|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.БИБИГӨЛҖАМАЛ(19 йөз), шагыйрә. Кайбер мәгълүматларга караганда, Б. —билгесез бер шагыйрьнең тәхәллүсе. Иҗаты аз өйрәнелгән. Проза катыш шигъри формада язылып, эчтәлеге б-н «Таһир илә Зөһрә» дастаны сюжетын хәтерләткән һәм шигъри юлларында халык авыз иҗаты үрнәкләре (мәхәббәт җырлары, хатлар) киң файдаланылган «Бигайәте мәгъшукнамә» («Чиксез гашыйклык китабы») исемле әсәр авторы. 1888-1915 еллар арасында әсәрнең бик күп басмалары дөнья күрә.
|
Иң күп укылган
|