поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ДӘҮЛӘТОВ ЗӨФӘР

Язучы-прозаик Зөфәр Мирхәйдәр улы Дәүләтов 1953 елның 15 июнендә Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәфәр авылында крестьян-колхозчы гаиләсендә туган. Үз авылларында башлангыч, күрше Баек авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1968—1970 елларда район үзәге Мөслимдә һөнәри-техник училищеда укый. 1971—1973 елларда армиядә хезмәт итә. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, комсомол юлламасы белән Уфага китеп, Бөтенсоюз төзелеше дип игълан ителгән Башкорт биохимия комбинатын аякка бастыруда үзеннән өлеш кертә, комбинат төзелеп беткәч тә шунда калып, 1982 елга кадәр электр цехында мастер-электрик булып эшли, бер үк вакытта, төп эшеннән аерылмыйча укып, Уфа электр-механика техникумын тәмамлый, 1986—1992 елларда ул янә студент: Әбү Рәйхан Бируни исемендәге Ташкент политехника институтының төзелеш факультетында югары белем ала.

1992 елда 3. Дәүләтов Татарстанга кайта, өч елга якын туган авылында яши. 1995 елда Әлмәт шәһәрендә төпләнеп, 2003 елга кадәр Архитектура-проектлау бюросында инженер-проектчы, шәһәр хакимиятенең төзелеш идарәсендә инженер-куратор, халыкара «Татойлгаз» ябык акционерлык ширкәтендә техник бүлек җитәкчесе булып эшли. Шул соңгы урынында эшләгәндә аны, сәләтле каләм иясе һәм оста оештыручы булуын күздә тотып, 2003 елда Әлмәт Язучылар оешмасының җаваплы секретаре итеп сайлап куялар.
Зөфәр Дәүләтов, башка бик күпләр кебек, әдәби иҗаттагы беренче тәҗрибәләрен шигырь язудан башлый. 2001 елда «Рухият» нәшрияты чыгарган «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» исемле күмәк җыентыкта аның да унлап шигыре урнаштырыла. Шулай да язучының төп иҗат юнәлеше — публицистик язмалар, очерклар һәм сәнгатьле проза. Күмәк җыентыкларда, «Әлмәт таңнары», «Мәдәни җомга» һәм республиканың башка көндәлек матбугатында аның нефть ягы тормышына, төбәктәге төзелеш, юллар салу, халыкның яшәү шартларын яхшырту, җир-суларны савыктыру, табигатьне саклау мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре, очерк язмалары әледән-әле басыла килә. Реаль вакыйгаларга нигезләнеп язылган «Уйландырган заман», ике кисәктән торган «Төзәлмәс яра» повестьлары да яшь каләмнең шул гамь-уйлануларын, туган як кешеләренең эш-хезмәттә, гаиләдә, мәхәббәттә үзара катлаулы мөнәсәбәтләрен, күңел кичерешләрен әдәби образлар аша гәүдәләндерү теләге белән барлыкка килә.

3. Дәүләтов — 2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге һәм берлекнең идарә әгъзасы.

БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тормыш дигән язмыш: Повесть, очерклар, шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.— 173 б.— 2000.
Төзәлмәс яра: Повестьлар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.— 205 б.— 2000.

БИБЛИОГРАФИЯ

Әшрәфҗанов X. Кеше күңеленә сукмак//Мәдәни җомга.— 2002.— 28 июнь. Әшрәфҗанов X. Чираттагы бәхетсез кем?//Шәһри Казан.— 2005.—4 февр.

ИҖАТЫ ТУРЫҢДА ФИКЕРЛӘР

Мин шушы бер-ике айда Зөфәр Дәүләтовның «Тормыш дигән язмыш» һәм «Төзәлмәс яра» исемле китапларын бик яратып, ике кат укып чыктым. Минем уемча, Зөфәр Дәүләтов — бик укымышлы, тирән белемле, зыялы шәхес. Ул — башлап язучы да, яшь язучы да түгел, ә нык каләмле, өлгергән, чын язучы.
Гамил Афзал, Татарстанның халык шагыйре. 2003

Зөфәр Дәүләтов соңгы елларда үзенең иҗатын сизелерлек актив лаштырды. Мин моны Әлмәткә күчеп килгәч рухи тормышындагы борылыштыр, әдәби иҗатка үзен чын-чынлап багышлавыннандыр дип уйлыйм. Ике ел эчендә (2001 — 2003) ул, Татарстан китап нәшриятында саллы гына ике китап чыгарып, үзенең прозада да, поэзия өлкәсендә дә эшләргә сәләтле икәнлеген раслады. Аның каләме йөгерек, ул бүгенге яшәешебезнең актуаль проблемаларын тотып ала белә. Катлаулы проблеманы катлаулы язмышлар аша куюы, бай тормыш тәҗрибәсе, масштаблы фикер йөртүе хакында сөйлиләр. Киләчәктә автор персонажларның рухи дөньясын психологик тирәнәйтүгә, эш-гамәлләренең мотивларын ачуга игътибарны арттыра төшсә, иҗатында, һичшиксез, зур уңышлар яулар.

Фоат Садриев, язучы, драматург. 2002

Зөфәр Дәүләтов артык күп язмый. Күп язмавының сәбәбен үзе белән аралаша торгач аңладым: ул чиле-пешле нәрсәләрне яратмый, бик таләпчән буларак һәрнәрсәне җиренә җиткереп эшләргә омтыла. Нәкъ менә шуңа күрә дә шигырьләренә, хәтта газета өчен язган вак-төяк мәкаләләргә дә ул артык җитди карый. Миңа аның кеше киңәшенә колак сала белгән хәлдә еш кына үз фикерендә калуы, үҗәтлеге ошый. Егет сүз тәмен һәм шигырьдә иң кирәк сүзнең берәү генә булганын белә, шуны эзләп, иҗат газабы да кичерә.
Нур Әхмддиев, шагыйрь, прозаик. 2002

Зөфәр Дәүләтов

Үзем турыңда үзем

Армия сафларында хезмәт иткән чак. Урал хәрби округы газетасына мәкаләләр язгалыйм. Язгач, рус егетләренә укытып, хәреф хаталарын төзәттерәм дә, акка күчергәч, газетага җибәрәм. Басып чыгаралар. Барыбер күңелгә нидер җитми, риза түгел. Язган сүзнең тәме юк. Шулай да юлын таптым — шигырь язарга тотындым. Тотындым дию бик дөрес түгел инде. Ничек беләм, шулай язам. Берәү дә, син яза белмисең, дими. Унике битле укучы дәфтәре тулгач, озак уйлап тормыйча, «Казан утлары» журналына җибәрдем. Шундук авылга хат та яздым: монда журнал юк, килгән берсен карап барыгыз, дип.

Армия хезмәте үтеп китте. Кайткач, бу журналны укый башладым, һаман да теге шигырьләр шәлкемен көтәм. Көтә-көтә алҗыгач аңладым — язганнарым андый абруйлы журналга басарлык булмаган икән. Матур итеп яза белмәгәнемне шунда төшендем. Аннары үпкәләп язмый тордым. Күңелне, көч-егәрне комсомол эшенә юнәлттем. Егерме биш еллап Татарстаннан читтә русча сөйләшеп яшәгәч, бер заман Әлмәт төбәгенә килеп төпләндем. Татар халкының мөстәкыйльлек алдык дигән еллары — иркенләп, курыкмыйча, оялмыйча үз телеңдә сөйләшә торган вакытлар җиткән. Мин, теге русча язып интеккән елларга да ачу итеп, язучылык эшенә ныклап тотындым. Язганны китап нәшриятында бастырып чыгарырга мөмкинлекләр туды. Эш урыным — Әлмәт районы һәм шәһәре хакимияте бинасында — мине барысы да таный. Тизрәк язасы, язганны бастырып чыгарасы килә. Түземсез булгач ашыгасың — язганыңны кат-кат карап та, кимчелекләреңне күреп тә җиткереп булмый. Иң башта шигърият белән мавыктым. Эзләгәнемне таба алмагач, прозага күчтем. Хәзер аңладым инде: бер мин генә түгел икән эзләгәнен таба алмаучылар.

Шигърияткә, язучылыкка этәргеч булып үзем укыган Баек мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния апа булгандыр. Аның челтер чишмәдәй чиста тавышы, матур сөйләве туган телне яраттырган икән. Әлмәткә күчеп килеп, олы-олы язучылар белән аралаша торгач, язу сәләтем тагы да артты кебек. Кумирым Гамил ага Афзалларга керсәм, китап тулы киштәләрне күреп исем китә...

Шулай бер ачынып сөйләгәне булды. Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат итеп күрсәткәч, аның турында берәү: «Юк, ул совет гражданының абруен төшергән»,— дип чыгыш ясаган. (Бер шигырендә ир белән хатын арасында низаг чыккач, хатыны табадагы коймакларны көлгә сипкән. Тавыш тынгач, шул коймакларны идәндәге майга манып, чүмеч белән чәй эчкәннәр. Тавыш юньлелеккә алып бармый дигән сүзләр белән тәмамлана шигырь.) Шул чыгыш аны ул елны Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидатлар исемлегеннән төшереп калдырырга җитә. Мин, шулар турында уйлап, әле дә борчылам. Элек тә рәхәт булмаган икән язган кешегә дип куям. Шигърият йолдызлыгындагы биек йолдызларга да. Рәхәттән бер яхшы әсәр дә язылмый, күрәсең.
2005

©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2005.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»