поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ДАУТОВ РӘИС

(1928-2007)

Язучы-тәрҗемәче, әдәбият белгече, мөхәррир-текстолог Рәис Нәүширван улы Даутов 1928 елның 15 мартында Татарстанның хәзерге Мамадыш (элеккеге Тәкәнеш) районы Шәмәк авылында мулла гаиләсендә туа. Егерменче елларның ахырына таба авыл халкын көчләп күмәкләштерү хәрәкәте башланып, гаилә башы Нәүширван ага, яңа хакимият каршында «ышанычсыз сыйныф вәкиле» буларак, Архангельск өлкәсенә «хезмәт белән төзәтү» сөргененә җибәрелгәч, дүрт бала белән берүзе калган әни кешенең тормыш хәле бик мөшкелләнә, шунлыктан ул 1937 елның җәендә әле яңа беренче сыйныфны тәмамлаган тугыз яшьлек кече улы Рәисне үзләреннән кырык чакрым ераклыктагы Көчек (Кечек; 1940 елдан — Биектау) авылында ялгыз яшәүче, ире белән бертуган апасы янына илтеп куя. Рәис шунда алты ел тора, икенче — бишенче һәм җиденче сыйныфларны шул авыл мәктәбендә укып тәмамлый, сугыш башланган елны гына, инде сөргеннән котылып, Казанда төпләнеп яши башлаган әти-әниләре янына кайтып кушыла. Казанда Яңа Бистәдәге 13 нче мәктәпнең алтынчы сыйныфында бер ел укыгач, җиденчене ул янәдән Биектау авылына кайтып тәмамлый. Сугыш чорының иң авыр еллары булуга да карамастан, Рәис укуын ташламый, 1943—1946 елларда СССР Хәрби Һава Көчләренең Казандагы 9 нчы номерлы махсус рус урта мәктәбендә сигезенче сыйныфтан башлап белем алуын дәвам иттерә, аны мәктәпләр тормышына әле яңа кертелгән өлгергәнлек аттестаты алып тәмамлагач, 1946—1948 елларда Казан Укытучылар институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.

Институтны тәмамлап, берникадәр вакыт Татарстан Сәламәтлек министрлыгының Санитария-эпидемиология станциясендә медстатистик булып эшләгәннән соң, Р. Даутов 1949 елның августында армиягә алына һәм 1952 елның ноябренә кадәр аерым гаскәри төзүчеләр батальоны составында Мәскәү тирәли торгызыла торган хәрби саклагыч объектлары төзелешендә рота писаре һәм төзелеш участогы нормировщигы булып хезмәт итә.

1953 елның февраленнән ул — Татарстан китап нәшриятында мөхәррирлек хезмәтендә. Биредә ул берөзлексез 1989 елның мартына кадәр, ягъни утыз алты ел буена, әүвәл яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор, мөдир, өлкән редактор, ә 1964 елның гыйнварыннан матур әдәбият редакциясенең өлкән редакторы булып эшли. 1963 елда, төп хезмәтеннән аерылмыйча укып, Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

Р.Даутовның иҗат эшчәнлеге төп өч өлкәгә карый: әдәби тәрҗемә, мөхәррирлек-текстология эше һәм әдәбият тарихы өлкәсе. Тәрҗемәче буларак, аның беренче күләмле хезмәте — «Янки король Артур сараенда» исемле Марк Твен романы 1958 елда басылып чыга. Шул вакыттан башлап Көнбатыш һәм рус язучыларыннан, башка милли әдәбиятлардан аның сәнгатьле-иҗади тәрҗемәсендә дистәдән артык китабы дөнья күрә. Алар арасында Ф. Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» романы, А.Купринның «Атышу», «Олеся», «Гранат кашлы беләзек», «Молох» кебек повестьлары, Ф.Куперның «Соңгы могикан» романы, ОТенри, Э.Хемингуэйларның новелла һәм хикәяләре, күренекле татар язучысы М.Галәүнең 1936 елда кулга алынуы вакытында оригиналы югалып, фәкать русча тәрҗемә басмасы гына сакланып калган мәшһүр «Мөһаҗирләр» романының кабат татарчага тәрҗемәсе һ.б. бар.

Текстология һәм мөхәррирлек өлкәсендә борынгы әдәби ядкярләрдән һәм татар әдәбияты классикасыннан Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы, Мөхәммәдьяр поэмалары, Утыз Имәни, Габделҗәббар Кандалый, Акмулла, Заһир Бигиев, Гаяз Исхакый, Дәрдемәнд әсәрләре җыелмалары, Г. Тукай, Г. Камал, Г. Ибраһимовларның күптомлыклары, Садри Максуди, Зәки Вәлиди Тоган, Исмәгыйль Рәмиләрнең аерым хезмәтләре басмага Р. Даутов тарафыннан яки аның турыдан-туры якын катнашы һәм гамәли ярдәме белән әзерләнгәннәр. Йөзләрчә әдәби әсәрләргә, китапларга фатиха биргән тәҗрибәле нәшрият мөхәррире вазифасыннан һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендәге казаныш ларыннан тыш, Р. Даутов татар әдәбияты тарихын, аның үткәндәге һәм бүгенге иҗат көчләрен барлау, язучылар турында мәгълүматлар җыю һәм матбугат аша аларны пропагандалау юнәлешендә күп еллардан бирле даими эзләнүләр алып бара һәм туплаган материалларын газета-ясурнал, еллык календарь битләрендә әледән-әле бастыра килә. Аның 1986 елда басылып чыккан һәм Татарстанның егерменче йөздәге өч йөз дә кырык тугыз язучысының биографик мәгълүматларын һәм кыскача иҗат характеристикаларын үз эченә алган күләмле белешмәлек хезмәте инде менә дистәләгән еллар буена әдәбият-сәнгать, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре өчен өстәл китабы булып хезмәт итә. Язучы, журналист һәм матбугат тарихы белгече Исмәгыйль Рәминең (1895—1969) революциягә кадәрге чорда татар әдәбияты һәм мәдәнияте өлкәсендә әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлекләре белән тирән эз калдырган шәхесләргә, аерым тарихи-мәдәни вакыйгаларга багышлап төзелгән, әмма үз вакытында совет идеологиясе киртәләрен уза алмыйча, басылмыйча калган кулъязма «Әдәби сүзлеге»нең яңабаштан редакцияләнеп, яңа материаллар белән тулыландырылып һәм баетылып дөньяга чыгуы шулай ук Р. Даутовның фидакярлегенә кайтып кала. Әдипнең 2002— 2005 еллар арасында бүгенге көндә яшәп иҗат итүче туксанлап татар язучысының иҗат биографияләрен яктырткан һәм «Мәгариф» нәшриятында өч аерым китап булып басылып чыккан «Балачак әдипләре» дигән тупланмалар да әдәбият белеменең шул мөһим тармагына карый.

Кырык елга якын берөзлексез Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшләп ялга чыккач та, Рәис Даутов мөхәррирлек эшчәнлеген дәвам итә: туксанынчы еллар башында аны, тәҗрибәле һәм киң белемле редактор буларак, яңа оешкан Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтына өлкән фәнни хезмәткәр итеп эшкә чакыралар. 1993—2003 елларда ул институтның татар тексты төркемен җитәкли, татарда беренче фәнни энциклопедик басманы әзерләүдә, аның методик кагыйдәләрен, принципларын, терминологиясен эшләүдә, лөгатьлеген, шәхесләр исемлеген төзүдә һәм турыдан-туры «Энциклопедия сүзлеге» текстларын язу һәм редакцияләүдә үзеннән зур өлеш кертә. Консультант сыйфатында ул хәзер дә анда хезмәттәшлеген дәвам иттерә.
Р. Даутов республика язучыларының VIII, IX, X корылтайларында Язучылар берлегенең ревизия комиссиясе рәисе итеп сайланды, 1972—1989 елларда җәмәгать тәртибендә Татарстан Язучылар берлеге каршындагы кабул итү комиссиясендә әгъза-секретарь булып эшләде. Матбугат өлкәсендәге казанышлары өчен 1978 елда аңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде, 1986 елда Халыклар дуслыгы ордены белән һәм татар әдәбияты классикларының әсәрләрен басмага әзерләүдәге хезмәтләре өчен 1993 елда Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе белән бүләкләнде.

Рәис Даутов — 1972 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиографик белешмә / Библиографик мәгълүматларны әзерләүче — Н. Б. Нуруллина.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.— 639 б.— 6000.
Әдәби сүзлек: Элекке татар әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешмәлек / Төп автордаш — Исмәгыйль Рәми.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.— 399 б.— 5000.
Балачак әдипләре: Биобиблиографик белешмәлек. Беренче китап.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2002.—221 б.—3000. Балачак әдипләре: Биобиблиографик белешмәлек. Икенче китап.— «Мәгариф» нәшр., 2004.—286 б.—2000.

ТӘРҖЕМӘ КИТАПЛАРЫ

Чехословакия хикәяләре.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1956.— 95 б.— 6000.
Марк Твен. Янки король Артур сараенда: Фантастик роман.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1958.— 383 б.— 10 000 / Янки при дворе короля Артура.
Фенимор Купер. Соңгы могикан: Роман.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1962.— 411 б.— 15 000 / Последний из могикан.
Балтыйк буе хикәяләре: Җыентык.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1964.— 256 б.— 10 000 / Прибалтийские рассказы.
Нечволодова Н., Резниченко Л. Ленинның яшьлеге: Повесть. Икенче кисәк.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1965.— 195 б.— 7000 / Юность Ленина.
Мәхмүт Галәү. Болганчык еллар. Мөһаҗирләр: Романнар/ Я. Халитов һәм Р. Даутов тәрҗ.— Казан: Татар кит. нәшр., 1968.— 5366.—15000.
Куприн А. Повесть һәм хикәяләр.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1970.— 283 б.— 12 000.— Эчт.: Повестьлар: Молох; Олеся; Гранат кашлы беләзек; Хикәяләр: Балалар бакчасы; Фил; Эт бәхете / Повести и рассказы.
Хемингуэй Э. Сайланма әсәрләр / Р. Даутов һәм Я.Шәмсетдинов тәрҗ.— Казан: Татар кит. нәшр., 1971.— 335 б.— 14 000 / Избранные произведения.
Достоевский Ф. Җинаять һәм җәза: Алты кисәктән торган роман, эпилогы белән.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1974.— 689 б.— 11 000/ Преступление и наказание.
Куприн А. Атышу: Повесть.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.— 288 б.—10 000 / Поединок.
Мәхмүт Галәү. Мөһаҗирләр: Роман. Икенче басма.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1977.—319 б.—15 000.
Шул ук. Өченче басма.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2000.— 303 б.__ 5000.
(O` Г е н р и. Новеллалар / Төзү, тәрҗемә һәм ахыр сүз.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1979.— 263 б.— 15 000.
Куприн А . Повестьлар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.— 496 б.__ 15000.

БИБЛИОГРАФИЯ

Нурмөхәммәтов Т. Үз галәме, үз киңлекләре // Казан утлары.— 1975.—№ 11.—166—171 б. Миңлебаев К. Камиллеккә омтылу//Казан утлары.—1977.— №9. — 175—180 б. Гамбәр Н . Учак җылысы // Казан утлары.— 1978.— № 3.— 180— 183 б. Нурмөхәммәтов Т. Тынгысыз бакчачы шикелле // Татарстан яшьләре.— 1978.— 16 март. Галиева Ф. Дөнья классикасыннан бер үрнәк // Соц. Татарстан.— 1980.— 28 июнь. Әгъләмов М. Төнге сулар кебек: Язучы иҗатына штрихлар// Татарстан яшьләре.— 1988.— 20 март. Юныс М. Чишмәләрнең сафлыгы // Казан утлары.— 1988.— № 3.— 188—1906. Нурмөхәммәтов Т. Күпкырлы иҗат // Соц. Татарстан.— 1988.— 17 март. Гамбәр Н. Эш турында «эшчән керпе» белән сөйләшү / Р. Даутов белән әңгәмә//Казан утлары.—1998.—№ 3.—151—1676. Фәтхуллин Н. Уртак танышыбыз, дустыбыз // Ватаным Татарстан.— 1998.— 14 март. Гамбәр Н. Халык академигы//Шәһри Казан.— 1998.— 20 март. Фәйзуллин Р. Тирәбездә яхшы кешеләр // Китапта: Сайланма әсәрләр. 4 нче том.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1998.— 121—128 б. Юныс Р. Татарның ватаны бармы? / Р. Даутов белән тәфсилле әңгәмә.—Идел.—2003,—№2.—8—13 б. Хәмидуллин Л. Мәдәниятебез фидакяре // Татар иле.— 2003.— № 11 (март). Госманов М. Сагындыра торган вакытлар//Идел.— 2003.— №2.—86. Бәдретдинов X. Китап дөньясында яшәп...//Шәһри Казан.— 2005.— 15 февр.

ИҖАТ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТУРЫҢДА ЗАМАНДАШЛАРЫ

«Мөһаҗирләр» романының тәрҗемәсе нигездә яхшы тәэсир калдыра, җиңел, шома укыла. Әгәр кулъязманың беренче битенә «тәрҗемә» дигән сүз язылмаса, укучыларның аны М. Галәүнең үз каләме белән татарча язылган әсәре итеп кабул итүләре мөмкин. Чөнки тәрҗемә җөмләләренең гадилеге, шомалыгы, әдәбилеге белән автор оригиналы дәрәҗәсенә җитә язган. Тәрҗемәче иреклерәк юлны сайлаган. Шуның белән әсәрнең рус теленә тәрҗемә ителгәндә югалган, юкка чыгарылган йоннарын, төкләрен яңадан барлыкка китерә сыман.
Афзал Шамов, язучы. 1968

Рәис Даутов бер генә эшне дә ярты-йорты эшләргә яратмый. Элек-электән, татар зыялыларыннан ук килгән төгәллек, пөхтәлек хас аңа... Аның дистәләгән тәрҗемә әсәрләре бар. Күренекле әдибебез Мәхмүт Галәүнең үзебезнең телдә яңадан тууында аның да өлеше бар. Бер акыллы әдип, телне чарларга шагыйрьләр — прозаиклардан, алар үз чиратында шагыйрьләрдән өйрәнергә тиеш, дигән... Шуңа өстәп тагын бер генә сүз әйтәсе килә: Кыям Миңлебаев, Рәис Даутов кебек тәрҗемәчеләрне өйрәнү бер дә гөнаһ түгел. Достоевскийның татарча чыккан «Җинаять һәм җәза» әсәрен генә укып карагыз. Никадәр бай, сыгылмалы икән безнең телебез!
Мөдәррис Әгъләмов, шагыйрь,

Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. 1988 Кырык ел чамасы әдәби, гыйльми хәрәкәттә катнашып, мәкаләләр бастыру, китаплар чыгару процессында миңа төрле редакторлар белән эшләргә туры килде. Арада гадәти мәктәп укытучысы сыман имля хаталарын гына чүпләүчеләре дә, текстыңда берәр «борча» тапса, сине кимсетеп алырга теләүчеләре дә, үзләрен «политик ышанычлы» цензор итеп тотучылары да, ниһаять, теләсә ничек чыксын, бераз укырлык кына булсын диючеләре дә була иде. Шулардай белеменең тирәнлеге, киңлеге, күзенең үткенлеге, иң мөһиме, гыйльми дөреслеккә, документаль төгәллеккә тугрылыгы, ниһаять, кеше фикеренә хөрмәте белән аерылып тора торганы, һичшиксез, Рәис Даутов иде. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» дастанын, Мифтахеддин Акмулла, Габдерәхим Утыз Имәни, Габделҗәббар Кандалый җыентыкларын чыгаруда миңа, һәм редактор, һәм текстолог-төзүче буларак, нәшрият мөхәррире Рәис агай белән якыннан хезмәттәшлек итәргә насыйп булды. Менә шундый дәвамлы бергә эшләү процессында мин Рәис агайның Ходай тарафыннан редактор итеп махсус яратылган зат икәнлегенә ышандым. Өстәвенә, аның XIX гасыр белән XX йөз башы мәдәни хәя-тыбызны, шул чорлардагы татар Казанының тормышын яхшы белүе дә игътибарга лаек иде. Телебезнең үзенчәлекләрен, нечкәлекләрен тоюы, шигъри текстларны дөрес яңгыратуда осталык күрсәтүе дә мине сокландырды. Бу җәһәттән ул үзен чын гыйлем иясе буларак танытты. Бер үк вакытта ул гаять эзлекле, үткен күзле, өтергә кадәр игътибар итә белүче нәшрият мөхәррире дә булып кала алды. Дөресен әйткәндә, бергә-бергә эшләү дәверендә мин аңардан текстларны басмага әзерләү буенча күп нәрсәгә өйрәндем.
Миркасыйм Госманов, язучы, тарихчы галим. 2003

Рәис Даутов

Хәтер күгеңдә икесе дә бердәй якын

Гәрчә инде күптән, унөч яшьтән бирле шәһәр кешесе булып китсәм дә, олыгая барган саен, якты дөньяга беренче аваз салган, гөнаһсыз сабыйлык елларымны үзенә сыендырган туган авыл ешрак искә төшә минем. Югыйсә инде күпме вакыт узган, онытылырга да тиеш иде кебек. Юк, онытылмый, төньякның ачы җилләреннән махсус саклар өчен бер кыска, бер озын урамы өстеннән күтәрелеп торган биек тавы, тау итәге буйлап тезелеп киткән чишмә-кизләүләре, кечкенә инеше, кызыл кирпеч мәктәбе, агач мәчете, таш коймалы, яшеллеккә күмелгән зираты, клуб итеп үзгәртелгән элекке таш мәдрәсә бинасы каршында ямь-яшел булып җәйрәп яткан чирәмле мәйданы белән күз алдымда әле булса шәүләләнеп тора ул, туган авыл!

Бераздан хәтер күгендә тагын бер авыл калкып чыга. Анысы беренчесенә караганда күпкә зур, урамнары буйга да, аркылыга да салынган, сабый бала адашырлык тыкрык-тупиклары да җитәрлек. Ике мәчет бинасы, авылны урталай бүлеп, бормаланып аккан елгачык аркылы салынган басмалар, урта бер җирдәрәк ат-арба йөрешле агач күпер дә бар, күпергә янәшә май заводы. Тагын шул тирәдә елгачыкка көнчыгыштагы калкулыклар арасыннан салкын сулы икенче бер инеш килеп кушыла. Анысы Пимәр суы дип атала. Җәй айларында үзәнлектән аккан шул Пимәр суы буена һәр җомганы яшьләр җыенга чыга: уеннар уйныйлар, җырлыйлар, һавада тальян моңы яңгырап тора. Төньяк һәм көнчыгыш тарафтан авылны каймалап, шактый биек, ләкин авылга таба сөзәкләнеп төшкән тау ышыклап тора. Аны ни өчендер Хәлим тавы дип атыйлар иде.

Минем балачак менә шушы ике авылда узды. Алар бер-берсеннән кырык чакрым ераклыкта урнашкан. Берсе — элекке Тәкәнеш, хәзерге Мамадыш районына кергән Шәмәк авылы, икенчесе — элеккеге Кызыл Йолдыз, хәзерге Балык Бистәсе районына кергән Биектау авылы. Мин балачакта соңгысы Көчек дип атала иде. Болар икесе дә минем өчен бик кадерле, алар, мине мөстәкыйль тормыш юлына фатиха биреп, рухи дөньямның киләчәктәге җирлеген тәшкил иткән авыллардыр. Шулай да балачакта ничек килеп эләккәнмен соң мин бу Көчек дигән авылга? Барсына да — заманның кырыс чынбарлыгы сәбәпче.

Минем әти, Нәүширван Әгъзам улы (1882—1972) — нәселдән килгән мулла малае (мәхдүм), унике-унөч яшьләрендә атадан калып, нәсел-нәсәбен дәвам итәр өчен, җәйләрен төрле көнлекче эшләрдә акча эшләп, кышларын шул акча исәбенә әүвәл Казанда дүрт ел «Касыймия» мәдрәсәсендә белем алып, аннары, чыгымнар азрак булыр дип, Шәмәктән бер егерме чакрым чамасы ерактагы Кечавыл (Кече Сон) мәдрәсәсендә рус-япон сугышына кадәр укып йөри. Сугыш вакытында гаскәри хезмәткә алынып, японнар белән турыдан-туры орышларда катнашырга туры килмәсә дә, Маньчжурия чигендә хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Кече Сон мәдрәсәсендә бүленеп калган укуын дәвам иттерә. 1912 елда Уфага барып, мөфти Мөхәммәдьяр Солтанов һәм казыйлар каршында имамлыкка имтихан тота. Әмма ул кайда да булса указлы мулла булып урнашырга өлгерми (Шәмәкнең үзендә урын буш түгел!), шул арада беренче бөтендөнья сугышы башлана: әтине янә фронтка озаталар. Ул бер ел фронтның алгы сызыгында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, Польша җирләрендә була, аннары, мөфтияттән имамлык документларын соратып алгач, 1917 елның октябренә кадәр фронтта хәрәкәттәге дивизия мулласы булып хезмәт итә...

Гаскәри хезмәттән котылгач, 1918 елда, әти, Чистай яны Каргалысы имамы Закир Йосыповның ишле кызларыннан Мөнәүвәрә исемлесен ярәшеп, туй ясап, хәзерге Кукмара районының Көек авылына имам булып килә. Инде бер балалары туган яшь гаилә 1921 елгы ачлык афәтләрен дә шунда бөтен авыл халкы белән бергә кичерә.

1922 елда, Шәмәк халкы соравы буенча, әтине туган авылына мулла итеп сайлап куялар. Совет чорында беренче сайлап куелган мулла. Тормышы-көнкүреше белән гади авыл крестьяныннан берние белән дә аерылмый торган табигый яшәеш. Хуҗалыкта бер ат, бер сыер, берничә сарык, тагын тавыгы, казы; һәр гаиләгә имана башыннан бүлеп бирелә торган җир биләмәсе. Үз көчең белән сөрәсе, чәчәсе, урып-җыясы җир. Йорт-курасы да гадәти авылдагыча: өч тәрәзәсе урам якка, ике тәрәзәсе ишегалдына караган дүрт почмаклы, кышын нигезенә туфрак өеп җылытыла торган бүрәнә йорт. Тик түбәсе генә салам түгел, такта. Урыс капка. Ат абзары, сыер, сарык абзарлары. Келәт. Тагын ишегалдының түр ягыннан өйгә терәп сары тактадан җеген җеккә кертеп ныгытып эшләнгән диварлы, сап-сары идәнле, зур тәрәзәле, ике ишекле — берсе йортның кар базы ягына, икенчесе ишегалдына чыгышлы, зур-киң өйалды корылмасы (веранда). Өйалды эчтән шундый ук ялтырап торган сары такта дивар белән икегә бүленгән — таррак эчке өлеше хуҗалык, азык-төлек бүлмәсе булып хезмәт итә, алгы киң-иркен өлеше — ял һәм ашу-эчү бүлмәсе. Җәйләрен шунда идәнгә урын җәеп ятып та йоклый торган идек. Әти ул өйалдын Шәмәккә мулла булып кайткач кына эшләткән иде булса кирәк. Кыскасы, авыл мулласының йорт-хуҗалыгы авылдагы башка крестьяннарныкыннан бернәрсәсе белән дә аерылып тормый иде кебек. Тик мулла кешенең үз өстенә йөкләгән мөһим вазифасы бар: ул халыкның дини-әхлакый ихтыяҗларын кайгырта, үлем-җитем эшләрен карый, мәчеттә намаз укыта һ. б. Заманы өчен барысы да кирәк, мөһим булган бит...

Менә шулай җирен чәчеп, мал-туарын асрап, балалар үстереп (дүрт бала), имамлык вазифаларын үтәп, тыныч кына гомер кичереп ятканда, гаилә өстенә бәла килеп төшә: 1929 елда әтине кулга алып, әллә хөкем итеп, әллә хөкем итеп тә тормыйчамы, ерак Архангельск өлкәсенә өч елга сөргенгә озаталар. Ярар, ул — ир кеше, физик хезмәткә өйрәнгән кеше, түзәр. Сөрген тормышы турында ул үзенең истәлек язмасында болай дип тә искә алып китә: «Двина суы буенда бер авылда тордык. Архангельгә агачлар агыза идек. Бу авылда өч ел яшәдем. Монда тормышлар яхшы иде — ике елга кадәр. Аннан соң икмәк бирү мәсьәләсе авырланды. Ат суеп ашаулар бетте. Ул вакыт урыслар ат итен ашамыйлар иде. Соңыннан бик ашарлар иде дә, ат суюлар бетеп китте». Әнә шулай сөрген тормышына җайлашканнар алар...

Ә менә авылда калган гаиләгә, әни кешегә авырлыкларның бөтен ачысын татырга туры килә. Мал-туар конфискацияләнә, каралты-кура, аерым хуҗалыклар «кулаклар» түләргә тиешле «каты салым» исәбенә читләргә сатыла, хәтта йорт яны бәрәңге бакчасыннан да мәхрүм итәләр гаиләне. Бер шундый экспроприация минем дә исемдә калган. Миңа ул вакытларда өч-дүрт яшь булгандыр, мөгаен. Иртәнге якта сәке өстендә тезелешеп ниндидер шулпалы нәрсә ашап утырабыз. Тыш якта шакы-шокы килә башладылар, кадак суырган, такта каерган тавышлар да ишетелә. Мин, нишлиләр икән анда дип кызыксынып, ишеккә таба атламакчы булдым, ләкин әни мине тотып калды, үзе барып, ишекне бикләп үк куйды. Шулай бик озак чыгармый тотты ул безне. Аннары ишекне ачсак, туп-туры ачык һавага килеп чыктык: безнең яраткан, сап-сары өйалдыбыз бер читтә такта өеме булып ята иде. Аны авылда сатып алырга теләүчеләр табылмаган, ахырда Ятмас Дусай авылыннан бер укытучы гына сатып алган икән дип сөйләделәр.

Ачлыгын да, гаделсезлекләрен дә күп күргәнбез ул чакта без. Алабута оныннан пешерелгән «кабартма»ның теш үтмәс катылыгы әле дә исемдә. Кышларын өйне җылытырга утын юк дәрәҗәсендә, кайчак мичкә салам ягабыз. Керосинны инде әйткән дә юк. Бервакыт, ниндидер гаебем өчен ачуланырлар дип, озак кына урамда йөреп, өйгә караңгыда гына кайтып кергәч, әни мин кичке ашны ашаганда янәшәмдә чыра яндырып торды — шул хәтердә калган. Җирле яңа хакимият кешеләренең башка төрле, хәтта акылга сыймый торган гаделсезлекләре дә булган, күрәсең. Әйтик, минем олы апам Мәрьямне (1919— 1996) ике ел, абыем Шәүкәтне (1922—2004) бер ел хәтта совет мәктәбенә укырга алмый торганнар, янәсе мулла балалары.

Авыл мәктәбенә мин үзем 1936 елда укырга кердем. Мәктәпкә кергәндә үк инде, абый-апаларымнан өйрәнеп, латин алфавитында укый да, яза да белә идем. Шуңа күрә уку миңа бик җиңел бирелде, беренче сыйныфны бик яхшыга укып бетергәнем өчен мине хәтта күлмәклек ситсы белән бүләкләделәр. Кызылга ак буй төшкән шул ситсыдан әни миңа күлмәк тегеп кидереп, июнь аеның бер кояшлы җылы иртәсендә кече апам белән икебезне җәяүләп ерак юлга алып чыгып китте. Юл кирәк-яракларын бала арбасында әни тартып бара, янәшәдән без титаклыйбыз. Минем кулда — бөке белән капланган сөтле кечкенә шешә. Барасы юл шактый ерак, кырык чакрым чамасы. Бик күп авыллар үтәсе. Менә безгә иң якыны Кабыккүпер артта кала, Тауиле, Ишки... Аяклар арыгач, юл кырыена утырып ял итәбез. Юлның яртысына җиткәч, Кечавылда (Кече Сонда) кунарга тиешбез икән. Ниһаять, анда да барып җитәбез. Бу — әти күп еллар буе мәдрәсәдә укып йөргән авыл булып, анда аның якын танышлары да бар икән. Шул танышларының берсенә керәбез. Ачык йөз белән каршы алалар. Самавыр куялар, бик тәмле ниндидер кесәл пешерәләр. Һәркайсыбызга аерым тәлинкәләргә бүлеп биреп, сөт салып ашагыз, дип кыстыйлар. Ә миңа чынлапмы, юри шаяртыпмы:

— Ә син үзеңнең шешәңдәге сөтне салып аша,— дип тәкъдим итәләр. Ә минем шешәдәге сөттән, юл буе чайкалып килә-килә, кечкенә генә бер йомарлам май хасил булган, шешә авызыннан чыгарлык түгел.

— Син аны, бар, учак җылысына куеп эретеп кил, без сөтле кесәл ашаганда син кесәлеңне ак май салып ашарсың,— диләр.

Мин учак авызы каршына барып бастым да, ашыйсы килүдән тәкатем бетеп, мае тизрәк эресен дип, шешәне төбе белән утлы күмерсез, әмма кайнар көлгә тыктым. Бераздан шырт иткән тонык тавыш ишетелде. Шешәне көлдән тартып чыгарсам, төбе юк, мае агып беткән. Нәтиҗәдә кесәлне миңа, башкалар кебек үк, сөт белән генә ашарга туры килде. Бик үкенечле һәм кызганыч булгангадыр, күрәсең, бу вакыйга бик ачык булып хәтергә сеңеп калган.

Иртәгесен без тәпи-тәпи янә юлга кузгалдык, кичәгедәй күп басу-кырларны, авылларны кичә-кичә, Көчек дигән авылга барып җиттек, Хәлим тавыннан төшеп, тау битендәге урамнар һәм тегермәнле киң-зур елга буасы өстеннән үтеп, аз гына югары күтәрелдек тә кәкре тыкрык аша әтинең бертуган апасы Шәмсуан абыстай берьялгызы яшәгән йортка барып кердек...

Мин шушында торып калдым, алты ел яшәдем абыстай янында, аның үги малае булдым, икенче-бишенче һәм җиденче сыйныфларны шушы авыл мәктәбендә бетердем. Кышын укыдым, җәйләрен казлар көттем, абыстай белән бергә Бүкәш урманыннан «уфалла»га төяп чыбык-чабык, имән кайрысы, урман аланнарыннан чалгы белән чабып кәҗәләргә кышлык печән ташыдым. Авыл төрле яктан урманнар белән әйләндереп алынган бит, мин күчеп килгән елны (1937) бик тә мул чикләвек уңышы булган иде, без абыстай белән бишме-алтымы арыш капчыгы чемләгән чикләвек әзерләдек. Аны абыстай берничә ел рәттән Чистайга барып бик еш сатып кайта торган иде. Кыскасы, чын шушы авыл кешесе булып беттем мин монда, хәтта чабата ясарга да өйрәндем.

Галимҗан Ибраһимовның әле 1919 елда ук язган гыйбрәтле һәм акыллы сүзләре бар: «Сабыйның рухы ни бирсәң шуны алучан; ни салсаң шуны үзенең гомерлек хәзинәсе итеп урынлаштыручан. Бирелгән нәрсәләр милли тәрбиягә нигез булсын өчен, аңа иң элек үз анасының теле билгеле бер ысул белән йөрәгенә ярып салынырга тиеш: бала иң элек үз халкының хәрефләрен күрсен; үз авазын ишетсен; үз сүзләрен, үз җөмләләрен тикшерсен; кечкенә куллары иң элек үз хәрефләре белән үз ана теленең сүзләрен язсын! Һәрнәрсәне йотып алырга әзер торган сабый йөрәгендә болар, каты мәгъдәнгә үткен корыч белән казып язылган кебек, мәңге бетмәслек тирән эз салачаклар, һәм шул беренче нигез булачак. Сабыйның гакылы икенче дәрәҗәдә тора, һәрнәрсәне ул тойгысы белән каршы ала. Аның тойгысына азык булачак нәрсәләр дә милли телнең асыл җәүһәрләре булсын; иң элек сөеп укыган әкиятләре үз телендә, үз бабаларыннан калган, үзенә таныш каһарманнар хакында булсын, иң элек ишеткән зур вакыйгалары, олуг каһарманнары, иң элек исемен күргән, исемен ишеткән язучылары үз халкыннан булсын — болар аның хыялын үз халкыбыз хәятына, уйларын-тойгыларын үз каһарманнарына баглар, һәм бала боларны ихтыярсыз сөяр, рухы белән шуларга багланыр. Милли тәрбиянең төп нигезе дә шундадыр».

Әйе, олуг язучы куйган шартлар безнең буын балаларына әле шактый эләккән иде шул!
2005

©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2005.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»