поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

БИКТИМЕРОВА ГАЛИМӘТЕЛБӘНАТ

Биктимеров Әхмәтҗан (19 йөз ахырлары, хәзерге Яшел Үзән р-ны, Бакырчы а. — 23.05.1915, Томск губ., Тайга ш.), язучы, журналист. Тормышы һәм иҗаты аз өйрәнелгән.

Урта Азия, Себер, Монголия һәм Төньяк Кытай буйлап озак сәяхәт итә; сәүлә эшләре б-н шөгыльләнә; Самара, Бозаулык. Ташкент. Коканл, Томск шәһәрләренлә яши. 1907-08 елларда Ташкентта «Шөһрәт» г-тасынла эшли, «Асия» («Азия») исемле г-та чыгара, «Фикер», «Бәянелхак», «Сибирия», «Идел» г-таларында языша, «Шура» ж-лында төрки халыкларның тарихы, мәдәнияте, тормыш-көнкүреше турында күп кенә мәкаләләр бастыра, арада педагогикага, медицинага багышланганнары да бар.

«Үткән мәхәббәт» (Оренбург, 1905), «Ятим Сабир, яхуд Бай кызы» (К., 1907), «Хәлфә» (Эстәр летамак, 1912) исемле проза китаплары, мәктәпләр өчен «Русия тарихы» (К., 1914) дәреслеге авторы.

Әсәр.: Үткән мәхәббәт. Оренбург, 1905; Төркестан вилайәте // Шура. 1908. N 6,8,12,13,23,24; 1909. N2,6,10; Хәлфә. Эс-тәрлетамак, 1912; Русия тарихы. К., 1914.
Әд.: Г.М.Г. Идарәгә мәктүб // Кояш. 1915. 7 июнь; Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. К., 1986. 4 том.
(1876—1906)

Галимәтелбәнат Биктимерова Казан өязе, Кышлау авылында мулла семьясында туа. Ул атасыннан ирләр мәдрәсәсендә укытыла торган дәресләрне ала. Үзлегеннән гарәп теле һәм әдәбияты белән таныша. Русча өйрәнеп, хисап, география фәннәре белән дә кызыксына. 1895 елда иргә чыга һәм Касим өязе Яубаш авылына күчә, анда кызлар мәктәбе ачып укытучылык итә. Бер үк вакытта язучылык эше белән дә шөгыльләнә.

1892—1903 еллардагы Галимәтелбәнат Биктимерованың тәрбия һәм мәгърифәтчелек темасына караган «Тәргыйбел-бәнат» («Кыз балаларда укуга дәрт уяту»), «Хөснел-васия» («Опекунлыкта гаделлек»), «Мәгашәрәт адәбе» («Аралашу кагыйдәләре») исемле әсәрләре басыла.

1897 елда чыккан «Мәгашәрәт адәбе» китабына язган сүз башында әдибә үз алдына куйган максатын түбәндәгечә билгели: «Фикерем исә җенестәшемез улган хатыннар таифәсе арасында гыйлем вә мәгърифәт таратмак вә айлары мәгълүмат сахибләре итмәктер. Чөнки хатыннар дөньяда улган инсаннарның ярымларыдыр. Гаиләнең бәхет вә сәгадәтләре хатыннарның гакыллы вә гыйлемле укуларына багланмыштыр. Хатыннар тәрбияле балалар җитештерәләр. Айларның тәрбияләре сәбәбендә дөньяга олуг затлар булыныр. Әгәр дә бер хатын укыр исә, үзенең кем идегене вә хезмәте нәдән гыйбарәт идегене белер, балаларны гүзәл тәрбия кылыр, ире илә яхшы... тереклек итәр. Бу сәбәпле үзе һәм ире вә балалары бәхетле улырлар.»

Татар мәгърифәтчеләре милләтне агарту, алга җибәрүдә хатын-кызга зур урын бирәләр, аларның матбугатка чыгуын да хуплап каршы алалар. Р. Фәхретдинов Г. Биктимерованьщ «Мәгашәрәтадәбе» китабына язган сүз ахырында: «Язучы Галимә ханым, бер өй әһеленә аналык хезмәте итдеке кеби, нә кадәр кыз балаларга мөгаллимәлек һәм итмәктәдер. Фикеренең бәләнд идекене белмәк өчен рисаләсенең башында улган бер-ике сүзне укымак җитсә кирәк. Вакыйган бер-ике сүзләрдер: ләкин миллион сүзләрдән хәерле сүзләрдер. Фикерне эшләтмәк яки гыйльме илә гамәл итмәк нияте илә ханым әфәнде ушбу рисаләсене дә һәм язмыштыр... Гүзәл хезмәтдер. Тәбрик итәмез!» — дип югары бәя бирә.
Г. Биктимерова гаилә мөнәсәбәтләренең күп якларына туктала: каенана һәм киленнәр, үги ана һәм үги балалар арасында аңлашылмау очракларын бетерү юлларын күрсәтә. Ир белән хатынның тату, аңлашып яшәүләренең иҗтимагый әһәмиятенә басым ясап: «Ир илә хатын арасында улган тереклектә мәслихәт улмас исә,— дип яза әдибә,— һәр икесе өчен олуг хәсрәт вә зур мәшәкать улыр. Мәгыйшәтнең ләззәте бетәр, рәхәте китәр, тәдбирләр бозылыр — җөмлә өй җәмәгате арасында дошманлык заһир улыр, балалар тынычсызланырлар. Моннан исә күп хәерсез эшләр мәйдан алыр».

Гаилә мөнәсәбәтләре һәм балалар тәрбиясе бурычлары турында фикер йөрткәндә Г. Биктимерова күп кенә әдәби үрнәкләр китерә һәм үзе дә аерым шигъри парчалар иҗат итә.. Менә аның уңган хатын образы:

Әгәр бар алганыңның яхшы хале,
Димә хатын, дигел диннең кямале.
Хуш ул зән, белмәсә биһудә дирне,
Сөчук ләфзы билә шат итсә ирне.
Әгәр ун ел өендә улмаса он,
Өне чыкмас — аны әйтергә бер көн.
Серен фаш әйләмәс, гәр гамьдә булсын,
Әгәр тәң булса, әйтер: булса булсын.
Әгәр зәннең бонындик булса хиште,
Аны белгел — бу дөньяның биһиште.
Әлеңә төшсә бондаг назнәен гөл,
Дигел — бу сәндәдер, бу сәндә мин кол.
Сәраи ахирәтнең задидер ул.
Гыйнаять килешенең бадидер ул.

1905 елгы революцияне, башка бик күп язучылар шикелле, Г. Биктимерова да шатланып, тирән дулкынланып каршылый:

Тәшәккер идәрем хакан,
Заман башка заман улмыш, —
Җәһаләт багына гүя
Каты баде хазан улмыш.
Ачылмыш һәр тараф гөлләр,
Тәганни идә былбыллар,
Әдибе мөхтәрәмләрдән
Ничә дилләр гаян улмыш...
Мөхәррирләр кылып гайрәт
Хәята башлады өммәт,
Ничә еллар кылып хезмәт
һәмишә бәрхаят улсын.

Беркатлы ышану белән язылган бу шигырендә Г. Биктимерова, наданлык бакчасына революция үлем алып килде, халыкка үзе теләгәнчә яшәргә, язучыларга үз фикерләрен язарга мөмкинлек туды, дип җырлый. Ул хатын-кызларны укыту кирәклеге турында публицистик мәкаләләр яза, укытучылар әзерләү өчен ике еллык кызлар мәктәбе оештырырга омтыла, мәктәпнең уку планына география, табигать, тарих фәннәрен кертмәкче була. Ләкин бу теләгенә ирешә алмый, 1906 елның ноябрендә үлә.

Мәгърифәтчелек һәм гуманизм рухында язган бу әдибә «мөмкин кадәр үз телемез илә язарга гайрәт иттем» дигән принципларына прозаик әсәрләрендә турылыклы булып кала, XIX йөз ахырында татар әдәби теленең демократик нигезе үсүенә өлеш кертә. Ә шигъри әсәрләрен традицион стильдә яза.

©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 2нче том.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»