ТӨХФӘТ ЧЕНӘКӘЙ Сәмәви. Чын фамилиясе—Гыйззәтуллин (1893—1959). Ул яшь Муса Җәлилнең әдәби остазы буларак та әдәбият тарихына кереп калырга лаеклы зат. Т.Ченәкәй Октябрь инкыйлабына хәтле үк иҗат итә башлый, шәрык поэзиясе үрнәкләренә таянып, көнчыгыш традицияләрен дәвам итүче шагыйрь буларак татар укучылары арасында берникадәр дан казана.. 1918 елны Оренбург каласында аның «Өмет очкыннары» исемле җыентыгы басылып чыга. Егерменче елларда аның «Карагайлы каен урманында», «Көрәш кырларыңда» һәм башка китаплары басыла.
Т.Ченәкәй 20—ЗОнчы елларда тәрҗемә (ул башка телләрдән татарчага берничә пьесаны тәрҗемә итә) һәм театр тәнкыйте өлкәсендә дә шактый актив эшли. Һәрхәлдә, аның исеме вакытлы матбугат сәхифәләрендә еш күренә. Соңыннан ул матур гына истәлекләр дә язып калдыра.
Дөрес, бу—шактый катлаулы шәхес. Егерменче еллар башында аны күккә күтәреп мактамасалар да, уңай яктан телгә алгалыйлар. Мәсәлән, Г.Ибраһимов бер мәкаләсендә Февраль революциясеннән Октябрь революциясенә яңа рух белән үсеп килеп кергән татар шагыйрьләре (М.Гафури, Ф.Бурнаш, С.Кудаш һ.б.) арасында Т.Ченәкәй-Сәмавине дә атый, аларны яшьләргә үрнәк итеп күрсәтә. Әмма бераздан шагыйрь ачы тәнкыйть утына эләгә. Аны чор сулышына туры килмәгән, идиллик яңгырашлы, үтә интим, хәтта порнографик шигырьләр язуда гаеплиләр. Мәсәлән, аның «Аналы-кызлы» әсәрен сыйнфый көрәш турында түгел, гаилә тормышы турында язылганы өчен тәнкыйтьлиләр, романтик рухта булганы өчен сүгәләр.
Бу бәяләмә совет чорыңда язылган хезмәтләрдә дә ачык чагыла. Мәсәлән, 1989 елны басылып чыккан «Татар әдәбияты тарихы»ның дүртенче томында аның турында: «Г.Теләш, Т. Ченәкәй кебек шагыйрьләр яңа әхлакый принципларны ахыргача кабул итеп, аңлап җиткерә алмыйча, субъектив карашларны алга сөрәләр, натуралистик тупаслыкларга урын калдыралар»—дип язылган (368 бит ).
Мин үзем Ченәкәй шигырьләреңдә әллә ни тупаслык та, порнография дә күрмәдем. Монысыннан бигрәк, шагыйрь үзен утызынчы еллар башында «җидегәнчелек» вакыйгасы уңае белән шактый ямьсез тота, «җидегәнчеләрне» фаш иткән булып, үзенә «сәяси капитал» тупларга омтыла. Дөрес, үзе дә фаҗига кичерә, кулга алына, төрмәдә утыра. Соңыннан акланып, Урта Азия якларына китеп, әдәбияттан читләшеп яшәргә мәҗбүр була. Өлкән буын язучылары (Хәсән Туфан, Мирсәй Әмир, Нәкьй Исәнбәт һ.б.) аны фәкать кире яктан гына, «пычрак күңелле зат» итеп кенә телгә алалар иде.
Мин Ченәкәйне тулысыңча акларга да, якларга да җыенмыйм. Әмма, бәхәскә кереп тормастан, аның татар әдәбиятьшда ниндидер эз калдыруын һәм белешмәлеккә кертелергә тиешлеген генә әйтәсем килә. Югыйсә әдәбиятыбыз тарихы тулы булмый.
Рафаэль Мостафин
"Казан утлары" № 9, 2010.
Шигырьләр
Вөҗданлы
Кичә күрдем бер кеше мин: бик үтә вөҗданлы ул!
Сөйли сиңа һәр вакытта: «Әй туган, вөҗданлы бул!»
Сизми һәр дәм ул үзенең юкка-барга янганын,
Вөҗданын шайтан кимергәч, ярты булып калганын.
Син аның алдында бәгъзән бер хилаф эш эшләсәң,
«Төпле вөҗдансыз икәнсең!» ди, әгәр сүз кушмасаң.
Әйттем: «Иптәш, син әгәр вөҗданлы ир булса идең,
Нәр кешегә: «Төпле вөҗдансыз икән...» димәс идең!»
Кисәк
Күрче, монда, күз уңымда бар да чын дуст — мактыйлар,
Мин югында бар да дошман — кыйммәтемне таптыйлар...
Сәбатым
Мин дә бастым алга уң аякны,
Кулга алдым гайрәт чырагын;
Искә алмыйм бер дә барган якны —
Якынлыгын яки ерагын.
Тезеп барам вак-вак адымнарны,
Узып барам үргә үрмәләп,
Өскә яуган каты явыннарны,
Җилләр, бураннарны к үргә л әп.
Сизәм: башка килер кыенлыклар,
Чыдамлыгым саклар — түзәрмен;
Өмид өчен кал да бу дөньяда —
Өмид берлән барып үләрмен.
Кайберәү
Бик кызык ул: бервакыт һичбер урынсыз мал түгә;
Тагъ да бер көн: шул мал өчен ул, күрерсез, кан түгә.
Дуэль алдында
Дошманым, чыксаң да син
каршы миңа хәнҗәр белән,
Мин тотып чыксам сиңа каршы
кылычның алмасын[1].
Тик таза җирдән китеп, бик
иске чүплеккә барыйк,
Исле каныңнан гөнаһсыз
җиргә тамчы таммасын.
[1]. Алмас — алмаз.
Бер дустыма
Тоз кеби бул син — каһәр дошман исәң!
Бал кеби бул син — әгәр дустым дисәң!
Дуст булырсың — кил, кулың бир, берләшик,
Бергә уйныйк ямьле тормыш уйныны...
Дошман улсаң — килче, көчне үлчәшик!
Җөрьәт итсәң — ал кылыч, чап муйнымы!
www.Kitap.net.ru