|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
ӘБҮЗӘРОВ ИЛДАР
Илдар Әбүзәров “Яңа Пушкин премиясе” лауреаты
“Яңа Пушкин премиясе” әдәби конкурсы лауреатлары аталды. “Мәдәни традицияләрнең яңача үсеше өчен” премиясенә «Хуш» романы һәм “Корбан-роман” хикәяләр җыентыгы өчен Илдар Әбүзәров лаек булды. Әлеге әдәби конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру тантанасы Мәскәүдә 26 майда уздырыла.
Яшь автор Илдар Әбүзәров тумышы белән Түбән Новгородтан. 1975 елда туган. Кайбер әсәрләре алман, чех, швед, гарәп, әрмән телләренә тәрҗемә ителгән. “Шәрыкка баручы троллейбус” исемле хикәясе "ORD&BILD" дип аталган күпләргә билгеле европа журналында басылган. “Корбан-роман” дигән хикәяләр җыентыгы 2009 елда дөнья күргән, 2010 да романы аерым китап булып чыккан. Быел исә алман телендәге китабы басылган.
Татарстанның РФдагы тулы вәкаләтле вәкиллеге шәхси сайтында яшь язучы белән әңгәмә тәкъдим ителгән. Интервьюда Илдар Әбүзәров премияләр - иҗади эшчәнлеккә бәя булуы турында әйтә. “Мөһимлеге буенча Пушкин премиясен Татарстандагы Тукай премиясе белән чагыштырырга була. Чөнки Тукай, Пушкин бер төрле бөеклектәге шәхесләр. Икесе дә милли әдәбиятка һәм әдәби телгә нигез салучылар. Пушкин – дөньякүләм мәдәнияттә билгеле шәхес. Беренче Пушкин премияләре патша заманнарында ук гамәлгә кертелгән. Сиксәненче еллардан башлап 2005 елга кадәр “А.Тепфер алман фонды тарафыннан оештырылган премия бирелеп килде. Аннары алмашка яңа Пушкин премиясе килеп чыкты. Кайчандыр аны Бунин, Куприн, Битов, Астафьев һәм башкалар алган. Алар рус әдәбиятында билгеле язучылар. Теләсә нинди премия – иҗади эшчәнлеккә бәя. Ә Пушкин исемен йөртүче премия минем өчен бигрәк тә дәрәҗәле!” – ди яшь автор.
Cөйләвенә караганда, беренче хикәясен 1998 елда язган. “Беркайчан да язармын дип уйламаган идем. Күрәсең, тәҗрибә тапшыру инстинкты безнең канда диюче этнологлар хак. Бервакыт, үземне дулкынландырган тәҗрибәм турында язарга, аны башкалар белән уртаклашырга булдым. Әмма язу – тышка түгел, ә күбрәк эчке халәткә юнәлгән процесс. Язу ул – үз-үзеңдә казыну, үз өстеңдә эшләү, хәтта җанны коткару. Язу эше бик нык үстерә. Озакламый, белемле һәркем автоматик рәвештә язучыга әйләнгән вакыт җитәр дип уйлыйм”, - ди яшь язучы.
“Сезнең яңалык нидә?” – дигән сорауга: “Мин тәнкыйтьче түгел, үземә бәя бирү авыр. Язганда күңелгә тигән проблемага яңача карарга тырышам. Чын иҗатчы мәдәнияткә ниндидер яңалык алып килүче дип саныйм. Бу стильгә дә, эчтәлеккә дә кагыла. Тагы миңа калса, экстремизм, ксенофобия, милләтара мәнәсәбәтләр кискенләшкән вакытта киң җәмәгатьчелеккә ислам асылын җиткерү мөһим. Моның өчен шәхси потенциалым булуын телим, әмма тагы бер кат кабатлыйм – бәяне миңа бирәсе түгел”, – дип җавап бирә.
Intertat.ru
|
|