мэн Хун язмалары буенча), икече чыганакта (фарсы Рашид ад-Дин җитәкчелегендә XIV гасыр башында чыгарылган «Тарихи язмалар җыентыгы»нда), чама белән, 1155 ел диеп белдерелә.

Әүвәл әйткән шәхеснең исеме – Чыңгыз хан. Бу кешенең титул-исеменең шушы иң дөрес әйтелеше-яңгырашы аның туган халкының туры токымы булган Россияның бер халыгында (телендә) калган – моны аз гына түбәндәрәк ачыкларбыз – шунда ук төшенеп җитмәгәннәргә.

Әлбиттә, бу шәхеснең токымнары Россиянең һәм Евразиянең башка халыклары арасында да, русларда да, төрки халыклар арасында да, күпчелеге үзенең борынгы Бабасы кем икәнен белмичә, тормыш асрый баралар.

Тарихта сакланып калган бик күп мәгълүмәтләр буенча, бу шәхеснең, аның туган халкының дөнъя тарихында, Евразия-Россия халыклары язмышында прогрессив һәм бик тә уңай әһәмияте бар, әлбиттә.

Чыңгыз хан үзенең туган халкын, аннары башка Евразия халыкларын да Бөек Евразия дәүләте төзергә оештыра алган. Бу дәүләт Россия булуына да, Россия һәм Евразияның күпчелек халыклары барлыкка килүенә, аларның уңай үсеш-алгарышларына да тарихи нигезе, шарты булып калган.

Шуны да әйтергә кирәк – тарихчы европоцентристлар безгә бик җиткереп бармаган, әммә кайсыбер тарихи чыганакларда очрый торган мәгълүмәтләр буенча, Чыңгыз хан дәүләтен төзегән чордан ук аның янында, аның иптәшләре-көрәштәшләре арасында бик күп Көнчыгыш Европа кешеләре булган - әлбиттә, руслар да булган.

Чыңгыз хан үзенең иптәшләре-көрәштәшләре белән дәүләтен нигезләгәндә үк үз вакыты өчен генә түгел, ә алдагы гасырларга да күп урыннары-кагыйдәләре күп халыкларга уңай һәм алдынгы, прогрессив булган хокук жыентыгы - Бөек Язу эшләп чыгара һәм аны Бөек Корылтайда раслап игълан итә. Бөек Язу кануннары соңрак төрле халыкларның, илләрнең прогрессив хокук системаларында кулланыла, хәттә бүгенге көнне дә, әлбиттә, аның чагылышларын күп күрергә-очратырга мөмкин, тик бу шартларны европоцентрист тарихчылар икърар итергә ашыкмыйлар.

«Чыңгыз ханның мәмләкәт белән идара итүдә тоткан юллары, дөйөм мәмләкәт халкының хәленә ярашлы булган кануннары тикшеренүчеләрне хайранга калдыра. Аның мәмләкәтендә гәделлек, тәртип, якшы мөгәмәлә кебек идеаллар мәшһүр генә түгел, тамәм мәгънәсе белән гыйлемгә корылган иде. Мондый сыйфатлар дөнъяның башка бөек командарларында булмады» - диеп язган бөтен дөнъяда танылган тарихчы-тюрколог Әхтметзәки Вәлиди Туган.

Бөек Язуның урта гасырларның кансыз-мәрхәмәтсезлек заманнарында тормышка ашырылган кануннары һәм кагыйдәләре бу - диннәргә тигез караш, бар фикергә-дингә ирек бирү, бөтен кешене диненә, расасына, милләтенә, сыйныф чыгышына карамастан, Бөек ханнан алып гади кешегә кадәр дәуләт һәм хокук алдында бертигез җаваплы итеп күрү, һәркемгә, сыйныф чыгышына карамастан, тумыштан диярлек тигез мөмкинчелек, булышлык-ярдәм бирү принципы – тик кешенең сәләтлеге һәм уңганлыгы гына аның уңышлы һәм мул тормышына сәбәп-нигез булырга тиеш булган.

Бу төп кагыйдәләр һәрбер кешедән, әлбиттә, иң алдан намуслылык, вөҗданлылык, биргән сүзендә тору, үз эшенә бирелеп, аеруча тырыш булуын, гәделлекә, камиллеккә омтылуын таләп иткәннәр.

Әлбиттә, шундый кагыйдәләр, ул вакытта инде аеручан, бик күпләргә «яшәргә комачаулый» башлаган, алар арасында гади кешеләр генә түгелдер, күп дәүләт-илләр ияләре дә булган, һичшиксез (хәттә, риза булыр күбесе - әлеге вакытта да «тигез мөмкинчелек» дигән принцип, «урлашма» дигән кагыйдә кайсыберләргә бик килешеп бармаганы билгеле, сер түгел).

Шуңа күрә дә, беръяктан, Бөек Язу идеяларына-фикерләренә каршы, аларны тормышка ашырган дәуләткә, шул дәуләт тотучыларга каршы, алар дөнъяга пәйдә булу белән, каты көрәш башлана. Ул көрәш бер башланып, бүгенге көннәргә кадәр туктамаган, әлбиттә - төрле методлар (ысуллар) белән алып барылган. Иң мөһим һәм тәэсирле ысул - идеологик ысул булып чыккандыр, чөнки идеологияга каршы иң яраклык корал - шул ук идеологик метод кулланыла, күпчелек вакыт кайсыберләр уйлауы һәм куллануы буенча, каршы куярлык җитди дәлилләр булмаганга – нахак алдакчыл пропаганда рәвешендә.

Бөтен урта гасырлар дөнъясы өчен гәдәттән тыш яңа булган идея, яңа хокук системасы, яңа Дәүләт төзү хәрәкәте аларның дошманнары ягыннан «канга батырып басып алулар гына» диеп игълан ителә. Бу хәрәкәтнең лидеры Чыңгыз хан үзе, аның иң якын көрәштәшләре һәм аның туган халкы «кыргый күчмә халык кешеләре, мәҗүсиләр» диеп дөнъяга белдерелгән.

Ләкин Әхтмәтзәки Вәлиди Туган үзенең тарихи әсәләрендә, бөтен дөнъяның бик күп билгеле галимнәренең дәлилләренә һәм мәгълүмәтләренә, үзе дә еллар буе алып барган фәнни әзләнү-тикшеренү нәтиҗәләренә дә таянып, Чыңгыз ханның төрки халыкларыннан булуын раслый, һәм аның турында менә ни диеп яза:

«Чыңгыз зур гәудәле, нык тәнле, киң маңгайлы, озын сакаллы, бик мәһабәт, эшендә гаять тотанаклы, сүзгә оста кеше иде... Ул мәмләкәтен үзеннән соң да озак гомер итсен һәм үссен диеп төзеде. Ул төзегән мәмләкәт аның үзеннән соң да давам итте генә түгел, бәлки тагын да зурырак булып киңәйде һәм үсте, гаять көчәйде.

Монгол-татар хөкемәтендә ижтимагый һәм сәяси корылышның барысы да Чыңгыз ханның үз кулы белән эшләнде.

...Ул үзенең табигый көч-күәте янына халыкны үзенә карата белү сәләтен, һич бер тайпылмый, селкенми торган үзаллылык һәм ихтыяр көчен дә жыйган иде. Аның бөек табигатенә күпме төрле-төрле уңышсызлыклар, күпме кешеләрдән күргән мәсхәрәләр, тормышка ашмый калган күпме ялгыш өметләр һич бер тәъсир итә алмыйлар иде. Чыңгыз бик йомарт һәм ачык йөзле иде. Иптәшләре аның бу сыйфатына мөккибән гашыйк иде. Ул дөнъяның рәхәтен күрә белде, ләкин бу җәһәттән дә дөнъяның бик күп патшаларыннан да аерылып торды. Дөнъя рәхәтен күрәм диеп, ул һич бер вакытта да азгын нәфескә иярмәде. Шуның өчен дә ул үзенең актык көненә кадәр акыл һәм фикер җәһәтеннән камиллыкка табан гына барды.

Чыңгыз хан үзенең балаларына бөтен диннәргә дә бер тигез дәрәҗәдә карарга, берсен дә икенчесеннән һич өстен куймаска, бәлки аларның барысын да хөрмәт итергә васыят иткән иде. Чыңгыз хан карашы буенча, һәммә диннәр дә бер үк дәрәҗәдә мөһим, бер үк дәрәҗәдә якшы иде. Шуның өчен дә Ислам, Христиан, Будда миссионерларының һәр бересе, Чыңгыз хан безнең динне якынырак күрә диеп әйтәләр иде.

Чыңгыз хан мәмләкәтенең төрле халыкларыннан җыела торган Корылтай тарафыннан төзелгән «Язуг» исемле канун китабына дөйөм мәмләкәт өчен уңайлы булган кагыйдәләрне генә кертергә тырышты.

Шул кануннарга Чыңгыз хан барысыннан да артык үзе буйсынды һәм шуннан бер карыш та читкә чыкмаска тырышты».

Менә Чыңгыз ханның шул Бөек Язуны барлыкка китерүенә, гәдаттән тыш Ил коруына, шул Ил белән идарә итүне оештыруына карап, кайсыбер «официаль тарихчыларның» сүзләренә карамастан, Чыңгыз хан үз вакыты өчен бик укымышлы (мәгарифәтле) кеше булган диеп уйларга бөтен нигез-сәбапләр дә бар. Без моны югарыда китергән мисалдан - Чыңгыз хан белән очрашкан төрле дин руханилары сүзләреннән дә күрә алабыз. Чөнки, әлбиттә укымышлы булган, төрле дин хезмәткәрләреннән «безнең динне зурлый» дигән бәя алу өчен, әлбиттә, аларның һәрберсенең дине турында кешедә бик тә яхшы белем булырга тиеш.

Дәвамы
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»